16+

“Җиңү диктанты”: Биремнәрнең яртысын гына чишә алыр идем

Бөтенроссия буенча Җиңү диктанты акциясе уздырыла. Һәркем Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен сынап карый ала. Диктантны ачык мәйданчыкларда һәм онлайн эшләргә мөмкин. Шул мәйданчыкларның берсендә без дә булдык.

“Җиңү диктанты”: Биремнәрнең яртысын гына чишә алыр идем

Бөтенроссия буенча Җиңү диктанты акциясе уздырыла. Һәркем Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен сынап карый ала. Диктантны ачык мәйданчыкларда һәм онлайн эшләргә мөмкин. Шул мәйданчыкларның берсендә без дә булдык.

Быел “Җиңү диктанты” юбилеен билгеләп үтә. Аңа 5 ел. Диктант Бердәм Дәүләт имтиханы форматына якын булган 25 сораудан тора. Сораулар Бөек Ватан сугышында хәрби бәрелешләрне, герой-шәһәрләрне генә түгел, сугыш елларында иҗат ителгән әдәбият, сәнгать әсәрләрен дә колачлый.

“Җиңү диктанты” биремнәрен тарихчылар туплый. Бу юлы биремнәр аеруча катлаулы килеп чыккан. Казан шәһәренең 16 нчы гимназиясенең тарих фәне укытучысы Айгөл Хәбирова да укучылары белән диктант язарга килгән. Биремнәр тарих укытучысының да башын катырган.

- Без “Җиңү диктанты” акциясендә беренче тапкыр катнашмыйбыз. Узган елны кино турында сораулар өстенлек итсә, быел сугыш чоры әдәбиятына кагылышлылар еш очрады. Биремнәр авыр, аларга җавап бирер өчен тарихны тирәнтен өйрәнергә кирәк. Әмма бу начар түгел, дип уйлыйм. Без авыр сорауларга җавапны диктант тәмамлангач эзлибез, яңа мәгълүмат туплыйбыз. “Җиңү диктанты”нда һәр төбәккә кагылышлы сораулар булуы бик хуп. Татарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәсе турында биремнәргә җавапны дәрестә сөйләгәнем бар, - диде Айгөл Хәбирова.

Икенче Бөтендөнья сугышы халыкка кайгы, хәсрәт һәм ачы югалтулар алып килгән. Сугыш афәте бер генә гаиләне дә урап үтмәгән. Казан милли тикшеренү технология университеты студенты Валерия Сугак та ата-бабаларының батырлыкларын онытмый. Ул “Җиңү диктанты”нда 2020 елдан катнаша.

- Диктантта онлайн да, мәйданчыкка барып та катнашканым бар. Төп аермасы - махсус мәйданчыкка килгәч, имтихан биргән төсле кебек тоела. Дулкынлана башлыйсың. Быел биремнәрнең яртысын гына чишә алыр идем. Бу акциядә урын алу өчен катнашмыйм. Тарихны яратам. Гаиләбезнең тарихы да бик бай. Нәселебездә 5 ир-егет сугышка киткән. Икесе хәбәрсез югалган. Берсе җәрәхәт алып кайткан, икенчесе әсирлеккә эләккән, өченчесе партизан булган. Сугышта катнашкан туганнарыбыз турында мәгълүматларны эзләүдән туктамыйбыз. Алар - чын геройлар. Моның турында онытмасак иде, - дип әйтте Валерия.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading