Эльмира Мөхтәрова Чаллыдагы Пушкин исемендәге 78 нче лицейда берьюлы дүрт фән укыта: тарих, җәмгыять белеме, хокук һәм икътисад. Ул һәрчак фәнни эзләнүдә, аңа карап инде бөтен мәктәп, «Ни өчен?» соравына җавап эзләп, проектлар әзерли.
Без дә, Укытучылар көне алдыннан, өч тапкыр «Мәгариф» милли проекты лауреаты Чаллы мөгаллимәсенә «Ни өчен? Ник?» дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
«Килдең, сөйләдең, киттең... генә түгел»
- Эльмира Исхаковна, сез -фәлсәфә фәннәре кандидаты, тиздән доктор булу өмете дә бар. Мәктәпләрдә гыйльми дәрәҗәсе булган укытучылар сирәк. Кандидат дәрәҗәсе сезгә ник кирәк булды?
- Бүген хезмәттәшләрем арасында гыйльми дәрәҗәсе булган кешеләр ешрак очрый. Үзем турында, фән белән шөгыльләнәм, дип түгел, фәнгә гашыйкмын, дип әйтер идем. Кайчандыр курс эшен дә, диплом эшен дә шул бер темага яздым. Фән кандидаты - формаль әйбер бит, озак вакыт эчендә үзләштергән белем күпкә мөһимрәк. Фән белән шөгыльләнеп, инде укучыларны да бу эшкә тартам.
- Һөнәрләр гаҗәеп күп. Ни өчен укытучы булырга теләдегез?
- Мин Коми республикасындагы Воркута шәһәренең 33 нче мәктәбендә белем алдым. Безнең вакытта, хәзерге сыман, җирле үзидарә көне үтә иде. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы миңа 4 нче классларда әдәбият дәресен алып барырга рөхсәт бирде. Дәресне үткәргәч, максатка ирештем, дип, үземне бәхетле хис иттем. Кайберәүләр, укытучы һөнәрен авыр түгел, ди. Имеш, килдең, нәрсәдер сөйләдең дә киттең. Чынлыкта, бу - әйтеп бетергесез зур хезмәт. Мәктәптә укыганда, юридик факультетка кереп, юриспруденцияне дә, тарих белән җәмгыять белемен дә белермен, дип уйладым. Ахыр чиктә Алабуга педагогика институтына кердем.
- Ник юридик факультетка түгел?
- Әти-әниемнең фикеренә колак салдым. Алар: «Беренче һөнәр кешене туендырырга һәм һәрчак кирәкле булырга тиеш», - дип әйтте. Мин мәктәпне тәмамлаган 1992 елда әти-әнием юристның нишләгәнен күз алдына китереп бетерми иде. Хәзер үз укучыларыма да әйтәм: беренче һөнәрегез сезгә матди җитешлек китерергә тиеш, аннары гына магистратура, аспирантура турында уйларга мөмкин. Мәктәптә физика-математика классында укысам да, тарих миңа кызыклы иде, чөнки дәресләрдә үзебезнең яшәешкә кагылышлы 90 нчы еллар турында кызыклы итеп сөйли башладылар: август түнтәрелеше, Советлар Союзы таркалуы, Михаил Горбачев... Икенче курста Алабуганың 4 нче гимназиясенә эшкә керү бәхете елмайды. Беренче сменада укыганда, эшкә икенче сменага йөрдем һәм киресенчә. 5-11 нче классларда атнага биш көн дүртәр дәрес алып бардым.
- Өлкән класс укучылары яшь белгечне ничек кабул итте?
- Мине һәрчак яхшы кабул итәләр. Тәртип ягыннан да проблема булганы юк. Яшь, дәрәҗә буенча аермыйча, бөтен кешегә хөрмәт белән карыйм. Ул вакытта Бердәм дәүләт имтиханы булмады, дәресләрне гадәти булмаган рәвештә үткәрә идек, хәзер дә шулай оештырам, әмма азрак. Тәҗрибә күрсәткәнчә, БДИның күпчелек биремнәрен бала гадәти булмаган дәресләр аша яхшырак истә калдыра.
- Берара судта казый булып эшләргә теләгәнсез. Ник була алмадыгыз?
- Алабуга педагогика институтыннан соң барыбер юридик факультетка укырга кердем. Суд юлында тәҗрибә туплап, хөкемдарларның гаделсез карарлар чыгаруы белән очраштым. Әлеге юнәлешкә кереп китсәм, эшемне сыйфатлы башкарырмын, дип уйладым. Әмма бу эш физик һәм рухи яктан күп көч таләп иткәнгә, җитмәсә, чикләүләр дә күп, ниятемнән кире кайттым. Хәзер бөтен белемемне җәмгыять белеме һәм хокук дәресләрендә кулланам. Безнең өчен дәреслек - гап-гади белешмәлек, дәресләрдә гражданлык, җинаять кодекслары, Конституция белән эш итәбез.
«Шаулашсалар, көтәм»
- Балаларга тавыш күтәрәсезме?
- Мин тыныч кеше, чыгырымнан чыгарганнары юк. Теманы аңлатканда, кайсыдыр вакыйганың әһәмиятен ассызыклар өчен генә тавышны көчәйтәм. Балалар шаулашса, дәшмичә көтеп торам. Бөтен кеше тынычлангач, дәресне берни булмагандай дәвам итәм.
- «Ике»ле билгесен никадәр еш куясыз?
- Сирәк, аны нәрсә өчен куярга кирәк, дип әйтә дә алмыйм. Бала сорауга фактик яктан дөрес җавап бирмәсә, хатаны төзәтергә кирәк, аның өчен укучыга «ике»ле куеп булмый, чөнки ул, хаталанса да, үз фикерен әйткән бит. Дәрескә әзерләнмәгән өчен «ике»ле кую шулай ук мәгънәсез, минус яки нокта төртү кулайрак. «Ике»ле белән баланың ачып керергә теләгән ишеген ябып куясың. Хатаны төзәтергә мөмкинлек биргәндә, укучы икенче юлы шул эшне алып киләчәк. «Ике»ле - кирәксез билге, тәҗрибә күрсәткәнчә, аның кирәге дә юк.
- Тарих дәреслекләрендә язылган бөтен сүзгә дә ышанасызмы?
- Дәреслеккә түгел, тарихчы буларак, тарихи чыганакларга (документлар, фактлар) ышанам. Дәреслекләрдә авторның тарихи вакыйгага бәя бирүе генә шикләндерә ала.
- Җәмгыятьтә шундый фикер яшәп килә: мәктәптәге «өчле капчыклары» тормышта уңышлы кеше булып җитешә, ә яхшы билгеләргә укыганнар ярык тагарак алдында кала. Сез ничек уйлыйсыз?
- Бала мәктәптә әйбәт укыса, уңышсыз була, дип уйламыйм. Ул бит үзенә карата таләпчән була, ә таләпчән кешеләр тормышта югалып калмый. Мин дә гомер буе «отличница»: беренче класстан башлап унберенчегә кадәр «биш»леләр генә алдым, беренче, икенче югары уку йортын да яхшы билгеләргә генә тәмамлады. Үземне уңышсыз кеше, дип атый алмыйм. «Өч»лене беркайчан да алганым юк, «дүрт»ле алганым да хәтердә түгел. «Биш»лене билге буларак түгел, шулай булырга тиешле күренеш дип кабул иттем.
«Аленушкадан - Алена Николаевнага»
- Ни өчен мәктәптә баланы инде кече яшьтән ачыш ясарга өйрәтәсез?
- Баланың «Ни өчен?» соравына җавап эзлисе килә икән, ул аны табарга тиеш. Безнең максат - һәр укучыга кечкенә фәнни ачыш ясарга мөмкинлек бирү. Без бит, укучыларыбыз фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә, ачышлар ясый, дип шапырынмыйбыз. Бәлки, баланың кечкенә генә соравы кайчан да булса фәнни сорауга әйләнер. Фәлсәфәчеләр болай ди: бала ул - савыт, күпме телисең, шулкадәр сыекча тутыра аласың. Олыгая башлагач, кешедә чикләүләр барлыкка килә, ул фән белән шөгыльләнү турында уйлап та карамаска мөмкин.
- Баланың фәнгә дәрте булмаган очракта нишләргә?
- Көтәргә. Тирә-якны өйрәнергә теләмәгән бала юктыр ул. Басым ясарга һич ярамый. Миннән еш кына, проект яки фәнни-тикшеренү эшенең темасын ничек сайларга, дип сорыйлар. Беренче чиратта, баланың кызыксынуларына таянасы. Әйтик, циркта аюларның биегәнен күреп, бала «Ни өчен шулай?» дип сорау бирә. Укучы сорауларга җавап табарга теләмәсә, инде ата-аналарга моны ачыкларга кирәк. Фән белән шөгыльләнү - кызыксынулар эзләү дигән сүз.
- 20 ел эчендә иң истә калган укучыны атый аласызмы?
- Барысы да хәтердә. Гарифуллин белән Гафиятуллин сыман аваздаш фамилияләрне генә бутарга була, ләкин исемне оныту мөмкин түгел. Мин баланың башта исемен, аннары гына фамилиясен истә калдырам. Чыгарылыш укучыларым белән аралашып торабыз, алар үз балаларын безнең лицейга укырга алып килә. Класс җитәкчелегенә килсәк, балаларны бишенче класстан алырга тырышам, җиде ел алар минем янымда. Һәр баланың җитлеккәнен, әйтик, Аленушкадан Алена Николаевнага ничек әйләнгәнен күрәм. Белем генә биреп калмыйча, балаларны тәрбияләү эшенә дә өлеш кертәм.
- Яраткан укытучыгызны атый аласызмы?
- Беренче укытучым Нина Ходакова-Юдина, ул миннән кеше ясады, ә тарихка мәхәббәтне Марина Мосина тәрбияләде. Нина Павловна үткәргән чаралар аеруча истә. Берсендә строй җырлары конкурсына «Орлята учатся летать»ны әзерләдек. Берәр эшебез килеп чыкмаса, укытучыбыз: «Балалар, борчылмагыз, бөркет балалары очарга өйрәнә», - дип әйтә иде.
- Гомер буе «отличница» булган кешенең тормышында романтикага урын булдымы икән?
- Романтика да, дусларым да күп булды. Анкеталар алып бардык, бер-беребезгә шигырьләр языштык. Безнең гаиләдә начар билге алганга ачуланмадылар. Гаиләдә дүрт бала үстек, беренче урында тәрбия булды, шуңа да бүген дә бер-беребезгә ярдәмгә һәрчак әзербез. Кемгәдер нәрсәдер вәгъдә иткәнмен икән, вакытым булмаса да, иртәнгә чаклы утырырга туры килсә дә, барыбер эшлим.
Комментарийлар