16+

Яңа заман шпаргалкасы

Студентларның эш җиңел хәзер - ярдәм кулы сузарга әзер торучылар бихисап. Курс һәм диплом эшләрен язып бирәләр. Сессияне җиңеләйтергә вәгъдә итүчеләр дә шактый. Акчаңны түләсәң, синең өчен барысын да эшләячәкләр, рәхмәт төшкерләре.

Яңа заман шпаргалкасы

Студентларның эш җиңел хәзер - ярдәм кулы сузарга әзер торучылар бихисап. Курс һәм диплом эшләрен язып бирәләр. Сессияне җиңеләйтергә вәгъдә итүчеләр дә шактый. Акчаңны түләсәң, синең өчен барысын да эшләячәкләр, рәхмәт төшкерләре.

Соңгы берничә елда Hi-tech стилендәге шпаргалкалар популярлашып китте. Менә хәзер дә, яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек, «Микронаушниклар. Арзан бәядән» дигән белдерүләр барлыкка килде. Кызыксынып, багана саен ябыштырылган кәгазьләрнең берсендәге телефон номерын җыйдым. Янәсе, тиз арада имтиханга супер җайланма кирәк. Үзен Ильяс дип таныштырган егет белән очрашу билгеләдек.
Моңарчы микронаушникларны сурәттә генә күргәнем бар иде. Яңа танышым, моны белгәч, шаккатты. Әһә, мин әйтәм, дөньядан артта калып барам, ахры. Ул арада Ильяс җайланмаларын өстәлгә тезеп тә салды. Магнитлы микронаушникларны күрү өчен күзең бөркетнекедәй булу кирәк икән. Ник дигәндә, алар дөге бөртеге кадәр генә. Моны ничек кулланалар икән дип аптырап карап торганда, «тылсымчы» егет аңлата да башлады. Шул «бөртек»не махсус магнитлы таякчык ярдәмендә колак тишегенә тыгасы икән. Мин тизрәк кире колактан алып булу-булмавы белән кызыксындым. «Ну, алып булырга тиеш инде», - дигән җавап күзләремне маңгайга менгерде. Егетем: «Без анысына гарантия бирмибез бит, җайланманың эшләү-эшләмәве өчен генә җавап тотабыз», - дип өстәп куярга да онытмады.
Икенче төрле микронаушниклар зуррак - 8-10 мм лы. Анысын мин дә сынап карадым. Монысында телефоныңда Bluetooth функциясе булу кирәк. Аны кабызасың да муеныңа эленгән микрофонга рәхәтләнеп биремнәреңне «сөйлисең» икән. Элемтәнең икенче башындагы иптәшең дөрес җавапларны әйтеп яздыра. Танылган кинодагы студент егет кебек «прием, прием» дип утырганда укытучы гына эләктермәсен!
Зарланганнары юкмы соң дип сорашам. Яшереп тормады тагын егет, ничек бар - шулай сөйләде. Бер тапкыр Чаллыда яшәүче бер кыз магнитлы микронаушник алган булган. Тик колагыннан чыгара гына алмаган. Бер сәгатьләп маташа торгач, табиблар көч-хәлгә «бөртек»не «тотканнар». Боларны ишеткәч, болай да пыскып кына торган кызыксынуым тәмам сүнде.
Шулай да бәяләр белән кызыксынырга онытмадым. Әлбәттә, барысы да сыйфатыннан тора. Берсен егет хәтта 900 сумга да бирәм диде, чөнки тавыш начар ишетелә икән. Ә үзе әйтмешли, яхшырак дигәннәре 1500 сумнан башлана. Әле болары студентларга ярдәм итү йөзеннән ташлама белән икән. Ә «чын» бәяләре 2000-2500 сумнан башлана. Арендага да алып торырга мөмкин. Магнитлылары көненә - 400, Bluetooth функциясе булганнары 600 сум. Юк инде, мин әйтәм, үзегезгә булсын. Баш исән булганда, укып та бирербез әле имтиханны. Бер дә булмаганда, гадәти шпаргалкалар да бар бит әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading