16+

Татарстан “вундеркинд”лар үстерәчәк

Тиздән Татарстан "вундеркинд" балалар әзерли башлаячак. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучылар белән берлектә әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен җиң сызганып эшкә кереште инде. Максатлары - белем бирү системасын камилләштерү.

Татарстан “вундеркинд”лар үстерәчәк

Тиздән Татарстан "вундеркинд" балалар әзерли башлаячак. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучылар белән берлектә әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен җиң сызганып эшкә кереште инде. Максатлары - белем бирү системасын камилләштерү.

- Татарстан болай да Россия төбәкләре арасында олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча өченче урында тора. Ләкин укучыларны олимпиадаларга әзерләү буенча системалаштырылган программа җитми иде, - ди министрлыкның өстәмә профессиональ белем бирү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова.

Министрлык "тьютор" дигән яңа проект әзерләгән. Тьютор - ул сәләтле балалар белән эшләүче укытучы. Әлеге проект кысаларында баларны олимпиадаларга әзерләүче укытучылар мәктәптәге каникуллар вакытында биш көнлек дәресләр уза. Сәләтле баларны тәрбияләгәнче башта укытучылар базасын әзерләргә кирәк бит.

Сынау проекты буларак кына башланган эшне укытучылар да хуплап алды. Казанга укырга дип барысы да үз теләкләре белән, кайберләре хәтта үз мәктәбендә конкурс үтеп килгән.

- Институт елларыннан бирле мондый мохиткә чумганым юк иде. Элек һәр кеше аерым эшли иде. Ә монда без тәҗрибә уртаклаша алабыз. Үзем пенсия яшендә булсам да җиң сызганып эшлисем килә башлады. Бу мастер-класслар укытучыларны "кабызып" җибәрү өчен менә дигән чара, - диде Әлмәт шәһәренең урыс теле укытучысы Елена Кузнецова.

Әлеге дәресләргә республиканың төрле төбәкләреннән 200гә якын математика, урыс теле, физика һәи химия укытучылары җыелган иде. Проект барышында галимнәр, олимпиада мәсьәләләрен төзүчеләр укытучыларга төрле мастер-класслар үткәрде. Дәресләр ахырында мөгаллимнәр укыту системасын камилләштерү буенча үз фикерләрен дә җиткерде. Аларның күбесе олимпиада мәсьәләләрен бер методичкага туплау, балаларны олимпиадаларга әзерләү өчен махсуслашкан лагерьлар булдыру, мәктәпләрне кирәкле методик ярдәмлек, дәреслекләр, сүзлекләр белән тәэмин итү турында иде.

Фото: intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading