Шамил Әхмәдуллинның «Скорочтение для детей или как научить ребенка читать быстрее вас?» дигән китабы Россиядә балалар әдәбияты арасында иң популяр китаплар исемлегенә кергән.
Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлаган егет балалар лагеренда психология белән кызыксына башлый. Хәзер ул - белем бирү буенча «Мәгълүмат белән нәтиҗәле эшләү», «Тиз уку», «Хәтерне яхшырту» кебек 30га якын методика авторы, бизнес-тренер, республикада балалар өчен тиз уку мәктәбен оештырган шәхес.
- Шамил Таһирович, бүген ата-ана балаларына бик күп вазифа йөкли, биш-алты түгәрәккә яздыра, укуда да, тормышта да лидер булуын тели. Артык зур җаваплылык бала психикасына начар тәэсир итмиме?
- Баланы төрле түгәрәкләргә яздыру, аны төрле яктан үстерү бик әйбәт. Ләкин ул көчләп тагу булырга тиеш түгел. Футбол белән шөгыльләнергә теләгән баланы биюгә бирергә ярамый. Хәзерге балалар бер-берсе белән аралаша белми (социаль челтәрләргә зур «рәхмәт»!), ә түгәрәкләр аларга төрле яктан үсеш алырга ярдәм итәчәк. Ләкин артык тырышып җибәрергә дә кирәкми. Баланың балачагы булырга тиеш.
- Яшьтәшләреннән начаррак укучы, игътибарсызрак бала ниндидер тайпылышларга ия дигән сүзме?
- Моңа күбрәк бала түгел, ә мохит гаепле. 2005 елдан 2015 елга кадәр мәгълүмат саны җиде тапкыр артты. Бу - бик зур сан. Кеше дә үзгәрергә, артта калмаска тиеш дигән сүз. Кечкенәдән тиз укырга өйрәнгән бала үз яшьтәшләреннән бер башка өстенрәк. Гадәттә, өй эшен әзерләү өчен бала 3-4 сәгать сарыф итсә, тиз укучы бала бөтен эшен 1,5-2 сәгать эчендә башкарып чыга. Тизрәк кенә түгел, сыйфатлырак та эшли. Бу очракта бала укуга да нәфрәт белән карамый.
- Тиз укуның файдасы көн кебек ачык булгач, ни өчен аны балалар бакчасында, мәктәпләрдә өйрәтмиләр соң?
- Минемчә, бу - белмәгәнлектән. Безнең белем бирү системасы инерт, нинди дә булса үзгәрешләргә авыр бара. Бизнестан үрнәк алырга, аннан өйрәнергә кирәк. Европа, Америка бизнесы - бөтен дөнья тоткасы. Америкада топ-менеджер вазифасына минутына 500 сүздән дә азрак укыган кешене алмыйлар. Чөнки кимрәк укыса, ул үз вазифасын башкара алмаячак. Алдынгы илләрдә тиз уку инде ун ел элек формалашты, ә бездә аның беренче яралгылары гына күренә әле.
- Без бит америкалыларны бездән наданрак, китап укымаучы халык дип күз алдына китерергә гадәтләнгән...
- Бу стереотип кына. Халыкның төрле катлавы бар. Бәлки ун ел элек Американың урта яшьтәге кешесе бездән наданрак та булгандыр. Ләкин уйлап карагыз, дөнья икътисадын тотып торган кешеләр надан була аламы? Китап укымыйча нинди дә булса дәрәҗәгә ирешеп булмый икәнен аңлаучылар - бик белемле кешеләр. Алар көненә, ким дигәндә, ике сәгать нинди дә булса яңа әйбер үзләштерә. Ә төпле белемнең 98 проценты интернетта түгел, китапта.
- Сез замана баласына китап укырга кирәк дисез. Ә шул ук «Анна Каренина», «Капитанская дочка»лар тормышта балаларга ничек ярдәм итәчәк соң?
- Мин мәктәп программасы белән тулысынча килешмим. Федор Достоевскийның «Преступление и наказание» әсәрен генә алыйк, ул балалар өчен бик тирән фикерле, авыр. Мин үзем дә Лев Толстойның «Война и мир» романын 20 яшемдә генә укып чыктым. Хәзерге әби-бабайлар оныкларына «Тимур һәм аның командасы» дигән китап укырга мәҗбүр итә. 50 ел элек ул бик популяр әсәр булса, хәзерге балалар өчен - әкият. Замана баласына замана авторын бирергә кирәк. Иң мөһиме - балада китапка мәхәббәт уяту. Ә җитди әсәрләрне ул вакыты җиткәч үзе сайлый башлый. Ата-аналар, китап кибетенә кергәч, балага үз фикерен такмасын иде, аңа үзенә китап сайларга ирек бирергә кирәк. Ә китап укырга һичшиксез кирәк! Телевизор караган вакытта баш мие эшләми, фикерләү юк, ә китап күзаллауны яхшырта, иҗади мөмкинлекләр ача.
- Норма буенча кеше ничә сүз укырга тиеш?
- Россиядә уртача яшьләрдәге кеше 150-200 сүз укый. Бу норма дип санала. 500 сүз укучылар бик аз процент. Китапны уку гына түгел, аны аңларга да кирәк бит әле. Гади кеше беркайчан да «мин ничә сүз укыйм соң» дип санап тормый. Шул ук әдәби әсәрләрне без рәхәтлек алу, ял итү өчен укыйбыз. Тиз уку күбрәк җитди әдәбият, документлар белән эш иткәндә кирәкле алым. Замана баласының тагын бер проблемасы бар - ул кеше алдында үз фикерен аңлаешлы, матур итеп җиткерә алмый. Хәзер мәктәпләрдә дә сөйләм теле аксый, тест чишеп, контроль эше ясап кына аны үстереп булмый бит. Монда БДИның да гаебе бар. Элек телдән имтихан бирә идек. Үз фикерен җиткерә алмаган кешенең башында ботка дигән сүз. Без үзебезнең мәктәптә баланы укыган китабын сөйләтәбез дә.
- Хәзер бит мәктәп программасыннан артта барган баланы укытучы түгел, ә репетитор әзерли. Үзегез дә заманында репетитор булган кеше, моңа карашыгыз нинди?
- Медальнең ике ягы булган кебек, репетитор репетитордан аерыла. Яхшы репетитор белән имтиханга әзерләнү җиңелрәк, әлбәттә. Ләкин күп кенә ата-ана баласына репетиторны 3-4нче сыйныфтан ук яллый, әле һәр дәрестән. Менә монысы проблема инде. Репетитор балага дәрес, контроль эшләренә әзерләнгәндә булыша башлый. Дөрес, баланың укуы яхшыра, ата-ана да канәгать. Ләкин репетитор бөтен мәгълүматны «чәйнәп» биргәч, үзе бернәрсәгә дә сәләтле булмаган, мөстәкыйль фикер йөртә алмаган бала үсә. Уку җиңел эш түгел, тикмәгә генә аны, энә белән кое казу, димиләр. Монда да спорттагы кебек, бала үссен өчен, репетитор гел авыррак бирем бирергә тиеш. Бала «өчле»гә укысын, ләкин үзе укысын! Андый балалар репетитор белән «биш»ле билгесенә мәктәпне бетергәннәрдән күпкә көчлерәк. Инвалид коляскасында йөрү җайлырак, ләкин гел анда йөрсәң, сау аяклар да йөрми башлый. Баш мие белән дә шулай ук, аны һәрвакыт эшләтергә кирәк.
- Бары ике процент кеше генә баш миенең ике ярымшарын да тулысынча куллана икән. Олы кеше моңа өйрәнә аламы? Гомумән, сез үзегез, баш мие «мүкләнмәсен» өчен, нинди күнегүләр ясыйсыз?
- Олыгайган саен, моңа өйрәнүе авыр, иҗаттан ерак булган кешеләргә бигрәк тә. Чөнки иҗат итү баш миенең ике ярымшарын да эшкә җигә. Ә бит бары тик логик яктан фикер йөртүчеләр дә бар. Башны эшләтү серләре гади. Мәсәлән, Леонардо да Винчи кайсыбер көннәрдә бөтен эшне сул кулы белән башкарырга тырышкан. Жонглерлык белән шөгыльләнү, берьюлы ике кул белән төрле әйбер эшләү дә файдалы. Кече моториканы эшкә җигәргә кирәк. Өйдә кеше булмаганда, эшне бары сул кул белән генә башкарырга була. Безнең бит уң як өчен - сул ярышмар, сул өчен уң ярымшар җавап бирә. Бу күнегүләрне көненә өч минут ясасагыз да җиткән. Күңелдән мәсьәләләр чишәргә өйрәнеп була. Машинада йөргәндә музыка түгел, ә китап тыңлагыз. Авыр әйбер юк монда, иң мөһиме - даимилек.
- Балачакта үзегез нинди китап укып үстегез?
- «Том Сойер», «Необыкновенные приключения Карика и Валика» китапларында үстем. Яшермим, мин дә көн-төн китап кына укып утырдым дип әйтә алмыйм. Гади бала идем. Балачагым дусларым белән капка төбендә футбол тубы тибеп үтте.
Комментарийлар