ТАССР һәм РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Түбән Камада яшәп иҗат иткән 17 китап авторы Галимҗан Вәлиев арабыздан бакыйлыкка күчте. Әйе, кеше китә, җыры кала... Кылган гамәлләре ярылып кала... Хәер, гомер ничек яшәсәң дә уза ул. Кирәкле, мәгънәле кеше булып яшәве җиңел түгел, әлбәттә. Ләкин, башкарган изге...
ТАССР һәм РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Түбән Камада яшәп иҗат иткән 17 китап авторы Галимҗан Вәлиев арабыздан бакыйлыкка күчте. Әйе, кеше китә, җыры кала... Кылган гамәлләре ярылып кала... Хәер, гомер ничек яшәсәң дә уза ул. Кирәкле, мәгънәле кеше булып яшәве җиңел түгел, әлбәттә. Ләкин, башкарган изге гамәлләр, биргән саллы киңәшләр онытылмый...
Белүебезчә, Галимҗан ага Вәлиев - бу дөньяның михнәтләрен дә, гыйбрәтләрен дә күп күргән, үзенчәлекле, зыялы шәхес иде. Лаеклы ялга чыккач та яшьлегендә сайлаган һөнәренә тугры калды. Тәрбия-укыту эшен дәвам итте.
Быел аңа 95 яшь тулды. Әле күптән түгел генә юбилеен билгеләп уздык. Шәһәребезнең 19 нчы мәктәбендә, гомер бәйрәменә багышланган тантаналы кичәдә, Галимҗан агага кунак булып утырудан тыш, имтихан тотарга да туры килгән иде. Ул андагы чыгышында озын-озак яшәү серләрен дә чиште...
Мин аны яратып, үземчә якын итеп, «аяклы тарих» дип йөртә идем. Чөнки олы яшьтә булуына карамастан, үзеннән алда яшәгәннәрне дә, үз дәверенең күпчелек вакыйгаларын да хәтерендә саклап кына калмый, аларны түкми-чәчми яшь буынга биреп-тапшырып калдырды ул.
Гомеренең соңгы көненә кадәр көндәлек алып барды. Язу-сызуга яшьли хирыс булган Галимҗан абый лаеклы ялга чыккач көндәлекләрен барлау-эшкәртү эшенә кереште. Шул чыганакларга таянып, 17 китап язып, аларны, үз шәкертләре ярдәме белән, бастыру бәхетенә иреште. 2008 елда Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы таныклыгын укытучы-язучыга Педагогия көллиятендә якташыбыз Разил Вәлиев зурлап тапшырган иде. Шул ук көнне күчермәсен ясатып, Галимҗан абый кош тоткандай мин эшли торган 39 нчы балалар бакчасына керде. Таныклыкта «Татар әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәте өчен...» дигән сүзләр язылган. Чыннан да, аның һәрбер китабы (ул вакытта 10 китап авторы иде) тәрбияви, «Яшьлегебез сәхифәләре», «Сугыш еллары көндәлекләре» дип исемләнгән китапларында шул чордагы вакыйгалар тасвирлана. «Математик хикәяләр» дә татар әдәбиятында беренче китап дияр идем...
...Гадәттә, кеше олыгая, хәле, мөмкинлекләре кими барган саен, аңа башкалар белән аралашу кыйммәтрәк була бара. Аралашу, сөйләшеп утыру, эчен бушату чын мәгънәсендә рухи азыкка әверелә. Шуңа да ул язу-сызудан тыш, буш вакытларында аралашырга яратты. Авылдашлары, шәкертләре белән телефоннан хәбәрләшсә, безнең белән очрашып гәп куерта иде. Галимҗан Вәлиев - бакчабызның көтеп алган кадерле кунагы, микрорайоныбызның горурлыгы булды. Шуңа да балалар бакчасында нинди генә чара уздырсак та, ике-өч көн алдан чакыра торган идек. Кирәкле кеше булып яшәде ул... Тормыш мәшәкатьләре белән озаграк күрешми торсак, телефон номерын җыеп, эшкә яисә өйгә шалтырата торган булды үзе. Тиз-тиз йомышын әйтә дә, сез эш кешесе, вакытыгызны әрәм итмим дип, җәтрәк трубканы куя иде.
Әңгәмәләребез күбрәк мәктәп темасына булгандыр, мөгаен. «Тапкырлау таблицасын 1-2 нче сыйныфларда яттан белә идек. Күңелдән исәпләү дәресләре дә үткәрелде. Мәйдан, күләм табарга, катлаулы исәпләүләрне чишәргә дә өйрәттеләр», - дип сөйли иде ул. Шуңа да дүртенчедә укыган чакта кечкенә Галимҗанны төзү бригадасына хисапчы итеп билгелиләр. Урта мәктәпне тәмамлаганчы һәм укыту елларында да ул шул эшне башкарган. Үзе физика, математика, астрономия укыткан.
- Ул чорда мәктәпләрдә олимпиада, түгәрәк дигән нәрсәләр бар идеме? - дип кызыксынуыма:
- Уку елы дәвамында ике тапкыр сәнгать олимпиадасы үткәрелә иде. Шигырьләр уку, гармунда уйнау, җырлау-бию буенча ярыштылар. Рәсемнәр, кул эшләре буенча күргәзмәләр оештырылды. Мактау кәгазе, кием-салым, уку әсбаплары белән бүләкли иделәр. Мәктәп, авыл клубы сәхнәләрендә спектакль-концертлар еш күрсәтелде. Әдәбият, математика, физика, химия буенча түгәрәкләрдә теләгән укучыларны югары уку йортларына керү өчен әзерлиләр иде. Мәктәбебезне тәмамлаучылардан техникумнарга, институтларга керүчеләр саны буенча районда алдынгы идек. Ораторлар түгәрәге дә эшләде, - диде әңгәмәдәшем.
Барлык укучыларны (кызларны да) төз атарга өйрәтүләрен, көзге караңгы төннәрдә хәрби тревогалар үткәрелүе, көндез агачларның үсешенә һәм кояшка карап, төнлә йолдызлар буенча урман эчендә хәрәкәт итәргә өйрәткәннәрен дә яратып сөйли торган иде.
Галимҗан ага мәктәбен тәмамлаган укучылардан Рәшит Гәрәй, Салисә Гәрәева, Габделхәй Сабитов, Фәннур Сафиннарның танылган язучылар дәрәҗәсенә күтәрелүе белән һәрчак горурланырлык. Ә атаклы шәхесләрне дә саный китсәң, чыннан да, Галимҗан абыйның гомере заяга узмавын аңлыйсың. Теге яки бу фән өлкәсендә гыйльми дәрәҗәгә ия булганнары да дистәләп бардыр.
...Туган авылын һәрчак сагынып яшәде Галимҗан абый. 2007 елны нәшер ителгән туган авылына дан җырлаучы «Күзкәем» дип исемләнгән китабының беренче битендә урын алган җырның сүзләреннән дә ачык чагыла.
Тәүге мәхәббәтем бөреләнеп,
Чәчәк атты синдә, Күзкәем.
Туып үскән җирем Күзкәемдә
Җуелмаса иде эзкәем.
«Күзкәй» туфрагы үзенчә сөенәдер, мөгаен. Ни әйтсәң дә, куенына газиз баласын алды... Ә ул яшәгән микрорайон зур югалту кичерә. Үз итеп өлгергән Аксакалын, киңәшчесен соңгы юлга озатты. Аның белән мәңгегә хушлашты...
Бүгенге көндә нәшриятта Шәрәфле язучының 95 яшьлек юбилеена багышланган җыентыгы үз чиратын көтә. Бәлки Галимҗан аганың соңгы әманәтен тормышка ашыруда ярдәм кулы сузучы игелекле җаннар да табылыр, иншалла.
Нурзия Мирхазова, Түбән Кама шәһәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар