16+

«Ел студенты-2014» кем булыр?

Ел саен узучы «Ел студенты-2014» нәтиҗәләре 25 нче гыйнвар көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак. Унынчы юбилей премиясенә лаек булганнарның исемнәрен белү өчен бер меңнән артык тамашачы җыелачак.

«Ел студенты-2014» кем булыр?

Ел саен узучы «Ел студенты-2014» нәтиҗәләре 25 нче гыйнвар көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак. Унынчы юбилей премиясенә лаек булганнарның исемнәрен белү өчен бер меңнән артык тамашачы җыелачак.

Студентлар премиясенең башкарма директоры Элина Фирсова премиянең популярлыгы турында әйтеп узды. Башка елларда 300 ләп гариза кабул ителгән булса, быел 400 ләп булган. Әмма санның күп булуы сыйфатка тәэсир итмәгән.

- «Ел студенты»нда һәрбер катнашучы үзенең уку, спорт, фән, иҗат иҗтимагый эшчәнлегенә бәя ала. Премия ел саен бер сәхнәдә Татарстанның барлык студентлар активын җыя, - диде студентлар Лигасы Президенты Элькин Искәндәров. Быелгы җиңүченең студент кыз булачагын да әйтте.

- Иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнүчеләр арасында егетләргә караганда кызлар күбрәк. Без эшләгән эш күләмен һәм нәтиҗәсен исәпкә алабыз. Сәхнәдә басып торачак кызлар зур эш башкардылар һәм нәтиҗәсен дә күрәләр, - дип өстәде ул.

Премия тапшырырга чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк. «Студент-2014» гран-приена лаек укучы Президенттан лаеклы бүләк - дөньяның теләгән югары уку йортында бушка уку мөмкинлеген алачак.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading