16+

Зыялылар әзерләгән мәктәп зәвыклы булачак

Казанда быел 19 мәктәпкә капиталь төзекләндерү үткәрелә. Вахитов районындагы 80 нче мәктәптә дә (Татарстан ур., 40) эш кайный.

Зыялылар әзерләгән мәктәп зәвыклы булачак

Казанда быел 19 мәктәпкә капиталь төзекләндерү үткәрелә. Вахитов районындагы 80 нче мәктәптә дә (Татарстан ур., 40) эш кайный.

Йортта яшәүчеләрнең кемлеге капка төбеннән үк билгеле дигәндәй, 80 нче мәктәпнең укучыларына кадәр хезмәттә. Малайлар, укытучылары белән берлектә, яшь үсентеләргә, чәчәкләргә су сибеп йөриләр иде. Ул арада директор Марс Зиннуров та килеп җитеп, белем учагына экскурсия үткәрде. Янәшә биналарның берсе инде 1934 елдан ук файдаланыла, икенчесе - 1978 елгы.
- Мәктәбебездә 611 бала белем ала, быел 17 егеткә һәм кызга олы тормыш юлына фатиха бирдек, - диде Марс Камил улы. Мәшһүр артистлар Таһир Якупов, Рәшидә Җиһаншина, Искәндәр Хәйруллин, дикторлар Камал Саттарова, Эльмира Хамматова, журналист Тимур Сираҗиев заманында 80 нче мәктәптә укыганнар.
- Алар - безнең горурлыгыбыз. Укыту-тәрбия эшендә дистә еллар дәвамында тупланган бай тәҗрибәгә, традицияләребезгә таянабыз, - диде директор.
Мәктәпләренә капиталь төзекләндерү үткәрелүенә бик сөенгәннәр. «Эшләрне «Ремонтстройсервис +» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте коллективы башкара. Түбәне төзәтүне, тәрәзәләр алмаштыруны тәмамладылар инде. Хәзер инженерлык челтәрен, эчке ишекләрне яңартуга керештеләр», - диде Марс Зиннуров.
Хәйрия мәсьәләсендә сүз чыккач, директор бермәл уйланыбрак калды. «Татарстан Президентының эшкуарларны үз мәктәпләренә булышырга чакыруын мәгариф тармагы вәкиле буларак бик хуплыйм, әлбәттә. Ләкин безнең мәктәптән эшкуарлар күпләп чыкмый. Бер сәүдә үзәге директоры нык ярдәм итә, онытмаганы өчен рәхмәт үзенә! Безнең белем учагы гомер бакый татар милләте өчен зыялылар әзерләгән. Алар, мәгълүм ки, бай түгел. Әмма без элекке укучыларыбызның исемнәре белән дә горурланабыз, яшь буынга үрнәк итеп күрсәтәбез», - диде Марс Камил улы.
Директор ата-аналарның ярдәмен дә рәхмәт хисләре белән телгә алды. Ул: «Уку елы башланганда килегез, мәктәбебез өр-яңа кебек балкып торачак, Аллаһы боерса», - дип озатып калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading