16+

“Печән базары” бәйгесендә һәм викторинада җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды (ФОТОРЕПОРТАЖ һәм ВИДЕО)

Бүген редакциядә Тукайның 130 еллыгына багышлап "Шәһри Казан" газетасы оештырган "Печән базары" конкурсында һәм сайтыбызда барган викторинада катнашучы укучыларыбызга бүләкләр тапшырылды.

Язучы Марат Кәбиров җитәкчелегендәге жюри "Печән базары" бәйгесендә беренче урынны бирмәскә, дигән карарга килде. Икенче урынга танылган журналист Флюра Низамова белән Казаннан Люция Әблиева лаек булды. Аларга 2 шәр мең сум акчалата бүләк, өченче урынны яулаган Язилә Абдрәхимовага 1 мең сум тапшырылды. Арча районының Түбән Аты мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Дәниф Хәмидуллин махсус бүләккә ия булды.

Викторина сорауларына дөрес җавап бирүчеләргә татарча көндәлек - календарьлар белән китаплар тапшырылды.

Һәр җиңүче Марат Кәбиров автографы белән китап та алды.

Җиңүчеләрне Камал театры артистлары Алмаз Сабирҗанов белән Артур Шәйдуллин тәбрикләде. Чарага быелгы Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты - каллиграф Нәҗип Нәккаш та килде. Очрашуда шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Бәйгенең иганәчсе - Кушлавыч авылының "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Рәфыйк Хөснетдинов, килә алмау сәбәпле, үзе урынына улын җибәргән иде.

Алмаз Сабирҗанов шигырь укый (ВИДЕО)

Алмаз Сабирҗанов белэн Артур Шәйдуллин Артур Шәйдуллинн жырлый (ВИДЕО)

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading