16+

Укытучыларга да, студентларга да артачак

Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Мәгариф турында» дигән яңа закон проекты халык каравына тәкъдим ителде. Аны эшли башлау инде 2009 елда ук башланган иде һәм берничә формада алып барылды. Җәмәгатьчелек арасында да сораштыру уздырып карадылар, әмма әле дә булса төгәл бер фикергә килә алганнары юк.

Укытучыларга да, студентларга да артачак

Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Мәгариф турында» дигән яңа закон проекты халык каравына тәкъдим ителде. Аны эшли башлау инде 2009 елда ук башланган иде һәм берничә формада алып барылды. Җәмәгатьчелек арасында да сораштыру уздырып карадылар, әмма әле дә булса төгәл бер фикергә килә алганнары юк.

РФның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында берничә төрдәге проект тәкъдим ителгән. Анда, мәсәлән, югары уку йортларына кабул итү тәртибе, дәүләтнеке булмаган балалар бакчаларын, мәктәпләрне, вузларны финанслаудагы үзгәрешләр күрсәтелгән.
Урта һөнәри белем бирүдә ике программа булачак: беренчесе - квалификацияле эшчеләр әзерләү, икенчесе - урта звенодагы белгечләр булдыру. Яңа проектта сәнәгать училищеларының үзенчәлекле үсеш юлы да искә алына. Алар хәзер мәктәп белеме дә, һөнәри белем дә бирә алачак.
Югары уку йортлары бакалавриат, белгеч, магистратура һәм фән, педагогика өчен кадрлар әзерләүне тәэмин итәчәкләр. Медицина өлкәсендә укучыларга ординатурада уку мөмкинлеге булачак.
Балалар бакчалары, яңа проект буенча, мәктәпкәчә белем-тәрбия бирүче аерым баскыч хасил итәчәк һәм федераль стандартлар буенча эшләячәк. Аңлавыбызча, балаларга мәктәпкәчә белем бирү һәм аларны карау-тәрбияләү - икесе ике нәрсә. Алар аерым карала, финанслау да аерым.
Студентларга социаль ярдәм һәм ташламалар артачак. Акрынлап стипендия күтәрелүгә барачак, ул минималь хезмәт хакы күләменең яртысыннан да ким булырга тиеш түгел. Бүгенге көндә Россиядә минималь хезмәт хакының күләме 4611 сум һәм ул тагын берничә айдан 6500 сумга әйләнәчәк дип вәгъдә итәләр. Татарстанда да рәсми саннар бөтен илнекенә туры килә. Ә аспирантлар, ординаторлар һәм ассистентларга минималь хезмәт хакы күләменнән дә ким стипендия түләмәячәкләр. Урта һөнәри белем алучыларга, нинди билгеләргә укуларына карамастан, стипендия минималь хезмәт хакы күләменең өчтән берен тәшкил итәчәк. Социаль стипендияләр дә артачак. Шулай итеп, югары уку йортында ике стипендияне дә алып белем алучы студент (академик+социаль) бер айга, ким дигәндә, 6 мең сум, ә аспирант 12 меңнән дә ким акча алмаячак булып чыга.
Укытучыларның хезмәт хакы күләме аларның квалификациясенә, хезмәтенең нәтиҗәсенә, мактаулы исеменә, дәүләт һәм төрле ведомстволар тарафыннан тапшырылган бүләкләргә бәйле булачак. Шул ук вакытта ул безнең төбәктәге укытучының уртача хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш. Яшь белгечләргә аерым игътибар күрсәтеләчәк һәм акчалата да ярдәм булыр дип көтелә. Тагын бер яңалык - укытучы үзе укыткан мәктәптә укучылар белән репетиторлык эшен алып барырга тиеш түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading