16+

Бүләкләр тотып кулга, киттекме каникулга?

Быел Казан мәктәпләрендә укучылар каникулга иртәрәк чыгачак. Яңа ел якынлашкан саен, юлларда машиналар күбәя. Димәк, хәвеф-хәтәргә юлыгу куркынычы да арта. Шуңа күрә шәһәр мэриясе укучыларның каникулын 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр билгеләгән.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлыеваның белдерүенчә, 25 декабрьдән 31енә кадәр мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Каникул вакытында югары сыйныф укучыларына БДИга әзерлек буенча консультацияләр оештыру каралган. Район һәм авыл мәктәпләрендә укучыларга юллардагы машиналар агымы комачауламый, шуңа күрә ялларны соңрак башларга да мөмкиннәр.
«Эшлекле дүшәмбе»дә укучылар өчен тагын бер яхшы яңалык хәбәр ителде. Казанда 103 меңнән артык балага Кыш бабай бүләге таратылачак. Шәһәр бюджетыннан моның өчен кирәкле сумма бүлеп бирелгән инде. Татлы бүләккә ия булачак бәхетлеләр арасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче 58 мең, башлангыч сыйныфта укучы 43 мең, 3-6 яшьлек 1917 инвалид һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче сабыйлар, 6 нчы кадет мәктәп-интернатында укучылар бар. Бүләкләрне 20 декабрьдән соң тарата башларга уйлыйлар.
Мэр Илсур Метшин әлеге чарага җаваплы карарга, бүләкләрне вакытында тапшырырга, бер баланы да онытып калдырмаска кушты. «Без булып без могҗиза көтәбез, балалар турында әйтмим дә инде», - дип белдерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading