16+

Кайсы динне сайларлар бит

Быел мәктәпләргә кертеләчәк «Дин культурасы нигезләре һәм дөньяви этика» («Основы религиозных культур и светской этики») предметы хакында күптөрле фикерләр йөри, мәгълүмат алмашу бара.

Кайсы динне сайларлар бит

Быел мәктәпләргә кертеләчәк «Дин культурасы нигезләре һәм дөньяви этика» («Основы религиозных культур и светской этики») предметы хакында күптөрле фикерләр йөри, мәгълүмат алмашу бара.

Ул Россия мәктәпләрендә быелның 1 сентябреннән укытыла башлаячак, аны дүртенче һәм бишенче сыйныфларда өйрәтәчәкләр. Тема шактый каршылыклы булып чыкты, күптөрле фикерләр уятты. Төп сәбәбе - мәктәпләрдә укытылачак предметка карата дин әһелләренең һәм дини оешмаларның карашлары.
Мөселман, православие, буддизм һәм яһүд диннәре... Берсенең дә фикерләрен аяк астына салып таптап булмый. «Дин культурасы нигезләре һәм дөньяви этика» эксперимент формасында илнең унтугыз төбәгендәге аерым мәктәпләрдә инде укытылып каралды. Программа нигезендә ул алты өлештән тора: «Ислам мәдәнияте нигезләре», «Православие мәдәнияте нигезләре», «Буддизм мәдәнияте нигезләре», «Яһүд мәдәнияте нигезләре», «Диннәр культурасы нигезләре» һәм «Дөньяви этика нигезләре».
Дин белгечләренең әйтүләренә караганда, хәзер инде әлеге предметны мәктәпләргә кертү яки кертмәү турында сүз алып барып булмый, нәрсәне дә булса үзгәртү дә мөмкин түгел. Бу инде ташка язылган канун! Бары тик аны нинди методика белән ничек укыту, оештыру гына көн кадагында тора.
Бертөркем белгечләр, Россия мәктәпләре әле мондый предмет кертелүгә әзер түгел, дигән фикердә. Беренчедән, укытучылар юк, ә бит инде алар 1 сентябрьгә үк кирәк. Икенчедән, булган кадәре укытса да, аларның әзерлек дәрәҗәләре ничегрәк соң?! Шулай итеп, башка гуманитар предметлар - мәсәлән, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары бу эшкә җәлеп ителер, мөгаен.
Казанның берничә мәктәбенә шалтыратып белүемчә, әле бер генә мәктәп укытучысының һәм укучысының да ул дәреслекләрне күргәннәре юк, алар әле кайтмаган. Авыллар турында әйткән дә юк инде...
Тагын бер ягы бар, укытучы, үзенең нинди дин тотуына карап, дилбегәне үз ягына каермасмы? Сораулар җитәрлек, әмма төгәл җаваплар күренми. Нәтиҗәләр ничек булыр? Балалар, тәмам башлары катып, атеистларга әйләнмәсме?!.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading