16+

Гүзәл Болгарга җыена

«Яңарыш» тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының 5 еллыгы уңаеннан, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турында рәсем һәм инша бәйгеләре уздырды. Туган җиргә мәхәббәт, тарихи тамырларыбызны барлауны күздә тоткан әлеге бәйгедә 7 яшьтән 18 яшькәчә булган балалар, үсмерләр 186 инша, 349 рәсем белән...

Гүзәл Болгарга җыена

«Яңарыш» тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының 5 еллыгы уңаеннан, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турында рәсем һәм инша бәйгеләре уздырды. Туган җиргә мәхәббәт, тарихи тамырларыбызны барлауны күздә тоткан әлеге бәйгедә 7 яшьтән 18 яшькәчә булган балалар, үсмерләр 186 инша, 349 рәсем белән...

«Яңарыш» тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының 5 еллыгы уңаеннан, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турында рәсем һәм инша бәйгеләре уздырды.
Туган җиргә мәхәббәт, тарихи тамырларыбызны барлауны күздә тоткан әлеге бәйгедә 7 яшьтән 18 яшькәчә булган балалар, үсмерләр 186 инша, 349 рәсем белән катнашты. Беренче бәйгенең җиңүчеләрен Казан Кирмәнендә Татарстан Рес­публикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тәб­рикләде.
Бүгенге кунагыбыз - әлеге бәйгедә 15-18 яшьлекләр арасында I дәрәҗә дип­лом белән бүләкләнгән Азнакай шәһәренең 7 нче урта мәктәбе укучысы Гүзәл ВӘЛИЕВА.
- Гүзәл, мондый җи­ңүләр очраклы гына булмый. Рәсем сәнгате белән күптәннән кызыксынасыңмы?
- Балалар бакчасына йөргәндә үк сәнгать мәктәбенә илтүләрен сорый идем. 8 яшемнән 14 яшькә кадәр Балалар сәнгать мәктәбендә укыдым. Портрет, пейзажлар, хайваннар ясарга яратам. Конкурс турында класс житәкчем аша белдем. Моңа кадәр дә конкурс­ларда жиңгәнем булды, ләкин алар болай ук масштаблы бәйгеләр түгел иде.
- Син эшеңне ниндидер хатирәләргә нигезләнеп эшләдеңме? Бәйге, гомумән, нинди тәэсирләр калдырды?
- Минем әлегә Болгарда булганым юк. Июль аенда барырга гына җыенам. Болгарның табигатен, архитектура корылмаларын интернет һәм китаплар аша гына күреп беләм, ә менә Зөя утрау-шәһәрчегенә сыйныфташларым һәм класс җитәкчебез Гөлфинә Нашатовна белән барганыбыз бар.
Бүләкләү тантанасы бик истә калды: Минтимер Шәймиев тә рәсемемне ошатты. Бик күп сәләтле балалар белән таныштым.
- Сыйныфыгызның үз рәссамы булгач, сабакташларыңа рәхәттер.
- Әйе, мәктәптә кирәк чагында плакатлар ясыйм. Үткән жәйдә дусларым Миләүшә һәм Азалия белән актлар залына мультфильм геройлары ясадык. Эш җитәрлек, дусларым белән кыска фильм­нар да төшерәбез, үзем мультфильмнар да ясыйм, олимпиадаларда катнашам. Быел 10 нчы сыйныфны тәмамладым.
- Киләчәктә кайда укырга җыенасың?
- Сәнгать белән бәйле факультетка укырга керер­гә уйлыйм. Гәрчә үзләре сәнгатьтән ерак кешеләр булсалар да (әтием оператор, әнием бухгалтер), әти-әнием минем ниятемне хуплыйлар.
- Мультфильмнарың, кыска роликларың турында да әйтеп кит инде.
- Башта классташларыбыз белән җәмгыять белеме дәресенә өй эше итеп һәм төрле бәйрәмнәргә, мәсәлән, Әниләр көненә социаль роликлар ясый идек. Аннары бәйгеләрдә дә катнаша башладык. Ә мульфильмнарга килсәк, мин аларны баштанаяк үзем пластилиннан ясыйм, аннан соң үзем төшерәм. «Мультикультурализм: зур җиңүгә кечкенә адымнар белән» дигән бәйгедә өлкәннәр арасында беренче призны яуладым. Татарстан Республикасы Милли музее һәм «Татармультфильм» берләшмәсе ярдәме белән, «Сами» ирекле клубы уздырган иде анысын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading