16+

Лицей-интернатлар саны арта

Тиздән республикабызда телне тирәнтен өйрәтүче лицей-интернатлар челтәре барлыкка килергә мөмкин. Аларның берничәсен элеккеге татар-төрек лицейлары базасында урнаштыру каралса, күбесенә өр-яңадан нигез салырга туры киләчәк.

Лицей-интернатлар саны арта

Тиздән республикабызда телне тирәнтен өйрәтүче лицей-интернатлар челтәре барлыкка килергә мөмкин. Аларның берничәсен элеккеге татар-төрек лицейлары базасында урнаштыру каралса, күбесенә өр-яңадан нигез салырга туры киләчәк.

Табадан гына төшкән хәбәрне КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов җиткерде. Университетның күптән түгел булып узган Попечительләр советы утырышында милли кадрлар әзерләү проблемасы каралган, шуларны чишү юлы буларак, Президент хөкеменә өч проект тәкъдим ителгән. Беренче проект «Tatarica» дип аталган фәнни журнал чыгаруны күздә тота. Биредә татар, рус һәм инглиз телләрендә тел гыйлеме, әдәбият, халык авыз иҗаты, татар халкы тарихы һәм мәдәнияте буенча төрле хезмәтләр басылыр дип көтелә. Икенче проект нигезендә республика халкын телгә өйрәтү мәсьәләсе ята. Өченче проект - сәләтле балалар белән эшли торган лицей-интернатлар челтәре булдыру. Аларда татар, рус, инглиз һәм нинди дә булса бер көнчыгыш теле өйрәтеләчәк.
Бүген Татарстанда барлыгы 7 интернат тибындагы белем бирү йорты бар. Тагын унбишләп интернат ачу көтелә.
Рәдиф Җамалетдиновның сүзләренчә, КФУ әлеге белем бирү йортларына теләсә нинди методик ярдәм күрсәтергә әзер. Укучылар өчен дистанцион лекцияләр үткәрү дә планлаштырыла. Тик төп белем интернатларның үзендә биреләчәк. Мондый лицейларга 7 нче сыйныф укучыларын кабул итәчәкләр, шулай ук 5-6 нчы сыйныфларны да укыту мәсьәләсе карала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading