«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Болгарга багышлап инглиз телендә чыккан «Great Bolgar» («Бөек Болгар») дигән китапны тәкъдир итү булды. Әлеге китап Болгарны тарихи мирас буларак һәм бу өлкәдә алып барыла торган фәнни-тикшеренү эшләрен тагын да киңрәк катлау укучыларга танытуны күз уңында тота. Сыйфатлы кәгазьдә басылган бик саллы, затлы китап килеп чыккан. Тиражы...
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Болгарга багышлап инглиз телендә чыккан «Great Bolgar» («Бөек Болгар») дигән китапны тәкъдир итү булды. Әлеге китап Болгарны тарихи мирас буларак һәм бу өлкәдә алып барыла торган фәнни-тикшеренү эшләрен тагын да киңрәк катлау укучыларга танытуны күз уңында тота. Сыйфатлы кәгазьдә басылган бик саллы, затлы китап килеп чыккан. Тиражы - 1 мең данә. Яңа басма чит илләрдәге классик университетлар, тарих институтлары һәм китапханәләргә, белгечләргә таратылачак. «Great Bolgar»ның нигезен Болгар турында моңа кадәр рус телендә чыккан басма тәшкил иткән. Әмма шул ук вакытта, проект авторлары белдергәнчә, алар бер-берсеннән нык аерылып тора. Соңгысында күп кенә яңа язмалар, соңгы фәнни казанышлар урын алган. Китапның мәгълүмати кырын баетуда фото материаллар, график эшләр (4 меңгә якын!) файдаланылган.
Матбугат киңәшмәсендә Татарстан Республикасы мәдәният министрының урынбасары Светлана Персова һәм башкалар катнашты.
Иң әүвәл «Ни өчен бары инглиз телендә?» дигән урынлы сорау бирелде, әлбәттә.
- Бу шуның белән аңлатыла ки, башка илләрдә Болгар турында берни дә белмиләр яки Дунайдагы Болгария белән Иделдәге Болгарны бутыйлар. Конференцияләрдә, мәсәлән, Парижда Болгарның роле һәм мәгънәсен аңлатканда, безгә үзебезнең белгечләргә билгеле булган күп кенә мәгълүм нәрсәләрне исбатларга туры килде, - диде Казан мәдәният һәм сәнгать университетының фәнни эшләр буенча проректоры, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлекчәсе җитәкчесе Рафаэль Вәлиев.
- Болгарның ЮНЕСКО объектлары исәбенә керүенә нибары бер ел вакыт узды, һәм менә әлеге китап дөнья күрә. Әлбәттә, бу бер ел эчендә генә башкарылган эш түгел, ә күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе. Болгарда археологик казу эшләренең 150 елдан артык алып барылуына карамастан, бүгенге көндә нибары өч процент кына тикшерелгән. Шулай булгач, әлеге тарихи мираста никадәр потенциал ятуын күз алдына китерәсезме? Китапка Болгар дәүләтендә сугылган 902‑908 елгы акчаларның керүе бик мөһим. Чөнки ул - дәүләтчелекне күрсәттә торган дәлил. Бу бик зур әйбер.
«Great Bolgar»ны чыгару өч миллион сумга төшкән. Китапны басмага әзерләүгә ике ел вакыт китсә дә, анда 1987 елдан башлап әзерләнгән материаллар кертелде, ди проект авторлары. Китапта Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче 20гә якын тикшеренүченең хезмәте урын алган. Араларында Болгар тарихы белән 70 нче елларда ук шөгыльләнүчеләрнең хезмәтләре дә бар, диләр. Басмада Болгар музей-тыюлыгы территориясендә алып барыла торган археологик казу эшләре вакытында чыккан табылдыклар да, төрле музейханәләр фондында (Эрмитажны да кертеп), шул исәптән Болгар цивилизациясе музеенда саклана торган экспонатлар да киң файдаланыла. Кыскасы, Болгар тарихына караган шактый мәгълүматны үз эченә сыйдыра китап.
- Әмма 3 процент дигән мәгълүмат та әлегә тулысынча каралып бетмәгән. Алар өстендә эшләү зарур. Казу эшләре генә Болгар серләрен ачып бетерми, аларны тирәнтен өйрәнергә кирәк. Аларын инде алга таба күрәчәкбез. Бер үк вакытта китапта Болгарны саклау проблемалары да китерелә. Бу юнәлештә моңа кадәр ниләр эшләнде һәм бүгенге көндә нәрсә эшләнә? Бу сорауларга да җавап бар, - дип белдерде Татарстан Фәннәр академиясенең археология институты директоры Айрат Ситдыйков.
Китап сатуда булмаячак. Әмма якын киләчәктә без аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Фәннәр академиясе һәм Болгар музей-тыюлыгы сайтларында электрон вариантта күрә алачакбыз. Китапның татарчага тәрҗемә ителү ихтималы да зур, диләр. «Great Bolgar» иң беренче чиратта Татарстанның бүгенге мөмкинлекләрен Бөек Болгар дәүләте яшәгән чор белән тоташтыра һәм турыдан-туры халыкара мәйданда таныта. Киләчәктә китапның яңа томнары да басылып чыгар дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар