16+

"Мон ачим" ("Мин үзем") - удмурт халкының үзенә күрә бер энциклопедиясе ул

Татарстан китап нәшриятының берсеннән-берсе матур, кызыклы һәм файдалы китаплар чыгаруы беребезгә дә сер түгел. Рус, татар, инглиз телләрендә нәшрият табасыннан төшкән китапларны  теләсә кем кулына тоттырырга оят түгел, киресенчә, олы сөенеч.

"Мон ачим" ("Мин үзем") - удмурт халкының үзенә күрә бер энциклопедиясе ул

Татарстан китап нәшриятының берсеннән-берсе матур, кызыклы һәм файдалы китаплар чыгаруы беребезгә дә сер түгел. Рус, татар, инглиз телләрендә нәшрият табасыннан төшкән китапларны  теләсә кем кулына тоттырырга оят түгел, киресенчә, олы сөенеч.

Әле күптән түгел генә бу танылган данлы нәшрият (монысы да арттыру түгел, хәтта Халыкара күргәзмәләрдә дә алдынгы урыннар яулап кайта ич алар) удмурт телендә сөйләшергә өйрәтә торган китап та чыгарды. Бу Татарстанда  яшәүче халыкларга туган телләрен саклап калу максаты белән эшләнгән беренче китап. "Мон ачим" ("Мин үзем") дип атала. Удмурт халкының үзенә күрә бер энциклопедиясе, шактый гына әдәби әсәрләр дә, фольклор да бирелгән. Алар башта удмурт халкын үз милләтен яратырга, горурланырга өйрәтер, аннары инде туган телене өйрәнергә - белергә кирәклеген дә искәртер. Китап Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау Комиссиясе (халык телендә  Марат Әхмәтов комиссиясе дип хаклы йөртелгән) ярдәме белән дөнья күргән.

Китапның авторы филология фәннәре докторы, профессор, полиглот, илебездә һәм чит илләрдә  фин-угор һәм төрки телләргә багышланган 25 китап, 150 дән артык фәнни мәкаләләр авторы  Алексей Арзамазов.  

 "Ногай" китап клубында әлеге китапны тәкъдим итү кичәсендә автор белән очрашу да мөмкин булды. "Нигә бу эшкә тотындыгыз?" дигән сорауга ул бик төпле җавап бирде. "15 яшьлек чагымда тамырларымда удмурт каны агуын да белеп, бик тәэсирләндем. Кан авазы булгандыр ул.Шул көннән алып әлеге милләт, дөресрәге, үз халкым белән кызыксына башладым. Аны көннән-көн ныграк хөрмәт иттем, яраттым. Нәтиҗәсе шушы китап,"- диде ул.

Татарстан китап нәшрияты директоры  Илдар Сәгъдәтшин мондый басмаларның дәвамлы булуын әйтеп шатландырды. Ә инде китапның мөхәррире Айсылу Галиева удмурт телен бик теләгәндә  өйрәнеп тә була икәнен исбатлап, сөйләшеп тә күрсәтте.

Чын мәгънәсендә удмурт теле, сәнгате бәйрәме булды ул. Балтач районнан килгән "Эрико" яшьләр ансамбле кызлары  биеде, Татарстанның удмурт яшьләр активистлары гармунчы егетләр: Роман Соловьев, Дмитрий Яковлев гармунда удмурт моңнарын яңгыратты. Бу сериядә тагын башка халыклар китаплары нәшер ителәчәген (чиратта мари, чуаш һәм татар теле) белеп, алда да мондый күңелле очрашуларны өмет итеп, удмуртлар өчен чын күңелдән шатланып таралыштык.



    

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading