16+

Яңа министр укучыларга идән юдырып, астрономия өйрәтергә, ә укытучыларның хезмәт хакын үтә күренмәле итәргә җыена

Идән юарга, такта сөртергә! Әти-әниләр балаларын һәртөрле физик эш эшләтүдән саклый, укытучылар исә мәктәп укучыларының елдан-ел эшкә сәләтсезрәк була баруларыннан зарланалар. Озакламый әлеге каршылыклы мәсьәләгә нокта куелыр, ахры. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәпләрдә балаларның дежур торуларын кайтаруга карата үз фикерен белдерде. - Без мәктәп алды участокларында эшләүне,...

Яңа министр укучыларга идән юдырып, астрономия өйрәтергә, ә укытучыларның хезмәт хакын үтә күренмәле итәргә җыена

Идән юарга, такта сөртергә! Әти-әниләр балаларын һәртөрле физик эш эшләтүдән саклый, укытучылар исә мәктәп укучыларының елдан-ел эшкә сәләтсезрәк була баруларыннан зарланалар. Озакламый әлеге каршылыклы мәсьәләгә нокта куелыр, ахры. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәпләрдә балаларның дежур торуларын кайтаруга карата үз фикерен белдерде. - Без мәктәп алды участокларында эшләүне,...

Идән юарга, такта сөртергә!

Әти-әниләр балаларын һәртөрле физик эш эшләтүдән саклый, укытучылар исә мәктәп укучыларының елдан-ел эшкә сәләтсезрәк була баруларыннан зарланалар. Озакламый әлеге каршылыклы мәсьәләгә нокта куелыр, ахры. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәпләрдә балаларның дежур торуларын кайтаруга карата үз фикерен белдерде.

- Без мәктәп алды участокларында эшләүне, авыл мәктәпләрендәге авыл бригадаларын, балаларның тормышлары һәм сәламәтлекләре өчен бернинди куркыныч янамый торган сыйныфларны җыештыруны кире кайтарырга тиеш. Иң беренче чиратта балаларның 11 ел гомерләрен үткәрә торган урыннарына карата җаваплылык тудырырга тиешбез, - диде министр.
Әлеге белдерү күптөрле фикерләр уятты. Берәүләр балалары өчен кайгырып, шул гына җитмәгән иде дисә, икенчеләр исә, киресенчә, сыйныфларда дежур тору балаларны берләштерә, якынайта дип исәпли.
- Дәресләр, кыска гына тәнәфесләр... Дәресләр бетүгә нинди булса да түгәрәккә ашыгасың. Сыйныфташлар белән иркенләп аралашу мөмкинлеге дә юк, - дип искә ала үзенең мәктәп елларын Казан федераль университеты студенты Наилә Гәрәева.

Күптән түгел генә билгеләнгән ­ Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева аз гына вакыт эчендә шактый гына кызыклы карарлар тәкъдим итәргә өлгерде. Шуларның кайберләре белән танышып үтик.

Укытучыларның хезмәт хакы

Министр укытучыларның хезмәт хакын үтә күренмәле итәргә һәм база өлешен гомуми суммадан 70 процент итеп ныгытырга сүз бирде.
- Бу барлык мәгариф оешмаларына да кагыла. Тагын бер кат әйтәм: 70 һәм 30. ­
30 процент стимул буларак түләнә. Бу инде хәл ителгән мәсьәлә, - диде Васильева Чувашиядә Бөтенроссия авыл укытучылары съездында.

Укытучылар еш кына хезмәт хакларының үтә күренмәле булмавыннан зарлана иделәр, шул исәптән август аенда хөкүмәт рәисе катнашында узган бөтенроссия педсоветында да сүз булды. Ул вакытта педагоглар Дмитрий Медведевка хезмәт хакының база өлеше бары 10 процент, ә төрле өстәмәләр 90 процент булуын җиткергәннәр иде. Министр укытучыларга өстәмә эшләр йөкләмәүне дә сорады һәм бу тәкъдимнәрнең үтәлүен таләп итәчәген өстәде. Аның сүзләренчә, укытучының өч документы булырга тиеш, алар - эш программасы, сыйныф журналы һәм көндәлек, өстәмә документларны тутыру турындагы карарны мәктәпләр үзләре кабул итәчәк.

Дәүләт имтиханнары

Бердәм дәүләт имтиханнары структурасы буенча җитди үзгәрешләр планлаштырылмый. Бердәнбер үзгәреш кертеләчәк нәрсә - ул биремнәр формасы. Тестлар кими, җавапларны сайлап алу буенча биремнәр азая барачак. Физика, биология һәм химия буенча биремнәрдә тест өлеше булмый.
2017 елда IX сыйныфлар өчен рус теленнән имтихан биремнәренең телдән тапшырыласы моделе эшләнәчәк. Әгәр дә әлеге модель уңышлы килеп чыкса, 2018 елда тугызынчыларга рус теленнән телдән имтихан үтәчәк, аннан инде БДИга да кертеләчәк.

Һәр мәктәпнең БДИдан уртача баллары буенча мәгълүматны бастыру бетәргә мөмкин.
- БДИ бернинди дә басым тудырырга тиеш түгел. БДИ нәтиҗәләре буенча гына укытучы һәм мәктәп эшен бәяләргә кирәкми, - ди министр.

Исәнме,астрономия!

Мәктәп программасында янә астрономия фәне пәйда булачак. Ул программадан 2008 елда алынган иде, хәзер аның элементлары география һәм физика дәресләрендә өйрәнелә.
2016 елда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Үзәк Банк һәм Финанс министрлыгы белән берлектә, балаларны финанс өлкәсендә белемле итү максатыннан якынча программалар эшләделәр. Әлеге программалар пенсия тупланмалары, кредит мәсьәләләре, гаилә кереме, финанс өлкәсендә иминиятләштерү кебек мәсьәләләрне үз эченә ала. Әлеге программалар җәмгыять белеме, хокук һәм икътисад өлкәсен өйрәнгәндә кулланылыр дип планлаштырыла.

Сиксәненче елларда мәктәп укучылары:

Көн саен класстагы дежур укучы кабинет идәнен юа, гөлләргә су сибә, кабинетны җилләтә. Дәрескә һәрвакыт дымлы чүпрәк, акбур әзерләргә, тактаны сөртеп куярга тиеш.
Мәктәп буенча дежур сыйныф тәнәфес вакытында тәртипне саклый. Атна ахырында нәтиҗә ясап, стена газетасы чыгара.

Ашханәдәге дежур укучылар дәрестән алданрак китеп, өстәлгә ризык өләшергә булышалар.
Генераль җыештыру чиреккә бер тапкыр була. Бу көнне барлык укучылар дәрестән соң калып, бергә сыйныф бүлмәсен җыештыралар.
Мәктәп өмәсендә барлык мәктәп укучылары бергәләп мәктәп алды территориясен җыештыралар, мәктәп бакчасында эшлиләр.

Җәйге каникулда мәктәп алды бакчасында эшләү, мәктәпне ремонтлаганда катнашу, авылларда амбарда эшләү, печән, яфрак әзерләргә, чөгендер, бәрәңге җыюда булышу тиеш.
Металл калдыклары җыйнау, макулатура тапшыру - даими эш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading