16+

Сәлкешләрдән ник көнләшәләр?

20 еллык тарихы булган «Сәләт» оешмасы елдан‑ел үсә, үзгәрә бара. Беренче апрель көнне «Сәләт»тә тагын бер яңа проект Белем бирү технологияләре халыкара үзәге рәсми рәвештә эшли башлады.

Сәлкешләрдән ник көнләшәләр?

20 еллык тарихы булган «Сәләт» оешмасы елдан‑ел үсә, үзгәрә бара. Беренче апрель көнне «Сәләт»тә тагын бер яңа проект Белем бирү технологияләре халыкара үзәге рәсми рәвештә эшли башлады.

Әлеге үзәк, иң беренче чиратта, сәләтле балаларны интеллектуаль яктан үстерү өчен эшләнелгән проект. Анда формаль булмаган шартларда белем алырга, шәхси үсеш, проектлар белән идарә итү, нәтиҗәле эш алып баручы командалар туплау һәм башка өлкәдә камилләшергә мөмкин. Үзәк, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында, 2014 елда Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәме белән гамәлгә куелган.

Проектның җитәкчесе Анна Фельдман әлеге үзәк урнашкан җирне яратып, «куыш» дип атый. «Лофт» стилендәге бина заманча рухта, уку өчен җайлы булырлык итеп эшләнгән. Үзәкнең стеналарына кадәр язу-сызу, проектлар булдыру өчен такта урынына кулланыла.

- Безнең төп максат яшь­ләр үзләрен таба, сәләтлә­рен үстерә ал­ган үзәк булдыру иде. Мәк­тәптә Россиянең төрле төбәкләреннән, Европа илләреннән төрле белгечләр белем бирәчәк, - диде Анна Фельдман. Моны дәлилләп, ачылу тантанасына «Евроүзәк вәкилләре» дә килгән иде.

Белем бирү техно­логияләре халыкара үзәге берничә юнәлештә эшли. Монда унике яшьтән өл­кәнрәк булган мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар, хәтта гаиләләр өчен дә белем бирү прог­раммалары каралган. Мәсәлән, «Фәнсар» ака­демиясендә укучы ба­лаларны дөньякүләм олим­пиадаларга әзер­ләячәкләр. Татарстан Президенты ярдәме бе­лән, академия­нең Биләр каласында үз йорты - «Фән­нәр сарае» төзелеп килә икән. Июль аенда шәһәрчек рәсми рәвештә ачыла. Ел дәвамында эшләүче үзәктә балалар белән Фәннәр академиясе белгечләре, югары уку йортлары укытучылары шөгыльләнәчәк. Җәй көне «Фәнсар» дүрт юнәлештә эшли.

Студентлар исә үзләрен «Сәләт‑Прага» мәктәбендә сынап карый ала.

- Мәктәпнең төп үзен­чәлеге - «Проджект ме­неджмент» юнәлешендә эшләве. Без монда яшьләргә үзләренең төрле проектларын тормышка ашырырга ярдәм итәбез, - диде «Сәләт» фондының башкаручы директоры Тимур Сөләйманов.

Алдан «Сәләт» оеш­масы балаларның иң-иңнәрен генә җыйса, хәзер укытучыларның да «каймагын» гына җыя башлады. Халыкара үзәк­нең тагын бер тармагы - мөгаллимнәр белән эшләү. Биредә балалар белән эшләүче педагоглар арасында беренче тренинг-семинар да уздырылган инде.

- Хәзер балалар бик алга киткән, алар бездән дә күбрәк белә, информацияне тиз үзләштерә. Безгә алардан артта калмаска, сәләтле балалар белән бер дулкында булырга кирәк. Проект нәкъ менә шушы таләпләргә туры килгән мөгаллимнәр тәрбияләячәк тә инде, - ди Тимур Сөләйманов.

Татарстанның яшьләр эш­ләре һәм спорт министры урын­басары Рөстәм Гари­фуллин да белем бирү үзәгендә укучы балалардан көнләшүен яшермәде.

- Үземнең дә әлеге үзәкнең беренче укучысы буласым килә. Бу Халыкара үзәкнең ачылуы зур шатлык. «Сәләт»нең яшь­ләрне бергә берләштерү сәләте бар. Ул яшьләрне генә түгел, ә безне - Яшьләр эш­ләре һәм спорт министрлыгы белән Мәгариф һәм фән министрлыгын да берләштерүче, - дип белдерде ул.

Сәләтнең әлеге үзәгендә барысы да формаль булмаган рухта бара. Монда балалар укытучылардан гына түгел, ә укытучылар да балалардан белем ала. Үзәктә өч теллелек хөкем сөрә: татар, рус, инглиз телләрен белү мәҗбүри.

* сәлкеш - сәләпле кеше

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading