16+

Яшьләр телне сакларга һәм якларга җыенамы?

Узган атнада КФУның Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлегенә укырга керергә теләүче абитуриентлар, институт директоры профессор Рәдиф Җамалетдинов белән очрашып, үзләрен борчыган сорауларга җавап тапты.

Узган атнада КФУның Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлегенә укырга керергә теләүче абитуриентлар, институт директоры профессор Рәдиф Җамалетдинов белән очрашып, үзләрен борчыган сорауларга җавап тапты.

Әлеге очрашуда чыгыш ясаган татар филологиясе бүлеге җитәкчесе профессор Флера Сәйфулинаның сүзләренә караганда, быел татар филологиясе бүлегенең көндезге уку юнәлешенә - 75, читтән торып укуга 19 бюджет урыны каралган. Бүлек абитуриентларны өч төркемгә кабул итә, һәр бүлеккә 25 бюджет урыны туры килә.
Бүген һәр абитуриент үзенең рейтингта ничәнче урында торганын интернеттан белә ала. Гариза бирүчеләр арасында документларның төп нөсхәләрен калдыручылар да, күчермәләрен генә тапшырганнары да бар. 5 августта беренче приказ чыгарга тиеш. Анда күчермәләре булганнар да катнаша. Мәсәлән, татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле төркеменә 25 бюджет урыны бирелгән икән, иң югары баллы 25 кеше билгеләнә. Алар арасында документларының күчермәләрен генә тапшыручылар булса, төп нөсхәләре соратып алыначак. Бу эш 10 августка кадәр эшләнергә тиеш.
Әле болардан тыш, контракт нигезендә, ягъни түләүле юл белән укырга керергә теләүче абитуриентлар да бар. Читтән торып уку бүлегендә быел бер төркем булачак (алар - педагогик көллиятләрне тәмамлаган студентлар). Әлеге төркемгә 19 бюджет урыны каралган, 25 кешедән гариза кабул ителгән инде.
Магистратура юнәлешендә дә кабул итү бара. Ул татар теле, әдәбияты һәм мәдәниятара багланышлар дип атала. Биредә 6 бюджет урыны бар, 10 гариза кабул ителгән. Шулай ук аспирантурага да кабул итүләр бара.
Флера Сәгыйтовна абитуриентлар белән очрашуда: «Быел укырга керәчәк барлык студентлар да, әгәр теләкләре булса, Универсиада авылына урнаштырылачак. Гомумән, тулай торак КФУда бөтен студентларга да бирелә», - дип белдерде. Очрашуда абитуриентлар Филология һәм сәнгать институты җитәкчелегеннән үзләрен борчыган барлык сорауларга да җавап алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading