16+

Мәктәп ашханәләрендә түләү үзгәрәчәкме?

Казан шәһәренең "Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты" генераль директоры Рима Мөхәмәтшина "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә: "Яңа уку елында Казанда мәктәп ашханәләрендә туклану өчен түләү үзгәрмәячәк", - диде.

Мәктәп ашханәләрендә түләү үзгәрәчәкме?

Казан шәһәренең "Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты" генераль директоры Рима Мөхәмәтшина "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә: "Яңа уку елында Казанда мәктәп ашханәләрендә туклану өчен түләү үзгәрмәячәк", - диде.

Өлкән сыйныфлар укучылары өчен 48 сумлык комплекслы төшке аш һәм ирекле сайлап алудагы 73 сумлык меню тәкъдим ителә. Аларга-өлкән сыйныф укучыларына туклану өчен көн саен 8,3 сум ташлама каралган. Аз керемле гаиләләрдән булган укучылар муниципаль бюджет хисабына кайнар аш белән бушлай туклана. Укучылар өстәмә түләп, 30 сумлык иртәнге яки ярымкөнлек (полдник) аш, шулай ук 16 сумлык аш алырга мөмкин.

Түбән сыйныфлар укучылары өчен 1 сентябрьдән яңалык кертелгән, бу - бушлай кайнар ашка кагыла. 

- Мониторинг - өйрәнү күрсәткәнчә, барлык балалар да иртән итле кайнар аш ашарга әзер түгел. Шунлыктан, икенче аш-су варианты тәкъдим ителә. Анда ярма һәм сөт ризыклары күбрәк була. Комплекслы туклану вариантын сайлап алу ата-аналар хокукында. Сайлап алынган комплекслы туклану варианты ата-ананың гаризасы нигезендә теркәлә, - диде Рима Мөхәмәтшина.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров темага карата фикерләре белән уртаклашып, яңа уку елына Казанда 144 мәктәп рестораны төзекләндерелгәнлеген искәртте.

- 2019 елда без мәктәп тукландыруының сыйфатын, ашханәләрнең эшчәнлеген яхшырту бурычы куйган идек. Шушы максаттан эшне әле дә дәвам итәбез. Республика Хөкүмәте мәктәп ашханәләрен камилләштерү мәсьәләсен чишәргә ярдәм күрсәтә. Мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә 2019 елдан башлап 300 миллион сум тотылды, - диде Рөстәм Гафаров.

Республика бюджетыннан быел да мәктәп ашханәләрен ремонтлауга 297 миллион сум бирелгән. Башкаладагы 30 мәктәптә азык блогы төзекләндерелгән. 18 нче гимназиянең яңа корпусында ашханәне бизәү буенча конкурста Фешин исемендәге сәнгать көллияте студенты Анна Вопилова җиңеп чыккан. Бизәү эшләре аның проекты буенча башкарылган.

Мәктәп ашханәләре залларын үзгәртеп төзекләндерү нәтиҗәсендә урыннар саны 7700.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading