16+

Марат Әхмәтов: "Милли мәгариф үги бала дип әйтмим"

"Татар теле укытучылары, сездән башка телебез язмышын һич күз алдына китерә алмыйм", - дип мөрәҗәгать итте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов милли мәгарифтә эшләүчеләргә. 

Бүген "Адымнар" күп телле мәктәбендә "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» республикакүләм форумы узды.

"Милли мәгариф - телебез, милләтебезнең төп умыртка баганасы. Сездән торган һәм сезгә бәйле булмаган бик күп сәбәпләр бар телебез язмышында. Үземне дә борчый торган мәсьәләләр күп. Гомер буе гектарлар, центнерлар, тонналар белән яшәгән кешегә үлчәүгә бөтенләй салып булмый торган рухи кыйммәтләр белән шөгыльләнергә туры килә. Үзем өчен аңламаган әйберләр дә күп. Көн саен яңалык ачасың, тәкъдим, үтенеч ишетәсең..." - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов.

Ул мәгариф тармагына дәүләт чыгымнары күп тотылуын искәртте. 

"Еллык бюджеты 128 млрд сум. Республикабызның 340 млрд сумлык бюджетында мәгариф тармагына никадәр әһәмият бирелә дигән сүз. Милли мәгариф тә үги бала дип әйтмим. Заманыбыз, аралашу мохите руслаша барганда, телебезнең сынау үтми хәле юктыр. Иң борчыганы - ватандашларыбызда милләтебез язмышына рухи ихтыяҗны үстерә алмыйбыз. Ул ихтыяҗ сүрелә барды", - дип саный Әхмәтов.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading