16+

Энә карагы очып китте, тылсымлы тауга менеп булмады, ә менә Замбези елгасын күрәчәкбез

Киләсе елга үзенең 210 еллыгын билгеләп үтәргә җыенучы Казан зоопаркының төзекләндерүгә, яңартылуга мохтаҗ булуы турында сүз күптән барса да, анда әлегә кадәр тәгаен генә бер нәрсә дә эшләнгәне юк. Баштарак аны Британия архитекторлары тәкъдим иткән энә карагы формасында эшләргә җыенганнар иде. Әлеге кыйммәтле проектка алынучы инвесторлар табылмагач, бу эшкә үзебезнекеләр...

Энә карагы очып китте, тылсымлы тауга менеп булмады, ә менә Замбези елгасын күрәчәкбез

Киләсе елга үзенең 210 еллыгын билгеләп үтәргә җыенучы Казан зоопаркының төзекләндерүгә, яңартылуга мохтаҗ булуы турында сүз күптән барса да, анда әлегә кадәр тәгаен генә бер нәрсә дә эшләнгәне юк. Баштарак аны Британия архитекторлары тәкъдим иткән энә карагы формасында эшләргә җыенганнар иде. Әлеге кыйммәтле проектка алынучы инвесторлар табылмагач, бу эшкә үзебезнекеләр...

Киләсе елга үзенең 210 еллыгын билгеләп үтәргә җыенучы Казан зоопаркының төзекләндерүгә, яңартылуга мохтаҗ булуы турында сүз күптән барса да, анда әлегә кадәр тәгаен генә бер нәрсә дә эшләнгәне юк. Баштарак аны Британия архитекторлары тәкъдим иткән энә карагы формасында эшләргә җыенганнар иде. Әлеге кыйммәтле проектка алынучы инвесторлар табылмагач, бу эшкә үзебезнекеләр җәлеп ителде.
Казан зооботаника бакчасын «Татинвестгражданпроект» институты эшләгән проект нигезендә яңартырга булдылар. Анда төп урынны ясалма «Тылсымлы тау» алып торырга һәм җәнлекләр кыя тарлавыгында урнашырга тиеш иде. Хәзер бу проект турында да үткән заманда сөйли башладылар, ни өчен дигәндә, ясалма тау, матур булса да, мантыйкка сыеп бетми икән. Проектның махсус фәнни консультанты - берничә ел Париж зоопаркы директоры булып эшләгән, Киров, Харьков, Одесса, Кишинев зоопаркларының проектын төзегән Чехия белгече Богумил Крал сүзләренчә, хайваннар өчен бетоннан махсус тау ясау уңышсыз вариант. Прага белән Зальцбург зоопаркында да бар икән ул таулар, тик алардагы таулар чын - табигый ди. Шул рәвешле, консультантның киңәшләрен истә тотып, «Татинвестгражданпроект» предприятиесе икенче төрле проект тәкъдим иткән. Эшкә керешкән «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Шамил Садыйков «ШК»га сөйләгәнчә, зоопарк сафари стилендә булып, «Замбези елгасы» атамасын алачак.
- Казан зоопаркы төзелеше белән Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе контрольдә тотачак, реконструкция эшләренә бер миллиард сум акча бүленеп биреләчәк. Урта Кабан күле ярында, аның иске өлеше белән Ишкәкле спорт төрләре үзәге арасында, төзүчеләр беренче свайларны какты. Башта эшләр 6,8 гектар җирне биләгән яңа зоопарк территориясендә барачак. Аны тапшырганнан соң, хәзерге зоопаркны төзекләндерәчәкбез. Проект кысаларында, Кабан күленең бөтен ярларындагы ял итү зоналары үзара җәяүлеләр һәм велосипед юлы белән берләштереләчәк. Зоопаркның элекке өлеше белән яңасын тимер юл тармагы астындагы тоннель тоташтырыр дип көтелә. Шул ук вакытта аларның һәрберсенең үз керү урыны булачак. Машина белән килүчеләр өчен барысы 600 автомобильгә исәпләнгән парковкалар эшләячәк, - дип сөйләде безгә Шамил Садыйков.
Сафари - парк сыйфатында булачак яңа зооботаника бакчасына Африка җәнлекләре урнаштырылачак. Алар яшәячәк вольерлар, башка биналар әлеге дә баягы Африка стилендә бизәләчәк. Шул ук континент филләрен 3,36 мең квадрат метрлы вольерга урнаштырачаклар. Бегемотны су астыннан да күзәтергә мөмкин булачак дип ышандыра проект авторлары. Жираф өчен каралган вольер исә, күзәтү өчен җайлы булсынга, ике катлы булачак. Казан зоопаркына жирафның кызыл китапка кертелгән, «Ротшильда» исемле төрен кайтарачаклар.
- Болардан кала зоо­паркта Чапмана зебрасы, Африка страусы, гепард, шимпанзе, шакаллар, сурикатлар, тагын бик күп төрле җәнлекләр яшәячәк. Унбер вольерга 33 төрле җәнлек һәм 228 төрдәге кош урнаштырачакбыз. Африка дигәч, халык зоопарк кышын эшләми торган була дип уйларга мөмкин. Зоопарк ел әйләнәсендә эшләячәк, - ди Шамил Садыйков.
Башланган эш - беткән эш, свайлар кагыла башлаган, күптән көткән зоопаркны, боерган булса, киләсе елның августында күрә алачакбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading