16+

Кадышево укучылары укытучыларын «эшсез» калдырды

Казанның Кадышево бистәсе укучылары мәктәптә хакимиятне үз кулларына алган, дигән, хәбәр килеп иреште "Шәһри Казан" редакциясенә. Барып карагач, тагын гаҗәпләндек: директор да, укытучылар да: "Булдырасыз, балалар. Афәрин!" - дип, укучыларны алкышлыйлар.

Кадышево укучылары укытучыларын «эшсез» калдырды

Казанның Кадышево бистәсе укучылары мәктәптә хакимиятне үз кулларына алган, дигән, хәбәр килеп иреште "Шәһри Казан" редакциясенә. Барып карагач, тагын гаҗәпләндек: директор да, укытучылар да: "Булдырасыз, балалар. Афәрин!" - дип, укучыларны алкышлыйлар.

- Ел саен 5 октябрь - Укытучылар көнендә укучыларыбыз безне ял иттерә. Директор да, укытучылар да - укучылар, - дип аңлатты Авиатөзелеш районының 147нче мәктәбе директоры Илнур Шиһапов. - Без совет чоры тәрбия алымнарыннан читләшмәдек. Пионер оешмасы бетерелгәч, Татарстан варислары булдык. Тимурчылык хәрәкәте дә саклана. Укучылар ветеран укытучыларыбызга, бистәдәге өлкәннәргә хуҗалык эшләренә булыша.

Россия Президенты Владимир Путин идеясендәге "Россия укучылар хәрәкәте"нә һәм "Яшь армиячеләр" ("Юнармейцы") чарасына да актив кушылган 147нче мәктәп.



- Мәктәбебездә 225 бала белем ала. Педколлектив көчле, ун ветеран укытучыбыз бар. Үзем Кадышево мәктәбенә 27 ел элек физкультура укытучысы булып килгән идем, инде 18 ел мәктәпне җитәклим. Татарстан Президенты башлангычындагы программа кысаларында Кадышево мәктәбенә дә капиталь ремонт үткәрелде. Моның өчен республика һәм шәһәр җитәкчеләренә, төзүчеләргә бик рәхмәтлебез.Төп максатыбыз, әлбәттә, төпле белем бирү. Җәмәгать эшләренә, физкультура һәм спортка да зур әһәмият бирәбез. "Россия укучылар хәрәкәте" чараларында 2016-2017 уку елы күрсәткечләре буенча республикада икенче урынны яуладык. Укучылар хәрәкәтенә балалар беренче сыйныфтан ук җәлеп ителә, - диде Илнур Шиһапов.

Кадышево мәктәбенең "бер көнлек" директоры булу хокукын быел уку һәм җәмәгать эшләре алдынгысы - 10нчы сыйныф укучысы Адель Кадыйров яулаган.
- Инде алдан билгеле булса да, бик каушата икән директор вазыйфасы. Өлкән сыйныфлардагы укучылар дәресләр үткәрә. Барыбыз да үз темаларыбызны яхшылап өйрәндек, - диде Адель Кадыйров.



- Шулай, берәр эш башкарасы булганда, үзеңне җаваплы тоясың ул, - дип, пышылдыды янәшәмдәге ир-ат. Борылып карасам, 147нче мәктәпнең чын директоры Илнур Шиһапов үзе булып чыкты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading