Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә уку өчен бер урынга алты кеше дәгъва итә. Бүлеккә абитуриентлардан гаризалар кабул ителеп беткән. Быел, соңгы дүрт-биш елга караганда, бүлек белән кызыксынучыларның саны арткан.
Скопировать ссылку
Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә уку өчен бер урынга алты кеше дәгъва итә. Бүлеккә абитуриентлардан гаризалар кабул ителеп беткән. Быел, соңгы дүрт-биш елга караганда, бүлек белән кызыксынучыларның саны арткан.
Университетның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында шулай дип белдерде.
- Филология институтына килгән чыгарылыш сыйныф укучылары күбесе оригинал документ белән киләләр, бу алар биредә максатчан рәвештә укырга тели дигән сүз, - ди ул.
Очрашуда катнашкан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рамил Мирзаһитов бүлеккә килүчеләрнең саны шактый булуны пропаганда эшенең яхшы оештырылуы белән аңлата.
- Бүлек октябрь аеннан башлап һәр айның ахырында ачык ишекләр көне үткәрде, район җирлекләренә барып очрашулар оештырдык, - ди спикер.
Татар филологиясе бүлеге өч төрле белгечләр әзерли - татар теле-әдәбияты, инглиз теле һәм татар теле-әдәбияты, башлангыч мәктәп. Шулай ук филология юнәлеше дә бар. Татар теле-әдәбияты, инглиз теле белгечлеге буенча 20 бюджет урынга 169, татар теле-әдәбияты, башлангыч мәктәп белгечлеге буенча 25 урынга 93 гариза кабул ителгән. Соңгысы - министрлык заказы, әлеге укучылар өчен Татарстан хөкүмәте түләячәк. Филология юнәлешенә 25 урынга 156 гариза алынган.
Рамил Мирзаһитов сүзләренчә, укырга керергә теләүчеләр арасында чит төбәкләр, хәтта чит илдән дә килүчеләр бар. Дүрт абитуриент Кытайдан, егерме бише Россия төбәкләре: Башкортстан, Чувашстан республикасыннан, Ульяновск, Оренбург, Киров өлкәсеннән, Мәскәүдән, Дагыстаннан. Бу да институтның попуярлыгы турында сөйли.
- Татаристика ул үз эченә татар теле белән әдәбиятын гына түгел, аның тарихын, мәдәнияте, археологиясе, фольклоры, музыкасын да ала. Без татарларга бәйле бөтен нәрсәләрне дә колачлаячакбыз, - ди ул.
Бүлекнең татар әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент Әлфәт Закирҗанов сүзләренчә, татаристика сүзе кытыршырак яңгырый.
- Югарыда телгә алынган юнәлешләрне безгә бер атама эченә кертергә кирәк булды, бу хакта үзара да күп сөйләштек, татаристика сүзеннән дә отышлырак юк дигән фикергә килдек, - ди спикер.
Рәдиф Җамалетдинов исә исеме генә түгел, җисеме дә үзгәрәчәк дип саный.
- Исем алыштыруны үсешнең яңа баскычы дип кабул итәргә кирәк, - ди ул.
Журналистларның тюркология тармагы янәшәсендә татар теле кечерәеп-югалып калмыймы дигән сорауга, Әлфия Юсупова, без тюркологиянетатар теленә нигезләнеп үстерергә уйлыйбыз, дип җавап бирде.
Татар әдәбиятыннан имтихан бирү мәҗбүри түгел
Быел Татарстанда 11 нче сыйныф укучылары арасында татар әдәбиятыннан имтиханны нибары бер генә укучы тапшырган. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга хыялланса да, ул әлеге бүлектә укый алмый, чөнки җәмгыять белеменнән БДИ бирмәгән. Татар теле укытучысы булыр өчен татар теле, рус теле, җәмгыять белеменнән БДИ тапшырырга кирәк. Укучы татар теленнән имтиханны мәктәптә тапшырмаган булса, югары уку йортына кергәндә бирә ала. Ә татар әдәбиятыннан имтихан бөтенләй кирәкмәгән булып чыга. Бу ниндидер бер кимсетү кебек кабул ителмиме? Спикерларга журналистлар шундый сорау бирде.
Әлфәт Закирҗанов әйтүенчә, балалар татар әдәбиятыннан БДИ тапшырмавы аның әлеге предметка мөнәсәбәте начар, аны кирәксезгә саныйлар дигән сүз түгел. Бу бары тик ихтыяҗ булмау белән бәйле.
- БДИ тапшырылырга тиешле предметлар чикләнгән. Татар әдәбиятын да имтихан итеп куйсак, укучыларның хәл тагын да катлаулана. БДИ тапшыру болай да елдан-ел авырлаша бара, - ди ул.
Комментарийлар