16+

Дәрестә акча санаячаклар

Түрәләрнең бер яраткан «уены» бар - тоталар да мәктәп программасына яңа фән өстиләр. Тимерне кызуында сугып калуның, ягъни балага кечкенәдән сеңдерүнең яхшы яклары күптер анысы, тик кысрыклап чыгарылган фәннәр дә кызганыч бит. Әдәбият һәм татар теле дәресләре кимеде, чираттагы «корбан» нинди булыр икән инде?

Дәрестә акча санаячаклар

Түрәләрнең бер яраткан «уены» бар - тоталар да мәктәп программасына яңа фән өстиләр. Тимерне кызуында сугып калуның, ягъни балага кечкенәдән сеңдерүнең яхшы яклары күптер анысы, тик кысрыклап чыгарылган фәннәр дә кызганыч бит. Әдәбият һәм татар теле дәресләре кимеде, чираттагы «корбан» нинди булыр икән инде?

Тиздән Россия мәктәпләренә кертелергә мөмкин фән шактый яңгыравык исем алган - финанс грамоталылыгы дәресе. Мәктәп бетерүчеләрнең финанс мәсьәләләре буенча белеме сай булу турында сөйләшүләр күптән бара иде инде. Ниһаять, сүздән эшкә күчәргә булганнар, ахры. РФ Финанс министрлыгы тәкъдиме нигезендә, киләсе уку елы башыннан биш төбәктә әлеге фәнне укытып карарга уйлыйлар. «Тәҗрибә куяннары» арасында әлегә Татарстан юк. Проект уңышлы булып чыкса, 2018 елга Россиянең барлык төбәкләрендә дә әлеге яңа дәрес инде укыту программасына кертелергә мөмкин.
Дәрестә бюджет төзеп, акча санап кына утырмаячаклар. Укыту барышында 30 төрдән артык дәреслек сыналачак. Кече сыйныфлар өчен (Фән беренче сыйныфтан ук укыта башлауны күздә тота. - С.Б.) махсус уеннар булдырылса, өлкән сыйныф укучыларына лекцияләр укылачак, студентлар өчен исә тренинглар һәм семинарлар уздыру каралган.
Башланган гына вакытта яңа дәрес мәҗбүри куелмас, факультатив буларак кына укытылыр, мөгаен. Калган адымнарның нинди булачагын тәҗрибә күрсәтер. Әлегә Мәгариф һәм фән министрлыгы бу уңайдан комментарий бирергә теләми, дип хәбәр итә Мәскәү чыганаклары. Утсыз төтен булмый, ә моның төтене чыга башлады инде. Укучыларның башын тулысынча эшләнеп бетмәгән программа белән катырганчы, җиде кат уйласалар, яхшырак булыр иде. Шул ук математика дәресләрендә дә өйрәнергә була бит финанс грамоталылыгына. Тулысынча шуңа гына кайтарып калдырып түгел, әлбәттә, мәсәлән, билгеле бер күләмдә дәресләр бүлеп биреп.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading