16+

Гаяз Исхакый авылыннан ник бакаларга кадәр качкан?

1878 елда Чистай районы Яуширмә авылында атаклы милләтче һәм язучы Гаяз Исхакый туа. Ә бүген анда берсе артыннан берсе проблемалар гына баш калкыта.

Гаяз Исхакый авылыннан ник бакаларга кадәр качкан?

1878 елда Чистай районы Яуширмә авылында атаклы милләтче һәм язучы Гаяз Исхакый туа. Ә бүген анда берсе артыннан берсе проблемалар гына баш калкыта.

XIX гасырда Исхакый нинди су белән юынгандыр, XXI гасырда исә халык, күл һәм яңгыр суы белән мунча кереп, килмәгән су өчен акча да түләргә мәҗбүр.

«Тавыкларыма эчерергә дә су юк»

Редакциягә Яуширмәдә яшәүче Рәхим Камаловтан биш битлек әрнүле хат килеп иреште. Анда саланың «А»дан башлап «Я»га кадәр бөтен проблемалары тәфсилләп язылган. Рәхим әфәнде 80 нче елларда шәһәргә китә, Чистай эчке эшләр бүлегендә хезмәт куеп, подполковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга, шуннан биш ел банк системасында эшли. Күптән түгел ул әти‑әнисе тормыш иткән, җиде бала туып-үскән туган нигезгә кайта. Каралты-кураны яңартып, алмагач, чия, карлыган утырта, умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Быел авыл җирлегенә депутат итеп тә сайлана. Авылның инкыйраз кичерүе аңа тынычлап йок­ларга ирек бирми.

Авылда безне бик көткәннәр булса кирәк. Гөлия Смурыгина кечкенә баласын күтәреп, яныбызга чыкты. Авыл читендәге Кади чишмәсеннән көн дә җәяү су ташып, сабыйны юындырганнар.
- Рамил исемле авылдашыбыз янгын сүндерү машинасы белән күлдән кырга сиптерергә дип су җыя да калганын безгә бирә, ашыга‑ашыга, шуны алырга барабыз. Яңгыр яу­са, чиләкләргә, мичкәләргә тутырып калырга ашыгабыз. Күл суы белән юына торгач, күзләребез дә бозылып бетте инде, - диде Гөлия ханым.

Шунысы гаҗәп, бер тамчы суы булмаган кешеләргә ай саен квитанция килеп тора. Бер кеше башына - 92 сум, терлек башына 30 сум түләтәләр. Бу башбаштаклыкка ачыклык кертү ния­те белән, район прокуратурасына да язганнар. Җавап хатыннан аңлашылганча, авылда су бар. Әгәр мондый хәл киләсе елда булса, авыл халкы прокуратурага шалтыратсын.
Рәхим әфәнде яз көне Чистай «Водоканал»ына барган. Аңа, 200 мең сумга насос алып, бик тиздән Яуширмәдә барлык өйләрнең сулы булачагына ышандырганнар. Әмма тиздән дигәне генә һаман җитми дә җитми.

40 ел буе сыер сауган 78 яшьлек Мәүлия Гайсинаның да күптән суның рәхәтен күргәне юк. 40 градус эсседә өч тавыгы белән әтәченә бирерлек суы да юк аның. Мәүлия апаның өендә кер юу машинасы музейдагы экспонат сыман эшсез тора. Су әллә нигә бер килеп китсә генә эшкә җигелә.

- Юынырга, эчәргә, ашарга пешерергә суны малаем алып кайта. Кайвакыт, суга баручы булса, әби, феләгеңне бир, дип керәләр. Ул балага да әзрәк акча төртәм. Хөкүмәткә дә, алып кайтып бирүчегә дә түлим. Кышын ләгәннәргә, чиләкләргә кар тутырып эретәм, - дип сөйләде Мәүлия апа.

Рәхим әфәнде әйтүенчә, 2013 елда Гаяз Исхакый исемендәге Чистай якташлары җәмгыяте рәисе Алсу Тарханова чишмәне ремонтлауга бер миллион грант откан.
- Төзекләндерүгә кадәр Кади чишмәсеннән су чыгып тора, чиләк белән батырып ала идек. Грант откач, Дагыстан егетләре килде дә йөк машинасы белән таш ташырга тотындылар. «Монда шулкадәр таш өяргә ярамый. Су болай да көч‑хәл белән чыга бит», - дидем. Тыңламадылар. Район башлыгы катнашында, чишмәне зурлап ачтылар, әмма өч‑дүрт айдан су бетте, - диде ул.

Данлыклы Кади чишмәсен дә барып карадык.
- Быел Төмәннән туганнар кайтты. Аягы киселгән абый, чишмәгә төшик, Кади суын эчәсем килә, диде. Төшмә, Раил абый, дидем. Мине тыңламыйча, шунда барды да, чишмәне нишләттегез, дип елап менде. Быел март аенда әнием гүр иясе булды. Улым, бер генә стакан Кади суы эчим әле, диде. Кадинеке дип, башкасын бирдем. Улым, бу бит башка су, диде, - дип сөйләде Рәхим Камалов.

Чишмә янында 2000 елда, Гаяз Исхакый музее ачылу уңаеннан, Малая Бахта дип аталган су буенда матур асылмалы басма ясап куйганнар. Әмма без аяк басарга курыктык, чөнки такталары череп беткән инде. Элек су ярларына ташып чыга торган булган, әмма хәзер чыпчык тезеннән генә калган. Авылның ике балыклы күлендә дә бер тамчы су калмаган.

- Безнең авылда бака да яшәми хәзер, күрше рус авылына китеп беттеләр. Яуширмә балыгы тәмле, дип, бездәге күлләргә бөтен районнан, хәтта Кама елгасы буенда урнашкан Алексеевскидан да киләләр иде. 30‑40ар килолы балыклар тартып чыгарганнары бар. 1978 елда, күлләр туңгач, ике кеше тонган балыкларны ЗИЛга сәнәк белән дә күтәрә алмый иде. Мин моны үзем күрдем. Ә хәзер шул тирәдә силос базы ясап, бөтен нәрсәне күлгә эттереп төшерәләр. Бөтен нәрсәне берьюлы эшләп булмый, әмма әз‑әзләп кенә нидер майтарырга мөмкин бит, - диде Рәхим әфәнде.

«Авылны килмешәкләр басты»

Без авылга килгән көнне җиргә кар яткан иде, шуңа да карамастан, авылны басып алган чүпне күрми калу мөмкин түгел. Быел Яуширмәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килер алдыннан, су буендагы чүп үләннәрен ике көн буе КАМАЗ белән туфрак ташып күмделәр, диделәр.

Авыл артында да чүплек оясы. Җирлек рәисе кушуы буенча, ут төртеп, чүплек җәй буе пыскып яткан. Авыл уртасында дөньякүләм танылган әдип Гаяз Исхакый музее, ә аның янында тәрәзәләре коелган, чүплек оясына әйләнгән ихата урнашкан. Музейда эшләүчеләр сүзләренчә, җирлек рәисе шул чүпне җыярга аларга куша. Яшьләр кичен анда чыгып кәеф‑сафа кора да, чүпләрен ташлап калдыра. Ә музей хезмәткәрләре шуннан капчык-капчык калдык-постык чыгара. Сүз уңаеннан, Исхакый музеена су бөтенләй кертелмәгән, чәчәкләргә суны чишмәдән алып килеп сибәләр.
Авыл үзәгендә безгә мәчеттән кайтып баручы бер төркем аксакал очрады. 81 яшьлек Фарук абый Гаязов сөйләвенчә, Яуширмә картая, яш ьләр калмый. Авылны әрмән, үзбәк баскан. Заманында мондагы җирлек рәисләре халыкны олавы белән куып җибәргән. Дөрестән дә, Рәхим әфәнде әйтүенчә, авылда яшәүче 30‑40лап чит милләт кешесе халыкны борчуга сала, тотып кыйнарлар, дип куркалар. Былтыр бер килмешәк авыл кешесен тотып суйган.

- Аларны авылга эшләргә кеше калмаганга китерделәр. Әмма юкка гына кеше китми, яхшырак шартлар эзли. Үзбәкләр, әрмәннәр ташландык йортларга рөхсәтсез кереп, тагы да начар хәлдә калдырып, бөтен нәрсәсен юкка чыгарып бетерә, - диде ул.

Бер шыксыз ихатаның ишегалдына кердек. Хуҗалары өйдә булмаса да, сарайларында зур, симез тавыклар күзгә чалынды. Аннары икенче бер йортка барып кердек. Игътибар белән карасак, электр баганасына үзлектән генә чыбык ялгаганнар. Өй эче тәмәке төтененә баткан. Безне ир белән хатын каршы алды.

- Документларың бармы? - дип сорады ир кешедән Рәхим әфәнде.
- Бар.
- Ник утны кабызмыйсыз?
- Акчаны күп сарыф итмәс өчен, - диде. Ә телевизорлары эшләп тора.
- «Электросеть» белән килешүегез кайда? - дип сорады депутат.

- Юк, без утка законсыз тоташтык, - диде. Сергей исемле бу кеше совхозда килешү буенча эшли. Түбән Камадан килгән.
- Сережа, әйдә, җыенабыз, Чистайга китәбез. Бөтен нәрсәне сүндер. Мин монда юләр сатарга түгел, эшләргә килдем, - диде хатын.
Авылда һәркемнең «ШК» журналистларына эч-серләрен бушатып, моң‑зары белән бүлешәсе килде.

22 яшьлек Рәнис Шәрипов икенче төркем инвалид, сәпиткә тотынып йөри. Әнисе, өч җирдә эшләп, өч ел элек кредитка йорт алган. Рәнис сүзләренчә, язын‑көзен юллар сазга әйләнеп, сәпите батып кала, ә баганаларда ут юк.

Сигез кеше итәк астыннан хәмер сата

Авыл җирлеге рәисе Лилия Гәрәеваны эләктерү бик кыен булыр, дип кисәттеләр безне. Чистайдан кайтып та кергәне юк, имеш. Чыннан да, без килгәндә, ул шәһәргә киткән булган. Шулай да, ике сәгать көткәннән соң, килеп җитте. Лилия ханым Яуширмәгә 30 ел элек Каргалы авылыннан күчеп килгән. Аның сүзләренчә, су юк, дип әйтеп булмый, ярты авылга эчәргә яраксыз су килә. Сорау туа: аның белән юынып, ашарга пешереп, тәһарәт алып буламы соң?

- 2015 елда Россиядә закон үзгәрү сәбәпле, юл белән суга бәйле вәкаләтләребезне бездән алып, районга бирделәр. «Водоканал»ның барлык авылларны су белән тәэмин итәргә көче җитми. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, безгә су скважинасы кирәк, линияләр дә тулысынча тузган. Үзсалым акчасына (самооблажение) эшләп булмасмы, дип уйлаган идек - булмады. «Чиста су» программасына керергә кирәк. Суы булмаган, әмма квитанция килгән кешеләргә, миңа килеп әйтегез, Чистайга барып, үзем хәл итәм, дидем. Авылда андый 6‑7 йорт бар, - диде җирлек рәисе.
«Чистопольское сельское жилищно-коммунальное хозяйство» оешмасы контролеры Татьяна Вавилова «ШК»га сөйләгәнчә, алар Яуширмә авылына бу елның февралендә генә хезмәт күрсәтә башлаган, аңарчы су «Кутлушкино» оешмасы карамагында булган.

- Без Яуширмәне «Чиста су» федераль програм­масына кертүгә гариза бир­дек, аны район хакимияте белән Казанда хәл итәләр. Яңа линияләр су­зу, скважиналар бораулау өчен, әлбәттә, зур акчалар кирәк. Мин авылга шәхсән барып, кешеләргә суга счетчик куярга тәкъдим иттем, ул очракта нормалар буенча түгел, җиһаз күрсәткечләре буенча гына түлисе. Әмма халык таләп итә генә белә бит, кушканны үтәми. Бүген Яуширмәдә өч кенә кеше счетчик куйдырган, - диде контролер.

Баксаң, Кади чишмәсе «буып үтерелгәч», эшчеләрне чакыртып, су юлы ачылмасмы дип, ташын да бушаттырганнар икән. Су бераз аккан да кабат юкка чыккан. Авылда тагын бер (һәм хәзер инде бердәнбер!) начар хәлдәге чишмә бар, аны үзсалым акчасына төзекләндерәләр.

Чистай якташлар җәм­гыяте рәисе Алсу Тарханова «Татарстан - Яңа Гасыр» иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитет рәисе булып чыкты. Аның сүзләренчә, чишмәне киләсе елның язында рәтләргә ниятли­ләр, әмма моның өчен акча табасы бар икән.

- Чишмәнең бер-берсеннән ике боҗрасы киткән, шуңа күрә суы читкә агып тора. Бу проблеманы чишү юлларын эзлибез, - диде Алсу Тарханова.
Зиратка керә торган юллар да начар хәлдә. Әмма Лилия ханым, юл белән суга акча каралмаган, ди. Җирлекнең еллык бюджеты - 1,5 миллион сум, күпчелек өлеше, беренче чиратта, утка, газга, бензинга, төзекләндерүгә китә. Төзекләндерү дигәч тә, Гаяз Исхакый музеен «бизәп торган» күршедәге төзексез ихата искә төште. Җирлек рәисе сүзләренчә, аның урынында 2016 елда участок полиция хезмәткәре йорты төзеләчәк. Авылда участковый юк, каяндыр күрше авылдан килеп йөри берәү. Йорт төзелгәч, Аллаһы боерса, булыр, дип өметләнәбез, ди Лилия Гәрәева. Яуширмәдә быел машина, тавыклар, казлар югалган, тик бер җинаять тә ачыкланмаган. Авылда участковый булмау менә нәрсәгә китерә.

Халыкка, тиресне телә­сә кая түкмәгез, дип, хатлар да таратып чыкканнар. Урам башында чүп савытлары урнаштырырга тәкъдим ителгән булган, әмма әбиләр, бер‑ике пакет чүп өчен акча түләмибез, дип, каршы чыккан. Халык үзе дә Яуширмәне матур итеп күрергә теләми, дигән фикер калды миндә. Быел ике көнлек өмәгә нибары 27 кеше чыккан, юкса һәркемгә чакыру хаты җи­бәрелгән булган.

- Кагыйдә буенча, чүплек авылдан 500 метр ераклыкта булырга тиеш, әмма безнең Яуширмә тирәсендә тоташ пай җирләре, - дип аңлатты җирлек рәисе. Шулай итеп, чүпне түгү мәсьәләсе монда зур табышмак булып калган. Тиешле органнар хилафлыклар өчен штрафны сугып кына тора, әмма аны җирлек бюджетыннан түгел, Лилия ханым, үз кесәсеннән түлим, ди. Мондагы тәртипсезлекләр белән гомергә бурычка кереп батарга мөмкин бит...

Лилия Гәрәева белән аралашу барышында авылда сигез кешенең итәк астыннан ялган аракы сатып ятуы да ачыкланды. Кулларыннан гына тота алмыйлар. Хәмер сатучыларны авыл җыенына да чакырганнар, әмма тегеләр, без сатмыйбыз, дип, шартлап тора.

Бу уңайдан без Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать иттек. Бүлек башлыгы Розалия Арсланова сөйләвенчә, мондый очракларда алар хокук саклау органнары белән берлектә эшли.
- Авыл халкы «кайнар элемтә»гә (8 (843) 278-92-79) яки инспекциянең Чистай бүлекчәсенә мөрәҗәгать итсен. Әлеге очракта сатучыны аракысын кешегә саткан вакытта тотарга кирәк. Еш кына авыл җирендә көмешкә, ялган аракыны белгән кешеләргә генә, кайвакыт өшегән чаңгычыларга да саталар. Белгечләребез, чаңгыларын киеп, талчыккан һәм туңган чаңгычы кыяфәте чыгарып, шундый хәйлә белән күп тапкыр ялган аракы сатучыларны тотуга да иреште, - дип сөйләде Розалия Арсланова.

Рәхим абый сүзләренчә, Яуширмәнең киләчәге юк, аның каравы, күрше Гаделша, Мөслим авылында кешеләр менә дигән итеп яши, килмешәкләр дә юк. Ә Лилия Гәрәева, киресенчә, беткән авылларга карап, Яуширмәнең әле яхшы хәлдә булуына сөенергә чакырды. Мәктәпкә - 47, бакчага 17 бала йөри. Хуҗалыкта 450 баш терлек бар, шуларның 148е - савым сыеры. Авылда 250 йорт исәпләнә, әмма ничәмә-ничәсеннән хуҗалар гына түгел, йорт ияләре дә чыгып качкандыр инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading