16+

Иске Кыязлы мәктәбенә 100 ел тулды

Республикабызда Сабантуйлар гөрләгән вакытта, Аксубай районы, Иске Кыязлы урта мәктәбенең 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Озак еллар мәктәптә белем биргән мөгаллим һәм мөгаллимәләр, 11 ел буе гомерләре шушы белем йорты белән бәйләнгән күпсанлы укучылар бәйрәмдә хатирәләре, истәлекләре белән уртаклашты. Үзләре белән килгән ул һәм кызларына нинди бүлмәләрдә, кайсы парталарда утырганнарын,...

Иске Кыязлы мәктәбенә 100 ел тулды

Республикабызда Сабантуйлар гөрләгән вакытта, Аксубай районы, Иске Кыязлы урта мәктәбенең 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Озак еллар мәктәптә белем биргән мөгаллим һәм мөгаллимәләр, 11 ел буе гомерләре шушы белем йорты белән бәйләнгән күпсанлы укучылар бәйрәмдә хатирәләре, истәлекләре белән уртаклашты. Үзләре белән килгән ул һәм кызларына нинди бүлмәләрдә, кайсы парталарда утырганнарын,...

Республикабызда Сабантуйлар гөрләгән вакытта, Аксубай районы, Иске Кыязлы урта мәктәбенең 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Озак еллар мәктәптә белем биргән мөгаллим һәм мөгаллимәләр, 11 ел буе гомерләре шушы белем йорты белән бәйләнгән күпсанлы укучылар бәйрәмдә хатирәләре, истәлекләре белән уртаклашты. Үзләре белән килгән ул һәм кызларына нинди бүлмәләрдә, кайсы парталарда утырганнарын, кызык мизгелләрне искә төшерделәр.
Без укыган сыйныф химия бүлмәсе иде. Әле дә күз алдымда, безгә төрле химик элементларны бер-берсенә кушкач, нинди могҗизалар туганын сөйләгән вакытта, укытучы апабызны чакырып чыгардылар. Класстагы кыюрак малайларның кызыксынуы шулкадәр көчле булган, күрәсең, пробиркадагы дүрт‑биш төрле сыекчаны бергә катнаштырдылар. Химик элементлар реакциягә кермичә калмады, әлбәттә, класска төтен исе таралды. Бу тарихны ишеткән 3 нче сыйныфта белем алучы кызым: «Ярый әле шундый матур мәктәпне харап итмәгәнсез», - дип, сабыйларча шатланып куйды. Музейда, залдагы күргәзмәләрдә һәрбер укучы, укытучылар үзләре белән тагын бер кат «танышып» чыкты.
Быел мәктәпкә 10 бала укыр­га керә икән. Билгеле, элеккеге еллардагы йөзәр укучы белән чагыштырганда аз булса да, хәзерге мәктәптә белем алучы 71 баланы искә алсаң, хәлләр утырып еларлык ук түгел.
Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният йортында дәвам итте.
Сәхнәдә чыгыш ясаган һәркем укытучыларга рәхмәтләрен әйтеп үтәргә ашыкты. Мөгаллимнәребез Мөнҗия Моратшина, Әнисә Волкова, Әхмәдулла Сафиуллин, Искәндәр Мөгыйнов, Әлфия Волкова һәм башка апа-абыйларыбыз белемле, сәләтле кешеләр тәрбияләүдә үзләреннән зур өлеш кертте, шуңа да әлеге көнне алар аеруча игътибар үзәгендә иде. Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, озак еллар шушы мәктәптә директор булып торган, Туган якны өйрәнү музеена нигез салган Әхмәтзыя Моратшин туган як тарихына багышланган бишенче китабын авылдашларга тәкъдир итте. Авылыбызның иң өлкән укытучысы, балаларга 40 ел буе белем биргән 82 яшьлек Мәсхүдә апа Волкова сөйләгәч, халык аягүрә басып алкышлады. Район хакимияте башлыгы Камил Гыйльманов соңгы елларда авылыбызның, мәктәпнең аеруча матурлануын, аның чын мәгънәсендә бөтен кеше өчен зур горурлык булуын билгеләп үтте һәм укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм дәвамында мәктәпне төрле елларда тәмамлаган абруйлы шәхесләребез, җитәкчеләр дә мәктәп, укытучылар турындагы җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Мәктәп директоры, Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Минзөфәр Мөдәррисов барысын да шушы бәйрәм белән тәбрикләде. Истәлекләр, җыр‑бию белән үрелеп барган бәйрәм концерты Сабан туе мәйданында дәвам итте.
Мәктәп булса, авыл яши, диләр. Мәктәбем, озын гомерле булып, авылыбызның киләчәк буыннарына да белем учагы булсаң иде.
Иске Кыязлы урта мәктәбен
1997 елда тәмамлаган укучыгыз
Нәфис САФИУЛЛИН.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading