Җыелыштан соң Фәһим хәзрәт белән аерым сөйләштек. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләр өчен республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының лицензияләү бүлегендә рөхсәт кәгазе алырга кирәк диде ул. Җитмәсә, «Тәхфиз»гә ут, су, газ тоташкан булса да, бинасы теркәлмәгән. Аны ясатуда ярдәм сорап, мөхтәсибәт район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән.
Бинага җан кертү өчен, беренче чиратта, проект эшләтергә кирәк. Фәһим хәзрәт әйтүенчә, бу эш 400 мең сум чамасы тора. Икенчедән, бинаның икенче катына экспертиза үткәрәсе, аңа да хәйран акча кирәк. Бөтен нәрсәне тәртипкә китереп, балалар белән эшләүне җайга салу миллион сумга төшәчәк.
- Халык әлеге мәсьәләне үз дәрәҗәсендә генә карарга тели. Аллаһ сакласын, бинада берәр хәл була калса, кем җавап бирәчәк, халыкмы? Юк, җавап бирәчәк әлеге дә баягы Фәһим хәзрәт, - диде ул үзе турында.
Сентябрь башында район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән «Тәхфиз»не барып караган. Районның матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм Гәрәев «ШК»га белдергәнчә, мәсьәлә хәл ителә, әмма кайчан нокта куеласы билгесез.
Диния нәзарәте ни ди?
Уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин әзерләгән җавап хатында язылганча, быел республикада балалар өчен район мөхтәсибәтләре, шәһәр мәчетләре тарафыннан йөздән артык җәйге курслар оештырылган. Алар, нигездә, мәчетләрдә эшләгән. 15 яшькәчә балаларга ислам нигезләре, әхлак-әдәп дәресләре укытылган, ашату да оештырылган. Әйтик, Актаныш районының Күҗәкә авылында мөхтәсибәт оештырган дини лагерьларның ябылу тантанасы балалар сабан туе итеп үткәрелгән. Чаллы мәчетләре каршында көндезге лагерьлар июнь аеның беренче яртысында эшләгән. «Тәүбә» мәчетендә 8 яшьтән 13 яшькә кадәрге 35 кыз бала 10 көн дәвамында дин-әхлак дәресләре алып кына калмыйча, табигатьтә дә ял иткән. Азнакайның Ак, Зәңгәр мәчетләрендә, Әсәй, Чалпы, Кәкре Елга авыллары мәхәлләләрендә дә балалар дини гыйлем алган. Диния нәзарәте тарафыннан районнардагы мәчетләрдә лагерьларны уздыруда ярдәм итү өчен Казан мәдрәсәләре шәкертләрен кайтару да оештырылган.
Хатта аңлатылганча, лагерьлар ике төргә бүленә - көндезге һәм куна кала торганы. Көндезгеләрендә балалар көндез укып, өйлә намазыннан соң өйләренә кайта. Куна кала торганнарында балалар даими рәвештә берничә атна дәвамында тора. Икенче төрдәге лагерьлар өчен рәсми оешмаларның таләпләре шактый катгый. Бу таләпләр яшәү урыннары мөмкинлекләренә дә, ашатуга һәм башка мәсьәләләргә дә кагыла. Алар үтәлмәгән очракта, лагерьларга эшчәнлек алып барырга рөхсәт ителми.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаментының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Илмира Уразова әйтүенчә, лагерьларда белем бирү программасы булырга һәм булмаска да мөмкин. Булган очракта, укытырга рөхсәт бирә торган лицензия алырга кирәк, аны дини яки дөньявига аерып тору юк, закон ике якка да бертигез карашта. Лицензия алу өчен лагерьның педагоглары булырга тиеш, янгын сүндерү надзоры, Роспотребнадзор идарәсеннән рөхсәт кәгазьләре аласы, бина документларының да тәртиптә булуы шарт.
Комментарийлар