16+

Рәдиф Җамалетдинов: “Быелгы кабул итү компаниясенең шактый үзенчәлекләре бар”

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов быелгы уку елына кабул итү үзенчәлекләре хакында матбугат очрашуында сөйләде.

Рәдиф Җамалетдинов: “Быелгы кабул итү компаниясенең шактый үзенчәлекләре бар”

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов быелгы уку елына кабул итү үзенчәлекләре хакында матбугат очрашуында сөйләде.

– 20 июньнән башлап кабул итү компаниясен эшен башлап җибәрә. Кабул итү компаниясенең шактый гына үзенчәлекләре бар. Документларны онлайн форматта гына кабул итәчәкбез. Бу Казан федераль университеты өчен яңалык түгел. Элек дистанцион чаралар өстәмә алымнар булса, хәзер ул турыдан-туры кулланыла”, – дип белдерде Рәдиф Җамалетдинов. Шул ук вакытта кичәге мәктәп укучылары оффлайн форматта да тапшырырга теләсәләр, төбәктәге вәзгыятьтән чыгып оффлайн кабул итү мөмкинлеге каралган, дип тә өстәде. “Балалар документларны алып киләләр икән, без бу төр кабул итүне дә оештыра алабыз. Быел вузга укырга керү вакыты да аерылып тора. Булачак студентларны август аенда да, чит илдән килгән гражданнарны сентябрь аенда да, кайберсен октябрьдә дә кабул итәчәкбез”, – диде ул.

Билгеле булганча, институт эчендә өч югары мәктәп эшли, аларга быел 375 бюджет урыны каралган. Моңа өстәп биредә өченче ел рәттән республика хөкүмәте заказы буенча полилингваль мәктәпләр өчен белгечләр әзерләнә. Шулай итеп, филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында барлыгы абитуриентлар өчен 525 бюджет урын бар дип әйтә алабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading