16+

Бетерегез бу БДИны!

"Илкүләм ата-аналар комитеты" бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Бердәм дәүләт имтиханнарын бетерү тәкъдиме белән чыккан. Алар Татарстан бу мәсьәләдә беренче, пилот төбәк булсын дип Президент Рөстәм Миңнеханоы исеменә имзлара җыя.

Бетерегез бу БДИны!

"Илкүләм ата-аналар комитеты" бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Бердәм дәүләт имтиханнарын бетерү тәкъдиме белән чыккан. Алар Татарстан бу мәсьәләдә беренче, пилот төбәк булсын дип Президент Рөстәм Миңнеханоы исеменә имзлара җыя.

Комитет лидеры Ирина Волынец Татарстан БДИларны бетерүдә беренче республика булса, әлеге идеяне башка төбәкләрдә дә күтәреп алырлар иде, дигән фикердә. Ул үзе дә дүрт бала анасы буларак БДИлар белән яхшы таныш. Укытучылар, ата-аналарның зарланганнарын еш ишетергә туры килә, иң дөресе - совет заманыннан килгән классик имтихан бирүне кайтару, бу система укучының белеменә дә гадел бәя бирә дип саный проект авторлары.

Ә сез БДИны кирәк дип саныйсызмы?

Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
- БДИ турында бәхәс бик күптән бара. Берәүләр аның өстенлеге дип баллар ярдәмендә илнең төрле почмагындагы, әйтик, Мәскәү, Санкт-Петербургтагы югары уку йортларына да кереп булуын атаса, икенче яктан БДИ белем дәрәҗәсен түбән төшерә диючеләр дә җитәрлек. Тугызынчы сыйныфтан соң укучыларның күбесе бары БДИга гына әзерләнә башлый, репетиторлар яллый. Нәтиҗәдә, башка фәннәргә игътибар кими. Бердәм имтиханның тагын бер кимчелеге - ана телендә имтихан тапшыру мөмкинлеге булмау. Бу милли лицей, мәктәпләргә киртә кую белән бер. Имтиханны туган телдә тапшыру мөмкинлеген бирүне сорап җитәкчелеккә мөрәҗәгать итеп карасак та, уңай нәтиҗәләр булмады. Ләкин тамчы тама-тама бозны тишә дигәндәй, бу мәсьәләне гел күтәрергә кирәк. БДИга үзгәрешләр кертү буенча карар кабул ителергә тиеш дип уйлыйм.

Илхания Вахитова, Казан шәһәренең 4нче гимназия директоры :
- Замана алга бара, укучыларның тормышны күзаллаулары, аң-белемнәре дә башка хәзер. Шуңа да имтихан бирү формалары да үзгәрергә тиеш дип саныйм. Искелеккә кайту дөрес фикер түгел, минемчә. БДИ дип аталачакмы ул, башкачамы, иң мөһиме - имтиханнарның бала психологиясенә йогынтысын тикшереп, әлеге системаны өйрәнеп, камилләштерергә кирәк.

Илдар Мөхәммәтҗанов, фотохәбәрче:
- Без - совет заманында классик имтиханнар тапшырган буын. Ә менә кызым БДИ газабын узды. Гомумән, теләсә кайсы яңалык алдыннан куркыта инде. Тик шулай да балл белән бәяләнә торган имтиханнар укучыда белем дәрәҗәсен арттыра дип санамый. Без өстәмә әдәбият укый идек. Гел китапханәдә утырганны хәтерлим. Хәзерге яшьләр интернетка мөрәҗәгать итә. Драматург Туфан Миңнуллинның да: "Мәктәпләрдә бөтен компьютерларны бетерергә кирәк", - дигәне истә. Компьютер баланың хәтерен начарлата, имтиханны тест рәвешендә бирү уйлау сәләтен киметә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading