16+

Сәләтле яшьләр Прагада белем ала

Бүген яшьләр арасында эшмәкәрлек, үз эшләрен башлап җибәрү кебек идеяләр белән янып йөрүчеләр күп. Шул уңайдан төрле проектлар, ачык лекцияләр дә даими үткәрелеп тора. «Сәләт» оешмасы да яшьләрнең әлеге омтылыш­ларын күреп, «Сәләт-Прага» мәктәбен ачты. Бу көннәрдә мәктәп укучылар җыя.

Сәләтле яшьләр Прагада белем ала

Бүген яшьләр арасында эшмәкәрлек, үз эшләрен башлап җибәрү кебек идеяләр белән янып йөрүчеләр күп. Шул уңайдан төрле проектлар, ачык лекцияләр дә даими үткәрелеп тора. «Сәләт» оешмасы да яшьләрнең әлеге омтылыш­ларын күреп, «Сәләт-Прага» мәктәбен ачты. Бу көннәрдә мәктәп укучылар җыя.

- Мәктәп - Аурупаның үзәгендә, Прага шәһәрендә. Бу төрле илләрдән белгечләрне бер җирдә туплау өчен бик җайлы урын, - дип белдерде «Сәләт» яшьләр оешмасы президенты Айгөл Габдрахманова.

2007 елдан башланып киткән әлеге проект грант буларак тормышка ашырыла. Ул Татарстанның Мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары һәм Фәннәр академиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Димәк, мәктәптә катнашкан укучы Чехия башкаласында ике атна белем алу өчен бер тиен дә түләми.

Ләкин проектка эләгү җиңел түгел. Аның катгый таләпләре бар. Мәктәптә бары тик 20-35 яшьлекләр генә укый ала. Татар, рус, инглиз телләрен камил белү дә зарур. Укырга те­лә­гән һәр кеше үзенең проектын тәкъдим итәргә тиеш. Шушы шартлар нигезендә, катнашырга теләк белдерүче кешеләр белән әңгәмә үткәрелә, бары шуннан соң гына Чехиягә чемоданнарыңны җыя аласың.

- Мәктәп Прагада сәяхәт итеп кайту гына түгел. Укучылар, Казанга кайтканнан соң да, бер ай дәвамында белгечләр белән үз проектлары өс­тендә эшли. Соңыннан ул проектларын пре­зен­тация­ли, - диде Айгөл.

Проектларның юнәлешен сайлаганда исә яшь­ләргә бернинди чикләүләр куелмый. Алар икътисади проектларны да, социаль проектларны да тормышка ашыра ала. Айгөл сүзләренчә, проектта катнашучыларны җәмгыятьне, тормышны уңай якка үзгәртү теләге берләштерә.

Мәктәптә белем алырга теләк белдерүчеләр шактый икән. Быел да 300гә якын гариза кабул иткәннәр. Ләкин алар арасыннан бары тик 30 кеше генә Прагага бара ала. Яшьләр тәкъдим иткән проектларның инде бүген эшли башларлыклары шактый.

- Алинә Садриева исемле кыз «Lingua Like» инглиз телен өйрәнү мәктәбен ачып җибәрде. Телләрне өйрәнүдән кала, анда халыкара имтиханнарга да әзерлиләр. Бүген ул Казан үзәгендә матур гына эшләп килә, - диде Айгөл.

Социаль юнәлештәге проектлар да бар икән. Шуларның берсе - Болгар -Туган тел проекты. Аны «Сәләт-Прага» мәктәбендә Илсур Нәфыйков гамәлгә ашырган. Монда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 500-600гә якын балага татар телен, татар мохитен, мәдәниятен өйрәтәләр. Быел әлеге проект икенче сезонын эшләячәк.

Гадел Хәсәншин:

- «Сәләт-Прага» мәктәбе минем өчен көчле команда, профессиональ укытучылар һәм Чехиянең ямьле табигате белән истә калды. Аурупаның төрле почмакларыннан килгән белгечләр безгә бик кызыклы дәресләр һәм мас­тер-класслар үткәрде. Без исә аларның һәрбер әйткән сүзләрен истә калдырып, мәгълүматны проектларыбызда кулланырга тырыштык.
Мин эчке туризм­ны үстерү буенча проект тәкъдим иттем. Укытучыларыбыз да, командабыз да аны актуаль дип тапты. Проектны «Find Kazan» командасы җитәкли, хәзерге вакытта аның бер өлеше инде гамәлдә. «Сәләт-Прага» мәктәбендә алган белемнәрем миңа эштә дә, тормышымда да ярдәм итте.

Эльмира Гәрәева:

- «Сәләт-Прага» мәктәбе минем өчен Европа турындагы матур хатирәләр, кабатланмас эмоцияләр, яңа белем һәм кызыклы танышлар белән истә калды. Алдан белгән кешеләрем монда яңа яктан ачылды. Укытучыларымның, бигрәк тә Анна Фельдман дәресләрен мин әле озакка истә калдырачакмын.
Мин «Татар антикафе»сы проектын тәкъдим иттем. Хуплаучылар да, проектыма җитди карамаучылар да бар иде. Проектның идеясе миңа бик ошый. Ләкин аны тормышка ашыру өчен акча җыйган арада мондый төр кафе инде барлыкка килде. Минеке булмаса да, аның эшләвенә шатмын. «Сәләт-Прага» мәктәбе мине һәрвакыт алга барырга, үз өстемдә эшләргә өйрәтте. Прагадан Казанга мин бөтенләй башка кеше булып кайттым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading