16+

Уртаклашыр тәҗрибәбез бар

27-30 июнь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында «Төрки телләр дөньясында рус теле һәм әдәбияты: заманча концепцияләр һәм технологияләр» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция булачак.

Уртаклашыр тәҗрибәбез бар

27-30 июнь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында «Төрки телләр дөньясында рус теле һәм әдәбияты: заманча концепцияләр һәм технологияләр» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция булачак.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов: «Конференциянең югары статуска ия булуын Әзәрбайҗан, Венгрия, Германия, Италия, Казахстан, Кыргызстан, Сүрия, Украина, Үзбәкстан һәм башка чит илләрдән катнашучылар килүе дә билгели», - дип искәртеп узды. Татарстанга шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Кемерово, Белгород, Уфа, Якутия һәм башка Россия шәһәрләреннән дә бик күп санлы галимнәр килүе көтелә.
Казан шәһәре һәрвакыт Россиянең көнчыгышка «тәрәзәсе» булды. Бездә төрле милләтләрнең дустанә аралашып яшәве, тормыш итү тәҗрибәсе Россиядә иң уңышлылардан санала. Бу тәҗрибә бөтен ил күләмендә куллануга һичшиксез лаеклы.
Нәкъ менә бездә илнең өченче югары уку йорты - Казан Император университеты ачылган. Биредә филологиягә аерым игътибар ителә. Казан (Идел буе) федераль университетында Филология һәм сәнгать институтының оешуы да киләчәккә төзегән планнарны тормышка ашыруга, үстерүгә юл ача. Чөнки институт КФУ составында иң зурлардан санала, биредә дүрт мең ярым студент белем ала, 600дән артык укытучы һәм төрле хезмәткәр эшли.
Халыкара фәнни-гамәли конференция РФнең Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Российский новый университет» белем бирү учреждениесе, Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе, Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте, «Русский язык в национальной школе» журналлары белән бергәлектә уздырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading