16+

Татарстанның сүзен ишеттеләр

РФнең булачак «Мәгариф турындагы» закон проектына Татарстан Дәүләт Советы 17 төзәтмә кертүе турында язган идек инде. Депутат Илдар Гыйльметдиновның хәбәр итүенчә, тәкъдимнәрнең 90 проценты кабул ителгән. ТР Дәүләт Советы шундый тәкъдим керткән иде: сала мәктәпләрен үзгәртеп коруга бәйле мәсьәләләрдә авыл халкы җыенының сүз әйтү хокукын саклап калырга. Әлеге төзәтмә РФ...

РФнең булачак «Мәгариф турындагы» закон проектына Татарстан Дәүләт Советы 17 төзәтмә кертүе турында язган идек инде. Депутат Илдар Гыйльметдиновның хәбәр итүенчә, тәкъдимнәрнең 90 проценты кабул ителгән.
ТР Дәүләт Советы шундый тәкъдим керткән иде: сала мәктәпләрен үзгәртеп коруга бәйле мәсьәләләрдә авыл халкы җыенының сүз әйтү хокукын саклап калырга. Әлеге төзәтмә РФ Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан хупланган. Тагын бер норма - федерация субъектларына югары уку йортлары ачарга рөхсәт бирү турындагы тәкъдим шулай ук кабул ителгән.
Хәзерге вакытта аеруча кискен торган туган телне укыту мәсьәләсе буенча да Татарстан үз сүзен әйткән иде. Ул өлешчә хупланган, тик ТР Дәүләт Советы тәкъдим иткән, Конституция һәм гамәлдәге Законда булмаган өстәмә нормалар кире кагылган. Вуз тәмамлаган студентларны авылга эшкә җибәрү турындагы төзәтмәне дә кирәк дип тапмаганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading