16+

БДИга ике иләк аша

«Хәзерге балалар җөмләне дә юньләп төзи белмиләр, рус сүзен кушмыйча, саф татарча сөйләшмиләр дә, фикерләү сәләтеннән дә мәхрүмнәр, компьютер бозды укучыларны, китап укымыйлар, үзләре уйлап инша язмыйлар, чөнки интернетта барысы да бар: бер төймәгә бастың исә иншасы да әзер, инглиз теленнән тәрҗемәсе дә ясалган, математикасы да эшләнгән...» - ди авылдагы...

«Хәзерге балалар җөмләне дә юньләп төзи белмиләр, рус сүзен кушмыйча, саф татарча сөйләшмиләр дә, фикерләү сәләтеннән дә мәхрүмнәр, компьютер бозды укучыларны, китап укымыйлар, үзләре уйлап инша язмыйлар, чөнки интернетта барысы да бар: бер төймәгә бастың исә иншасы да әзер, инглиз теленнән тәрҗемәсе дә ясалган, математикасы да эшләнгән...» - ди авылдагы танышым. Компьютер балаларны роботлаштыра, БДИ имтиханнары укучының белемен тиешенчә бәяләргә мөмкинлек бирми, белгәнеңне сүз белән әйтү мөмкинлеге юк... Мондый фикерләрне еш ишетергә туры килә. Әйе, имтихан биргәндә укытучы белән күзгә-күз карап, барысын да җентекләп аңлатып җавап биргәндә уйлау сәләте дә, иҗади талант та ачыла анысы. Тик хәзерге заманны компьютердан башка күз алдына да китереп булмый шул. БДИда ручка да, дәфтәр дә, кәгазь дә кирәкми, бары башыңда булган белемең һәм компьютер. Хәзер исә БДИ вакытында укучыларны тагын да катгыйрак тикшерәчәкләр. ТР мәгариф һәм фән министрының урынбасары, Белем бирүне күзәтү һәм контрольдә тоту департаменты җитәкчесе Равил Хәмитов әйтүенчә, укучылар имтихан алдыннан ике «иләк» аша узачак. Башта укучыларның документларын карасалар, аннары полиция хезмәткәрләре махсус металл детекторы ярдәмендә тикшерәчәк. Металл эзләүче җайланма аша уза алганнар гына имтиханга үткәреләчәк икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading