Еллар үткән саен, үзебезнең яшьлек еллары белән бергә театр артистларының яшь чаклары да хәтердә еш яңара. Студент чакларыбызда аларның сәхнәдә уйнауларына гашыйк булып йөри идек без. Әнә шундый актерларның берсе - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм СССРның Дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдинов та гомер баскычының...
«Бер күрүдә гашыйк булдык»
Алар белән сүзебезне дә хәтер йомгагын сүтүдән башладык. Билгеле инде, беренче мәртәбә үзенең яшьлек мәхәббәтен очратуы хакында Ринат абый сөенеп искә ала: «Без V курста укыганда Илһам Шакиров Мәскәүгә концерт белән килде. Егетләр белән шунда киттек. Шул чакта янымда утырган чибәр кызга күзем төште бит. Мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым. Без берничә айдан укуны тәмамлап Казанга кайтып киткәч, арада бер ел буе хатлар йөрде. Әле һаман да аларны Рәисә апагыз ертмыйча саклап тота. Шәһәр кызы булгач, әти-әни каршы килмәгәе дип, туйны да Мәскәүдә генә үткәрдек. Ул башта татарча да белми иде. Шулай да авылга кайткач, туганнар яратып калды үзен. Артистлар бер-берсен санламый дигән сүз белән килешмим мин. Безнең буын тугрылыклы булды. Аерылышу дигән нәрсә уйга да кереп карамады. Талашсаң да, мода өчен генә талашасың. Кайбер гаиләләрдә бер кырын сүздән дә тавыш чыга. Гомумән, хәзерге вакытта нык ярату дигән нәрсә сизелми. Әллә нинди зур машиналарда йөреп, туйлар үткәреп өйләнешәләр дә бер елдан соң аерылышалар. Рәисә минем бәхетемә туры килгәндер. Ул гомер буе бухгалтер булып эшләсә дә, сәнгатьне яратты. Мин һаман гастрольләрдә йөргәнлектән, балаларны күбрәк ул тәрбияләде.
Рәисә ханым:
- Минем татар концертына беренче мәртәбә баруым иде. Шунда Ринатка бер күрүдә гашыйк булып куйдым. Башта Наил Дунаев сүз башлады. Аннары безне калдырып үзе китеп барды. Ринатның миңа чибәрлеге, тыйнаклыгы, кешелеклелеге ошады. Мин аннан беркайчан да көнләшмәдем. Аның эше театр икәнен яхшы аңладым. Кияүгә чыккач, авылны беренче мәртәбә күрдем. Аның әти-әнисе бик сөйкемлеләр иде. Әни кышларын үзебездә дә яшәде.
Әнә шулай бер-берсен өзелеп сөйгән бу пар гомер сукмагыннан 50 ел буе бергә атлый. Һаман да мәхәббәт хисләре сүрелмәвен аларның күз карашларыннан да аңлап була.
Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, Рәисә һәм Ринат Таҗетдиновлар берсеннән-берсе акыллы ике кыз үстергәннәр. Руфинә финанс-икътисад институтын тәмамлап, кандидатлык диссертациясе яклаган. Бүгенге көндә мәдәният һәм сәнгать университетында укыта. Читтән торып Мәскәүдәге театр институтында белем алган. Үзе язган фәнни китаплары да шактый. Кечеләре Айсылу геология өлкәсендә эшли. Кияүләрен дә яратып телгә ала Ринат абый. Алар оныкларының сәләтле булуына куанып яшәгәндә, 16 яшьлек Алинәнең кинәт гомере өзелү аларны хәсрәт утына салды. Бүгенге көндә оныклары Лия - Казан дәүләт федераль университетының информатика факультетында белем ала, ә Әминә балалар бакчасына йөри.
Тормыштагы мәхәббәт сәхнәдә дә ярдәм иткән
Сәнгатьнең биек үрен яулаган артист иҗат турында сөйләшми калмый, билгеле. Заманында укырга керергә имтихан тапшырганда, 28 яшьлек артист Шәүкәт Биктимеров: «Бу егет безнең театр өчен туган», - дип юкка әйтмәгәндер. Чыннан да, Ринат Таҗетдинов гомер буе халкыбызның яраткан актеры булды. Аның «Сүнгән йолдызлар»дагы 500 мәртәбә уйнаган Надирын, «Моңлы бер җыр»дагы - Мусаны, «Ташкыннар»дагы - Мирвәлине, «Гүзәлем Әсәл»дәге Ильясны һ.б. рольләрен хәтерләмәгән кеше бармы икән? «Бирнәсез кыз»дагы Карандышев роле өчен
Р.Таҗетдинов СССРның Дәүләт бүләгенә лаек була. Уйналмыйча, хыялда калган рольләре дә бар Ринат абыйның. Аңа мәхәббәт геройларын уйнарга тормышта үзенең яратуы да ярдәм итми калмаган, билгеле. Артист әйтүенчә, партнерларың да синең күңелеңә ошарга тиеш. Наилә Гәрәева белән «Гүзәлем Әсәл»дә уйнаган сәхнә бүген дә аның күз алдында. «Гомерем буе Отеллоны, Ричард III не уйнарга хыялландым мин. Заманында Марсель Сәлимҗанов аларны куярга курыкты. Артистны үстерү өчен дөнья классикасын сәхнәләштерергә кирәк. Анда уйнарга рәхәт. Әле аяк йөргәндә, баш эшләгәндә уйныйсы килә. Театрда бит төрле буын артист кирәк», - ди ул.
Р.Таҗетдиновның сәхнәгә аяк басуына да ярты гасыр узып киткән. Заманында үзен укытырга чакырып та, анда бармавына үкенгән чаклары да бар актерның. 25 ел буе Театр әһелләре берлеген җитәкләү аның шактый вакытын ала.
Ринат абыйга: «Щепкинчыларның үзара дуслыгының сере нидә соң?» - дигән сорауны бирмичә кала алмадым. Аңа каршы: «Безне укытучылар бер гаилә сыман яшәргә өйрәттеләр. Мәскәүдән кайтуга, барыбыз да җыелып фатир сорап директорга кергән идек. Рәшидә апа Җиһаншина килгәч, анысын да алдык. Без беркайчан да бер-беребезне сатмадык, бер-беребезне рәнҗетмәдек, бердәм булдык, аңлашып яшәдек», - дип җавап бирде артист.
«Сәнгатькә тугрылыклы булырга, аны яратырга, күп китап укырга кирәк», - дип, үз тәҗрибәсеннән чыгып, яшьләргә киңәшләрен дә җиткерде Ринат абый.
Әгәр язмыш үзен театр юлыннан җибәрмәсә, Ринат Таҗетдинов бүген нинди һөнәр иясе булыр иде икән соң?
Бу соравымны гына көткәндәй: «Бик җырлыйсым килә иде минем, - дип сүз башлады ул. - Тавышым да әйбәт иде. Егетләр армиягә киткәндә мине яннарына утыртып җырлаталар, гармун уйнаталар иде. 10 нчы сыйныфтан соң туп-туры консерваториягә китеп бардым. Анда укырга керү өчен нота, сольфеджио кирәклеген беркем дә әйтмәде ул чакта. Уку йортына килгәч кенә белдем. Шуннан соң театр юлыннан китәргә туры килде. Һәм ялгышмаганмын дип уйлыйм. Язмышымны театр белән бәйләмәсәм дә, юкка чыкмаган булыр идем. Без гаиләдә биш малай, бер кыз үстек. Туганнарым укытучы, табиб, химик, механик һөнәрләрен сайлады».
Электән килгән гадәт буенча Ринат абый буш вакытларында китаплардан аерылмый. Кулына сыйныфташы Мөстәкыйм бүләк иткән гармунын алып халкыбызның моңлы җырларын сузарга ярата.
Алар башка бәйрәмнәрне өйдә үткәрә, ә Яңа елны һәрвакыт олы кызлары Руфинәләрдә каршыларга гадәтләнгән. Аннары 1 гыйнварда Ринат абыйның туган көнен билгеләп үтәләр. Артист бүләкләр алырга яратмаса да, хатынына, балаларына үзе сайлаган әйберләрне биреп, аларны сөендерә. Р. Таҗетдинов театрда бөек актер булса, тормышта әнә шундый кайгыртучан, изге күңелле гаилә башлыгы.
Р.Таҗетдинов тормышыннан кызыклы хәл
- Бервакыт Елга портында Илһам Шакиров белән карбыз алып ашадык. Куллар балланып бетте. Илһамның концертка барасы бар. Кул юарга су эзләп Идел буена төшәргә булдык. Мин ярдан шикләнеп карап торганда, Илһам су читенә басып иелде дә кулын юарга кереште. Шулчак аның аягы таеп китте дә выжт итеп суга килеп төште. Муенына хәтле суда тора бу. Куркуыннан кычкырып та куйды. Ул миннән ярдәм сорый башлады. Мин аңа кулымны бирсәм, икәүләп батачагыбызны белеп торам. Аннары коткаручы да юк бит. Илһам үзен ташлап китеп бара, дип уйлаган. Шуннан соң таяк табып килдем дә тартып чыгардым үзен. Берзаман манма су булып урамнан йөгереп кайтып барабыз. Таныган кешеләр безгә аптырап, артыбыздан карап калдылар.
Рәисә ханымнан алма белән карлыган бәлеше рецепты
Аның өчен катык, 1 ярым йомырка, 100 грамм май, ярты стакан шикәр комы, өч стакан он, сода салып камыр басарга да ике сәгать тотарга кирәк. Аннары камырның өчтән ике өлешен таба төбенә җәеп, өстенә туңдырылган алма белән карлыганны, шикәр комы белән май саласың да җәелгән камыр белән каплыйсың. Өстенә күкәй сөртеп пешерергә куясың.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар