16+

Картаясы килмәгәнгә яннарына үзем килдем

Кеше яшьләр белән килешә, аларны яратмаган көннән картая башлый диләр. Картаясы килмәгәнгә яннарына үзләре белән аралашырга килдем, 1992 елда башкалабыз Казанда ачылган идарә  университеты "ТИСБИ"га.

Картаясы килмәгәнгә яннарына үзем килдем

Кеше яшьләр белән килешә, аларны яратмаган көннән картая башлый диләр. Картаясы килмәгәнгә яннарына үзләре белән аралашырга килдем, 1992 елда башкалабыз Казанда ачылган идарә  университеты "ТИСБИ"га.

Сәбәбе дә бар. Бүген анда мәгълүмати технологияләр факультеты студентларының фәнни эшләр конкурсы булды. Үзем өчен шактый таныш түгел, ерак булган, керсәм  чыга алмаслык чытырман төсле тоелган әлеге катлаулы фәнне бик кызык, аңлаешлы итеп бирергә тырышканнар студентлар. Бер сүз белән әйткәндә, компьютер, интернет белән уртак тел табып кына калмаганар, аның ярдәме белән үз сүзләрен дә әйттерткәннәр, эшләрен дә эшләткәннәр. Мәртәбәле жюри: таләпчән укытучылар каршында 15ләп төркем үзләренең осталыкларын күрсәтте. Егетләр-кызлар ике-өч кешелек төркемнәргә бүленеп, бергә эшләгәннәр. Темалар арасында шактый кызыклылары һәм бүген бик тә кирәклеләре дә бар.

Компьютер уеннарын камилләштерергә тырышканнарының шактый булуын аңлау кыен түгел. Үзләре дә шуларны уйнап үскән ич алар. Ләкин уйнап кына түгел, уйлап та утырганннар замана яшьләре экран каршында. Чәчәк кибетен дә компьютер хәтеренә кертеп куйганнар - теләгәнеңне сайлап ал. Хыялны чынга ашыра торган махсус кушымта эшләгәннәр. Жюрига ошады ул. Төрле яшьтәге  балаларга чит телләрне  өйрәтергә ярдәм итә торганын да кирәкле, бик вакытлы дип таптылар. Ә барысын да сөендергәне өч егет: Илназ Нәфыйков, Павел Слепнев, Виктор Ялюхов проекты булды. Алар киләчәк машинасы электромобильләр өчен зарядка урыннарын күрсәтә торган карта ясап, Яндекска керткәннәр.

Проектларның барысы да  кеше тормышын яхшырту, аны уңайлы - җайлы итүгә корылган. Алар барысы да эшмәкәрләр эшчәнлегенә булышыр, проблемаларын чишәр өчен ярдәмче-ачкыч булыр дип ышанып-сөенеп утырдык. Дөрес, башта беркүпме чыгымнар да чыгачак, аннары алар  авторларга  табыш китерә башлаячак. Моңа студентлар үзләре дә, остазлар  да ышана. Мине дә,  бу өлкәдән шактый ерак торган, яше дә инде олыгаеп килә торган  кешене дә  ышандырдылар. Моннан соң картларга ияреп яшьләрне яманларга авызымны да ачмаслык иттеләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading