16+

«ОБРАЗОВАНИЕ» кайда?

Соңгы 20 елда кем генә, ничек кенә таламады-алдамады инде безне. Бар да, кыргый капитализмга күчү чоры, дип аклана, бер чара күргән кеше дә юк. Үткәрелгән реформалар барысы да халыкка каршы оештырыла.

Соңгы 20 елда кем генә, ничек кенә таламады-алдамады инде безне. Бар да, кыргый капитализмга күчү чоры, дип аклана, бер чара күргән кеше дә юк. Үткәрелгән реформалар барысы да халыкка каршы оештырыла.

90 нчы елларда ваучерлар өләштеләр. Гади халык аларны төрле инвестиция фондларына урнаштырырга мәҗбүр булды. Ул фондлар исә, вәгъдә ителгән меңнәр урынына, тиеннәр генә түләде. Нәтиҗәдә, гади халык тагын ярык тагарак янында утырып калды.
Шул заманда РОНОдан килеп, «Образование» фонды төзибез, дип, укытучыларның ваучерларын җыеп алдылар. Безне, гади укытучыга ярдәм итәрдәй фонд булачак, дип ышандырдылар. Бу фонд башында Алексей Семин дигән кеше иде. Ул вакытта гади хезмәткәр булган Семин, безнең ваучерларны үзләштереп, республикада иң бай кешеләрнең берсенә әйләнде. Ә безнең акцияләрнең барысына бергә 15-20 сум дивидент яздылар. Ник укытучыларны шундый хәлгә калдырдылар? Кайчан «Образование» фонды тиешле дивидентларын түли башлар икән? Моны Мәгариф һәм фән министрлыгы да белергә, чара күрергә, үзенең алданган-таланган укытучыларын якларга тиеш бит. Ул вакытта ваучерларын биргән укытучыларның күбесе хәзер пенсионер, очын-очка ялгап яшиләр. Хөкүмәт киләчәктә бар да бушка булачак, дип эшләтте, салым түләтте. Хәзер дәвалану да, торак та, ял итүләр дә - бар да түләүле. Нефть яки газ сәнәгатенә ваучер биреп акция алучыларга меңәрләгән сум дивидент түләнә, ә укытучыларга һаман да тиеннәр генә бирәләр. Югыйсә дәүләтнең җир асты байлыклары тигез бүленергә тиеш бит.
Укытучылар, әйдәгез, министрлыктан «Образование» фондының дивидент түләвен таләп итик. Сарык көтүенә санап йөрүләренә түзеп тормыйк. Бердәм булыйк, үз хокукларыбызны белик, яклыйк. Үз халкын алдап, талап яшәгән дәүләт халыкның күз яше белән мантый алмый - шуны онытмасыннар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading