16+

«Безгә кадәр безнеңчә булмаган, бездән соң да безнеңчә булмас...»

КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина белән студент еллары, театр һәм татар әдәбияты турында әңгәмә кордык.

«Безгә кадәр безнеңчә булмаган, бездән соң да безнеңчә булмас...»

КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина белән студент еллары, театр һәм татар әдәбияты турында әңгәмә кордык.

- Гөлфия Расилевна, Сез данлыклы Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамладыгыз. Студент елларыгыз ничегрәк узды? 
- Студент еллары гаҗәеп кызыклы булды безнең. Чөнки университетта безне исемнәре дөньякүләм мәгълүм шәхесләр, галимнәр укыттылар. Шәхсән безне татар дөньясында беренче хатын-кыз академик Диләрә Тумашева, аның шәкерте Фәһимә Хисамова, моннан тыш, бик олы исемле галимнәр укытты. Фәнни җитәкчем Тәлгать Галиуллин, структуралист галим Альберт Яхин – безнең әдәбият белән мавыгып китүебезнең дә, әдәбият юнәлешенә аспирантурага укырга керүбезнең дә сәбәпчеләре. Студент елларында без бик күп укый идек, кайсы гына китапхәнәгә йөрми идек. Бик күңелле яшәдек, берөзлексез каядыр йөри идек дип әйтмәс идем, без күп укый идек һәм гыйлем алу үзеңнең нәтиҗәсен бирәчәген бик яхшы белә идек. Мин барлык укытучыларыма бик рәхмәтле, чөнки алар мине гыйльмият юлына алып керделәр, ышаныч белдерделәр, иң авыр, четрекле мизгелләрдә дә ярдәм итә белделәр.

- Мөгаллим эшчәнлегездә тәүге адымнарны ничек ясадыгыз?
- Казан дәүләт университетына мөгаллим итеп безне фәнни җитәкчебез, факультет деканы, профессор Тәлгать Галиуллин алып керде. 

- Татар прозасында һәм шигъриятендә күңелегездә иң якын булган авторларны һәм әсәрләрне атап үтсәгез иде. 
- Шагыйрьләрдән мин Дәрдемәндне бик яратам. Аны күңелем ниндидер сорауларга җавап эзләгәндә укыйм, аннары Мөдәррис Әгъләмов, Рәшит Әхмәтҗанов, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин иҗатларын һәм гомумән алганда, шул дәвер әдәбиятын бик сөям. Бүгенге көн әдәбиятыннан Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһимов шигырьләре минем рухыма туры килә. Фатих Әмирхан, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах иҗатларына мөкиббәнмен. Мин аларның әсәрләрен яттан да сөйли алам. Габделхәй Сабитов иҗатын яратам, бик кадерләп укыйм, Миргазиян Юнысны да яратып укыйм, "Шәмдәлләрдә утлар яна" әсәренә гел кайтам. Бүгенге әдипләрдән исә мин Айгөл Әхмәтгалиева, Ландыш Әбүдәрова, Роза Туфитуллова иҗатларына сокланам. Алар күп. 

- Улыгыз Нурбәк турында да бераз сөйләп китегезче.
- Улым хәзерге вакытта Иннополис университетында укый. Без бу университетка укырга керүне улым беренче класска барган елны максат итеп куйдык, чөнки бу университет – IT өлкәсенә әзерләү өчен Татарстан җирлегендә ачылган махсус IT вуз. Гәрчә мин улымны Казан федераль университетында укытып, биредә үзебезнең фән эшлеклеләре династиясен булдырасым килсә дә, без максатчан төстә сайлаган вузга бардык. Нурбәк әдәби әсәрләр дә яза, әдәбият теориясе белән мавыга. 

- Күптән түгел сез КФУ галимнәре белән Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылына Гөберчәккә бардыгыз. Анда язучының музеенда да булдыгыз. 
- Музей матур гына эшләп килә. Музейның мөдире Халидә ханым Габидуллина – Мөхәммәт Мәһдиевнең үзе белән аралашып яшәгән кеше. Халидә ханым аның әдәби әсәрләрдән бөтен нечкәлекләрне, персонажларның прототипларны, географик атамаларны белә. Ләкин икенче төрле хис тә бар. Музейда Мөхәммәт Мәһдиевнең фәнни эшчәнлеген яктырту, бигрәк тә аның Иж-Бубый мәдрәсәсе тарихын һәм галимнең татар фольклорын өйрәнүгә караган хезмәтләре кирәк кадәр чагылыш тапмый кебек тоелды. Ул фикерләрне мин аларга җиткердем. Тик шулай да мин язучының туган җирендә музей эшләп килүе өчен бик шатмын, музейдан кешеләр өзелми. Бөтен классикларның да музейлары булырга тиеш! Мисалга, Әмирхан Еникинең музее бүгенгә бөтенләй юк.

- Татар театрын яратасызмы?
- Татар театрына йөрергә яратмаган татар кешесе юк! Милли театр – татар дөньясы үзәкләренең берсе, ул гөрләп үссен иде. Анда татар телле, татар дөньясын тирән белгән, татар әдәбиятын эзлекле өйрәнгән режиссерлар, актерлар бар һәм алар тагын да күбрәк булсын иде. 

- Сез – «Рухият» фәнни түгәрәкнең җитәкчесе. Түгәрәкнең эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт?
- Казан федераль университетының "Рухият" фәнни түгәрәге 2022 елның ноябрь аенда эшли башлады. Түгәрәккә йөрүчеләр белән без ай саен "Казан утлары" журналында китап күзәтү рубрикасында мәкаләләр бастыра килдек. Утырышларда без “Бүгенге әдәбият нәрсә ул?” дигән сорауга җавап эзлибез һәм яшьләрне китап укырга тартабыз.
- Ә хәзерге татар әдәбиятында язучы яшьләрдән талантлар бармы? 
- Талантлы яшьләр җитәрлек. Ихтыяр Кыямовны гына алыгыз, ул бик өметле. Шулай ук безнең магистр Алинә Хәбибуллина, аның "Чәчләреңдә шомырт исе" китабын без быел студентлар белән "Рухият" фәнни түгәрәгенең утырышында анализладык.

- Димәк, татар әдәбиятның киләчәге өметлеме? 
- Бөтен нәрсә укучыдан тора, әгәр дә язучының әсәрен укый белүче булса, әйе, өметле.

- Шулай ук Сез тәрҗемә эшчәнлеген дә алып барасыз дип беләм. Мәсәлән, күптән түгел Татарстан китап нәшриятында "Казах халык әкиятләре" китабының тәкъдир итү кичәсе узды. Бу өлкә турында да бераз сөйләп китсәгез иде.
- Тәрҗемә итсәм дә, мин үземне тәрҗемәче дип санамыйм, шуңа каядыр тәрҗемәчеләр янына мин бармаячакмын, тәрҗемәчеләр белән бәйле җыелышларда катнашмаячакмын. Минем киносценарий да тәрҗемә иткәнем булды. "823 нче километр" фильмы рус телендә иде, мин аны татарчага тәрҗемә иттем һәм махсус рәвештә Ә.Еникинең әсәрләреннән алган өзекләрне керттем. Татарның йөрәгенә Еники теле үтсен, дидем.

- Быел КДУның татар бүлегенең 80 яшьлек юбилее. Хәзерге вакытта бу юнәлеш яшьләр арасында популярмы?
- Татар филологиясе юнәлешен популярлаштыру өчен без мөмкин булганның барысын да эшлибез. Казан университетында татар юнәлешнен үстерү өчен бөтен шартлар тудырылган, эшлә генә. Кемдер татар филологиясе элеккеге түгел инде дип әйтә икән, мин болай җавап бирәм: "Без бит инде үзебез дә элеккеге түгел". Безгә кадәр безнеңчә булмаган, бездән соң да безнеңчә булмас. Заман һәр юнәлешкә үз таләпләрен куя. Аннары популярлыкның бит алшартлары да бар, хәзерге вакытта бездә татар мохитендә никадәр яшьләр тәрбияләнә. Һәрбер тел, әдәбият кафедраларына институтта һәрбер мөгаллим безнең юнәлешне популярлаштыру өчен кулыннан килгәннең бөтенесен дә эшли. Казан университетның татар юнәлеше белән гел җитди галимнәр генә идарә иткән, хәзер дә шулай. Безнең юнәлешне күпме галим, язучы, журналист тәмамлаган һәм бүген дә шулай.

- Алга таба тормышны татар теле, әдәбияты белән бәйләү перспективалымы? 
- Милләткә хезмәт итү һәрвакыт бәрәкәтле, ул барыбер үз җимешен бирә. Бүгенме, иртәгәме, үзең булдырганны тиешле дәрәҗәдә башкарсаң, милләткә хезмәт итсәң, бәрәкәте бер килә. Ният дөрес булсын, үз исемемне күтәрәм, дан-шөһрәт казанам, мәртәбәле исемнәр алам, дип эшләргә ярамый! Буыннардан килгән көчле рухны буыннарга җиткерү өчен эшләргә кирәк!

- Бик зур рәхмәт җылы әңгәмә өчен!

Мәрьям Ибраһимова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading