16+

“Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы-2016” бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

Укытучы һөнәренең дәрәҗәсен үстерү максатыннан оештырылган бәйге Татарстан башкаласында 18 гыйнварда башланып 18 февральгә кадәр дәвам итте.

 “Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы-2016” бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

Укытучы һөнәренең дәрәҗәсен үстерү максатыннан оештырылган бәйге Татарстан башкаласында 18 гыйнварда башланып 18 февральгә кадәр дәвам итте.

Быел конкурс 11 номинациядә уздырылган (узган ел 9 булган). Укытучылар "Гуманитар фәннәр циклы укытучысы", "Табигать һәм физика-математика фәннәре циклы укытучысы", "Татар теле һәм әдбияты укытучысы", "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе", "Сыйныф җитәкчесе", "Педагог-психолог", "Өстәмә белем бирү педагогы", "Тормыш иминлеген саклау нигезләре" курсы буенча укытучы-оештыручы", "Ветеран-педагог", "Педагогик дебют", "Педагог-оештыручы" номинацияләрендә көч сынашкан. "Педагогик дебют" номинациясе яңа булуына карамастан, катнашучылар арасында бик популярлык казанган. Анда катнашу өчен педагогиг стажның өч елдан да артык булмавы шарт итеп билгеләнгән.

Казан ратушасында узган бүләклүә тантанасында Казан мэры Илсур Метшин әлеге конкурсның инде традициягә әйләнүен ассызыклады.

- Бәйгенең символы булган "Бәллүр пеликан" ил буйлап 25 ел инде тантана итә. Конкурсның дәрәҗәсе арта гына бара, шул исәптән Казанда да, катнашучылар саны шул хакта сөйли", - диде ул.

Узган ел "Ел укытучысы"нда 450 кеше катнашкан булган, быел исә аларның саны 500гә җиткән, шәһәр этабында 80 белем бирү учреждениесеннән 97 укытучы көч сынашкан.

- Катнашучылар арасында сәләтле яшьләр һәм педагогика ветераннары күп булу сөендерә. Көч сынашучыларның яше − 24 тән алып 89га кадәр. Казан Россиянең белем бирү үзәкләренең берсе булып санала, ә безнең укучыларыбыз фән олимпиадаларында югары урыннар яулый. Һәр шундый җиңү артында төгәл укытучының көн саен тырышлыгы ята, - диде И. Метшин укытучы хезмәте хакында. - Укытучы булып бары бу һөнәргә табигый сәләте булган кеше генә эшли ала. Көн саен сез укучыларыгыз белән белемнәрегезне һәм тормыш тәҗрибәгезне уртаклашып, шәхес тәрбиялисез, аларга үз юлларын табарга ярдәм итәсез, остазларына әвереләсез. Хезмәтнең югарылыгын бәяләү мөмкин түгел. Сезнең сабырлыгыгыз, сәләтегез, чиксез яхшылыкларыгыз, Казанның яшь гражданнарын тәрбияләвегез өчен рәхмәт.

"Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясендә беренче урынны Совет районының "Балалар академиясе" балалар иҗаты үзәге" укытучысы Анна Титова, "Педагог-оештыручы" номинациясендә Авиатөзелеш районының 33 нче номерлы мәктәбе укытучысы Анна Смоленская, "Педагог-психолог" номинациясендә Киров районы 153 нче мәктәбеннән Альбина Шакирова, "Тормыш иминлеген саклау нигезләре" курсы буенча укытучы-оештыручы" номинациясендә Совет районының 110 нчы номерлы лицееннан Риат Хәбибрахманов, "Педагогик дебют" номинациясендә Авиатөзелеш районының 119 нчы номерлы мәктәбе укытучысы Анастасия Депутатова, "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә Мәскәү районы 122 нче номерлы гимназиясе укытучысы Инна Хәмидуллина, "Татар теле һәм әдбияты укытучысы" номинациясендә Вахитов районының 39 нчы номерлы мәктәбе укытучысы Сөембикә Салихова, "Ветеран-педагог" номинациясендә Мәскәү районының 55 нче номерлы мәктәбе укытучысы Эльвира Дорофеева, "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе" номинациясендә Яңа Савин районының 380 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Мөхәммәтҗанова яулады. Моннан тыш, "Гуманитар фәннәр циклы укытучысы", "Табигать һәм физика-математика фәннәре циклы укытучысы" номинацияләре лауреатлары да тәбрикләнде.

"Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы-2016" исеменә Идел буе районы 35 нче номерлы мәктәбенең биология укытучысы Ксения Сапарова лаек булды.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading