16+

Мөселман яшьләре берләшә

3-10 июль көннәрендә Татарстан башкаласында «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Халыкара моделе» дип исемләнгән Халыкара мәгариф форумы була.

Мөселман яшьләре берләшә

3-10 июль көннәрендә Татарстан башкаласында «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Халыкара моделе» дип исемләнгән Халыкара мәгариф форумы була.

Бу атнада Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасына әгъза буларак кергән 35 илдән, Россия төбәкләреннән һәм башка чит илләрдән 150дән артык яшь буын вәкиле килде. Форумда катнашучылар бөтен дөньяны кызыксындырган проблемалар, катлаулы һәм каршылыклы мәсьәләләр буенча фикер алыша, аларны чишү юлларын эзли.
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды генераль директоры Җәүдәт Сөләйманов: «Казанда бу чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән үтә. Форум республикада яшәүче мөселман яшьләре өчен зур перспективалар ачачак. Беренчедән, чит илдәге яшьләр белән элемтәләр барлыкка килә, икенчедән, зур һәм бай тәҗрибә уртаклашу барыр дип уйлыйм», - дип белдерде.
Бу эшләрдән тыш, кунаклар визит кысаларында Болгар, Биләр, Казан шәһәрләре буйлап сәяхәт итәчәк, «Сәләт» халыкара мәгариф форумы белән очрашу, татар-мөселманнарның мәдәнияте, сәнгате белән танышу да күздә тотыла.
Казанда үтүче форумның бер максаты - IMOIC клубын ачу һәм презентацияләү. ТР Студентлар Лигасы Ассоциациясе президенты Тимур Сөләймановның сүзләренә караганда, мондый клублар чит илләрдә, мәсәлән, Төркия, Әзәрбайҗанда уңышлы гына эшләп килә һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә үз инициативаларын еш күрсәтеп торалар. Ул безнең илдә дә мөселман яшьләрен берләштерү, чит илләр белән элемтәләр булдыру вазифасын үтәр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading