16+

Эш беренче сентябрьдән соң да качмый

Мәктәптә укыганда сентябрьнең беренче көннәрендә үк «Мин җәйне ничек үткәрдем?» дигән темага инша яздыралар иде. Яздырмасалар - сөйләтәләр. Балалар, укучылар һәм студентлардан тыш, бу сорауга җавап бирергә тиешле тагын бер төркем бар - җитәкчеләр. Тиздән аларның да өч ай эчендә башкарган эшләре буенча хисап тотар көннәре җитә. Хәер, эш нәтиҗәләренә...

Эш беренче сентябрьдән соң да качмый

Мәктәптә укыганда сентябрьнең беренче көннәрендә үк «Мин җәйне ничек үткәрдем?» дигән темага инша яздыралар иде. Яздырмасалар - сөйләтәләр. Балалар, укучылар һәм студентлардан тыш, бу сорауга җавап бирергә тиешле тагын бер төркем бар - җитәкчеләр. Тиздән аларның да өч ай эчендә башкарган эшләре буенча хисап тотар көннәре җитә. Хәер, эш нәтиҗәләренә...

Журналистлар белән очрашуларның берсендә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, 2013 елда Татарстанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тагын 5345 урын булдыру планлаштырыла, дип белдергән иде. Алар 3553 урынлы 27 яңа балалар бакчасы төзү, 1240 урынлы 24 бинаны төзекләндерү һәм 21 гамәлдәге балалар бакчаларында 255 урынга өстәмә төркемнәр ачу хисабына артырга тиеш. Бу шактый зур саннар, әлбәттә. Тик балалар бакчаларына тезелгән су буе чиратларны исәпкә алсаң, моның кадәр урын белән генә мәсьәләне тулысынча хәл итеп булмавын аңлыйсың. Балаларның туа торуын, димәк, чиратның да озыная баруын онытмаска кирәк. Министрның әйтүенчә, киләсе елларда да мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү өчен субсидияләр бүлеп бирү дәвам итәчәк. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының алдагы елларга төзегән эш планы нигезендә исә 2016 елга бакчаларга чиратлар гомумән калмаска тиеш.
Быел капиталь ремонт программасына 167 урта гомуми белем бирү учреждениесе кертелгән иде. Җитәкчелек, белем йортларына стимул булдырырга теләп, бәйге дә игълан итте: кем төзекләндерү эшләрен җиренә җиткереп башкарып чыга - шуңа акчалата бүләк. Матди ярдәмнең бүген беркемгә дә комачауламавын исәпкә алсаң, тырышып эшләргә сәбәп бар иде. Бүгенгә барлык урта белем бирү йортлары да диярлек бурычны үтәде инде. Районнарда исә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» ише акцияләр дәвам итә. Алар августның соңгы көннәренә кадәр барачак. Мохтаҗлык кичерүче гаиләләрдә тәрбияләнүче барлык беренче сыйныф укучыларына да кирәк-ярак тутырылган мәктәп букчасы тапшырылырга тиеш.
Министр тагын бер яхшы яңалык белән уртаклашкан иде. Быел 248 авыл мәктәбендә җылытылган бәдрәфләр барлыкка киләчәк. Моның өчен федераль бюджеттан субсидия дә бүлеп бирелде. Рәсми мәгълүматлар буенча, бүген республиканың 780 мәктәбендә җылы бәдрәф юк икән. Быел менә Азнакай, Аксубай, Актаныш, Балтач, Зәй, Югары Ослан, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Тукай, Теләче һәм Чистай районнарында боз кузгалды. Әлеге эш ярты юлда тукталып калмас дип ышанасы килә.
Югары уку йортлары өчен август бик кызу ай булды. Бу абитуриентларны кабул итү буенча беренче һәм икенче приказларның чыгуы, өстәмә сынаулар һәм консультацияләр үткәрү белән бәйле. Вузларның үзләренең дә сыналыр чаклары җитә. Федераль дәрәҗәдә мониторингның, ягъни белем бирүнең сыйфатын тикшерүнең нәрсә икәнлеген белә инде алар. Узган елгы мониторинг нәтиҗәләре буенча, Татарстан югары уку йортлары судан коры чыккан иде, быелгысы ниләр күрсәтер? Кабул итү кампаниясе нәтиҗәләренә килгәндә исә, гариза тапшырган абитуриентларның саны узган елгы белән бер тирәдәрәк, дип белдерә вузлар.
Кыскасы, эшнең башкарылганы да, әле башкарыласылары да җитәрлек. Шулай булуга карамастан, бакчалар да, мәктәпләр дә, югары һәм урта махсус белем бирү йортлары да беренче сентябрьне әзерлекле хәлдә каршы алырга тиеш, дип белдерә министрлык вәкилләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading