Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында газировка әзерлиләр, ак розаларны кызарталар, татлы мамык ашыйлар.
Химия белән физикадан тәҗрибәләрне мәктәптә һәм лабораториядә генә түгел, өеңә килеп тә күрсәтәләр хәзер. Акчаң гына булсын. Казанда фәнни тамаша - шоу күрсәтүчеләр арта. Яшь галимнәр, балаларның күңелен күреп кенә калмыйча, мәктәптәге иң авыр фәннәргә мәхәббәт тә тәрбияли.
Үзе күзлекле, үзе сакаллы, үзе яшь
Фәнни шоу 1986 елда Канадада барлыкка килгән, Mad Science компаниясе, күңелле телевизион тамаша оештырып, балалар арасында тиз популярлашып китә. Бераздан Америка укытучысы Стив Спенглер да фәнне танытуга күп көч куя. Казанда фәнни шоулар күрсәтүче «Открывашка» оешмасы җитәкчесе Владимир Китанов бу кәсепкә августта гына кереп киткән. Оешма Россиянең алтмышлап шәһәрендә балаларның күңелен күрә, баш офисы - Санкт-Петербургта.
- Зур шәһәрләрдә генә түгел, кечкенәләрендә дә фәнни тамашаларга ихтыяҗ зур. Казанда балалар күп туа, мәктәпләр, бакчалар төзелә, шуларны уйлап, әлеге эшне ачарга булдык, - дип сөйләде Владимир.
Беренче кыенлык кадрлар мәсьәләсендә килеп чыккан. Җитәкче сөйләвенчә, хезмәтне тәкъдим итү өлкәсендә белгечләр җитми, күбесе җылы офиста утырып эшләргә өйрәнгән. Фәнни шоуларның төп аудиториясе - балалар бакчалары һәм мәктәпләр, димәк, телефоннан сөйләшеп кенә нәтиҗәгә ирешеп булмый, барып аңлатырга, күрсәтергә кирәк. Төп кадрны - тәҗрибәләр күрсәтүче профессорны интернетта ай буе эзләгәннәр.
- Без профессор дигән кешене олы яшьтә, күзлекле итеп күрергә гадәтләнгән. Сезнеке дә шундыймы? - дим.
- Безнекенең сакалы, күзлеге бар, әмма аңа 23 кенә яшь, педагогик белемле. Шоу күрсәтүче профессор актив булырга тиеш, без 20-30 яшьлек егет-кызлардан торган команда тупларга тырышабыз. Инде тагын бер галимне эзләргә керештек. «Ни өчен кечкенә шәһәрләрдә мондый тамаша киң таралган, аларда көндәшлек юкмы әллә?» - дип кызыксындым баш офиста эшләүчеләрдән. Алар әйтүенчә, көндәшлек булмавы, киресенчә, начар, чөнки кеше нәрсә турында сүз барганын аңламый. Ә көндәшлек булгач, кеше хәбәрдар, дип аңлаттылар, - диде Владимир Китанов.
Казанда сабыйларны химия һәм физика дөньясына берничә оешма алып керә. Алардан аермалы буларак, «Открывашка» профессоры мәктәпкә яки башка җиргә (урамда да күрсәтергә була) килә дә, матур-матур колбаларын өстәлгә җәеп, тамашаны күрсәтә дә башлый. Укытучылар күп нәрсәдән азат ителә, дигән сүз: балаларны туплыйсы, автобуска (аның әле барлык таләпләргә туры китерелүе шарт) утыртасы, китерәсе, алып кайтасы булмый.
Ак розаны ничек кызартырга?
Иң элек профессор тамашага килгән һәр бала белән таныша, тәҗрибәгә һәрберсен җәлеп итәргә тырыша. Ә ахырда йә туңдырма, йә татлы мамык ясап, барысына да өләшеп чыга. 30 кешегә мамык әзерләүгә 10-15 минут китә. Балалар фәнни газировка да ясый, ләкин эчәргә ярамый, сыекча газировка төсенә кереп, хуш ис аңкыта. Юрганыңа карап аягыңны суз дигәндәй, тамашаның күпме дәвам итүе акчага бәйле. Профессор, күп дигәндә, егерме тәҗрибә күрсәтә ала. Бакчада яфрак очырта торган җайланманы күргәнегез бармы? Профессор шуны кабыза да өстенә туп куя һәм ул һавада әйләнеп тора. Әлеге тәҗрибә белән җирнең тартылу көче законын аңлаталар.
Бөтен тәҗрибәләр дә Санкт-Петербургта белгечләр катнашында әзерләнгән. Тик шулай да кайвакыт профессорның чыгышлары юк кына нәрсә аркасында килеп чыкмаска да мөмкин: йә препарат күбрәк салына, йә су җитәрлек дәрәҗәдә кайнар булмый. Мондый очракта галим импровизациягә күчә. Тамашага балаларның әти-әниләре дә килә ала. Сабыйларның төрлесе була бит: кемдер нәрсәдәндер курка, кемдер чамадан тыш актив.
Фәнни шоуда куркынычсызлык беренче урында. Тәҗрибә өстәле балалардан берничә метр читтә тора. Уйламаганда, яшь тамашачылар сикереп чыгып, хәвеф-хәтәр булмасын өчен, профессор өстәлнең алгы ягында эш итә. Тәҗрибә ясарга һәркем перчатка, күзлек киеп чыга.
- Тамашачылар бер-берсен белгәндә яхшырак, үзара шаяртып, «Әйдә, Колян, син чык», - дип төрттереп тә алырга мөмкиннәр. Бер-берсен белмәгәндә читенрәк. Балаларның туган көннәренә өйгә дә чакыралар, аларның территориясендә булганда бигрәк тә әйбәт, бер-берсен яхшы белгән дуслар җыела. Шул ук вакытта андый мохиттә балаларның чамадан тыш актив булуы кыенлык та тудырырга мөмкин, - дип аңлатты Владимир Китанов.
Профессор тамаша барышында балаларга сораулар да бирә: әйтик, коры бозның температурасы нинди икән? Белмисезме? Ә мин беләм - 79 градус «минус» тамгасы белән. Балаларга күзлек кидереп, профессор күзләренә фонарь белән яктырта. Ут берничә төскә таркалып, тамашачыларның күз алдында салават күпере пәйда була. Тагын бер тәҗрибә: галим ак розага башта спирт, аннары аммиак сиптерә. Чәчәк кызара һәм бераздан кабат агара. Нәниләргә мондыен да күрсәтәләр: һава шарының койрыгына пропеллер кидерәләр дә, һава чыккан арада, ул очып йөри.
- Биш яшьлек балага физика белән химия нигезләрен аңлатуы кыенрак, ә менә 10 яшьлеге, мәктәптә әлеге фәннәрне өйрәнә башлагач, «О-о! Мин моны беләм бит», дип әйтәчәк, - диде әңгәмәдәшем.
Владимир Китанов оешмасы франшиза буенча эшли. Бу ни дигән сүз? Сез әзер сәүдә маркасын, брендны кулланып, бизнес алып баруның бөтен тәртипләренә төшенәсез. Ягъни велосипед уйлап чыгарырга кирәк түгел, бизнес-модель инде әзер, ул вакыт белән сыналган һәм яхшы табыш китерә. Тик моның өчен франшиза җитәкчелегенә (франчайзерга) ай саен күпмедер күләмдә акча күчереп барырга тиеш буласыз. Forbes журналы белгечләре бу елның июлендә исәпләп чыгарганча, «Открывашка» фәнни шоуы үзен иң тиз аклый һәм табыш китерә торган 25 франшиза арасында өченче урында. Рейтингта барлыгы 160 бренд катнашкан.
Сүзен-сүзгә
Альфред Хисамиев, 2015 елда Татарстанның иң яхшы физика укытучысы (Кукмара районы, Байлангар урта мәктәбе):
- 20 елдан артык дәресләремне фәнни шоу рәвешендә үткәрәм, шул рәвешле укучыларны фәнгә җәлеп итәм. Кайбер тәҗрибәләрне үзем уйлап чыгарам, интернетта да кызыклы әйберләр күп хәзер.
Рузилә Гарипова, 2015 елда Татарстанның иң яхшы химия укытучысы (Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат):
- Дөрестән дә, балаларга андый фәнни тамашалар бик кызык. Без дә күрше мәктәпләрне фән фестиваленә чакырып, тәҗрибәләр күрсәтәбез. Бүген коры теория белән генә балаларга химияне яраттыру кыен. Укучыларга яныбрак киткән, шартлаган тәҗрибәләр аеруча ошый. Химия авыр фән, шоу белән генә дә ерак китеп булмый. Һәр теманы тормыш белән бәйләп аңлатырга, җиңеләйтергә тырышам. Әйтик, ни өчен алюминий савыт-сабада ачы әйбер сакларга ярамый? Чөнки анда реакция барлыкка килеп, зыянлы матдәләр организмга үтеп керә.
Юлия, Мавыктыргыч фән һәм техника йорты администраторы:
- Балалар, баш белән уйламыйча, планшет белән фикер йөртә хәзер. Үз балаларының үсешен кайгыртучы олылар аларны акыл эшчәнлегенә кайтарырга тырыша. Безгә 3 яшьтән башлап 90 яшьлекләргә кадәр килеп, фәнне куллары белән тотып карый ала. Укучыларга физика, механика, оптика, химиядән уннан артык программа әзерләдек. Фәнни җитәкчеләребез аларны шәхсән уйлап чыгара. Безгә килгән һәр кеше сокланып китә, чөнки бик катлаулы әйберләрне дә җиңел һәм аңлаешлы итеп җиткерә алабыз.
Белешмә: Мавыктыргыч фән һәм техника йорты - Татарстанда балалар һәм олылар өчен ачылган беренче интерактив фәнни үзәк. Балалар уен аша әйләнә-тирә мохиттәге күренешләрне, техника төзелешен һәм аның эшләү принципларын аңларга өйрәнә, катлаулы мәсьәләләрне, башваткычларны олылар белән бергәләп чишә.
Комментарийлар