16+

Казанда БДИ нәтиҗәләре

БДИның төп дулкыны тәмамланды. Аның нәтиҗәләре Татарстан өчен шактый куанычлы. Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының күрсәткечләре гомумроссиянеке белән чагыштырганда шактый югары. Әмма шул ук вакытта 303 татарстанлының аттестатсыз калу ихтималы бар.

Казанда БДИ нәтиҗәләре

БДИның төп дулкыны тәмамланды. Аның нәтиҗәләре Татарстан өчен шактый куанычлы. Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының күрсәткечләре гомумроссиянеке белән чагыштырганда шактый югары. Әмма шул ук вакытта 303 татарстанлының аттестатсыз калу ихтималы бар.

Казан шәһәрендә рус теленнән күрсәткечләр, республиканыкы белән чагыштырганда, шактый югары булган. Башкалабызның мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин: «Быел Казанда 5911 чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Шуларның 41е иң югары баллар җыйды, былтыр 31 генә иде. Рус теле буенча нәтиҗәләр аеруча яхшы, 21 укучы 100 балл туплаган, калган күпчелегенең дә баллары 80-100 тирәсендә тирбәлә. Игътибар итсәк, рус теленнән укучылар БДИны елдан-ел яхшырак тапшыра бара», - дип белдерде.
Информатика, инглиз теле, биологиядән дә баллар арта икән. Шул ук вакытта математика, физика, химия, әдәбият, география, француз һәм испан телләреннән балларның узган елгы белән чагыштырганда кими баруы яки үзгәрмәве күзәтелә. Узган ел башкала буенча математикадан уртача күрсәткеч 51 балл булган, быел - 49,8. Казанда БДИдан иң түбән саналган балларны җыя алмаучылар да бар, рус теленнән - 18, математикадан - 87 кеше; 16 укучы мәҗбүри булган ике фәннән (рус теле, математика) БДИны тапшыра алмаган. Илсур Һадиуллин, бу саннарны китергәндә, математикага киләчәктә аеруча игътибар көчәйтеләчәген ассызыклап үтте.
Нәтиҗәләргә карап, Казан мәктәпләренең БДИга әзерләү дәрәҗәсен дә чамаларга мөмкин. Мәсәлән, быел 131 нче лицейдан - 8, Лобачевский исемендәге лицейдан 6 укучы йөз балл туплый алганнар. Башкалада барлыгы 539 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне алтын (265) һәм көмеш (274) медальләргә тәмамлаган, бу 2011 ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading