«Балаларыбыз 1 сентябрьдән бирле укырга йөрми. Үзебезнең авылдагы тугыз еллык мәктәптә башлангыч сыйныфлар гына калды.
Югары сыйныфлар күрше Балыклы Чүкәй авылына барып укырга мәҗбүр. Балаларны үз мәктәбебездә, үз авылыбызда укытасыбыз килә. Ахыргача көрәшәчәкбез, кирәк булса, Казанга киләбез, пикетка чыгабыз.»
Редакциябезгә Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылы халкыннан шундый хәбәр килеп ирешүгә, юлга кузгалдык.
Үзебездә укытасыбыз килә
Дүшәмбе иртәсе. Сәгать җиде. Иске Арыш авылының урта мәктәбе. Ризасызлык йөзеннән мәктәп янына плакатлар тотып җыелган ата-аналарны күрербез дигән идек, бүген мәктәптә бәйрәм икән. Укучылар чәчәк бәйләмнәре тотып килгән. Баксаң, бу атнадан укучылар, ниһаять, укый башлаячаклар. Үз мәктәпләрендә.
- Без бүген генә елмаябыз. Моңа кадәр еладык. Һәр көн иртә белән мәктәп янына җыела идек. Балалар «ачыгыз безнең мәктәпне» дигән плакатлар ясадылар, шуларны тотып, сәгать унга кадәр басып тора идек. Җиңәсебезне белдек, шуңа ахыргача тырыштык, - ди ата-аналар. Тырышлыклары да юкка китмәгән. Югары сыйныфларны бетермәгәннәр, мәктәпне Балыклы Чүкәй авылының филиалы итеп калдырганнар.
Иске Арыш чагыштырмача зур авыл, биредә якынча 300ләп хуҗалык исәпләнә. Мәктәптә 27 бала укый. Быелдан башлангыч сыйныфта 6 бала укып калган, югары сыйныфларны күрше Балыклы Чүкәй авылына күчергәннәр. Оптимизация галәмәте - мәктәпләрне берләштерәләр. Әлеге программаның максаты изге - укучыларның уңайлы, барлык шартлар да тудырылган мәктәпләрдә белем алуларын телиләр, тик ата-аналар бу яңалыкны өнәмәгән. Шулай һәр иртә балаларны мәктәпкә алып китәргә килгән автобус буш китә торган булган. Хәер, алты бала Балыклы Чүкәйдә укырга ризалашкан. Аларның күбесенең әти-әнисе укытучы.
- Үзебездә шундый яхшы мәктәп була торып, ник балаларыбызны күрше авылга җибәрик. Былтыр акча җыешып мәктәпкә ремонт ясаттык. Җирле хуҗалык нык булышты. Матур итеп бушлай тышлап бирделәр. Мәктәбебез әле 1992 елда гына салынган. Моңа кадәр хәтта ике мәктәп эшләп торды, - диләр ата-аналар, янәшәдәге иске агач мәктәпкә күрсәтеп. - Балаларның кайберләре мәктәптән кайтышлый мәчеткә кереп намаз укый, мәктәп яны бакчасында кишер, чөгендер, кәбестә үстерә. Яшелчә, җиләк-җимешләрне сатып, мәктәп өчен кирәк-яраклар да алдылар. Беренче сентябрь көнне балаларыбызны, сарык көтүе кебек төяп, күрше авылга алып киттеләр. Полиция хезмәткәрләренә кадәр килгән иде. Барыбыз да елап калдык. Автобусы да кечкенә бит аның, бары 11 кеше сыешлык кына. Ә бездән 15 бала Балыклы Чүкәй мәктәбенә барырга тиеш. Җитмәсә ул автобус тагын берничә авыл баласын да алып килә. Автобус ике рейс ясаганны балалар көтеп торсынмы, кышкы салкыннарда нишләргә? Юллар чистартылмаган, пычрак, карлы, буранлы вакытлар була, ике авыл арасы җиде генә чакрым булса да, куркыта бит... - ди әти-әниләр.
Спорт залы нигә безгә?
Балыклы-Чүкәй мәктәбендә укучылар әллә ни күп түгел. Алты авылга 53 бала җыела. Әмма бала саны гына мәктәпнең сыйфат дәрәҗәсен билгеләми. Балыклы Чүкәй авылы мәктәбендә белем бирү өчен уңайлы шартлар күбрәк булганга, барысын да шунда берләштерергә булганнар. Зур спорт залы да бар.
- Нәрсәгә ул спорт залы? Әнә балалар җылы көннәрдә урамдагы мәйданда туп тибә. Кышын карны көрәп, су белән боз катырып хоккей уйный. Минем улым Иске Арыш мәктәбендә укыганда көрәш буенча 4 медаль иясе булды. 21 мактау грамотасы гына бар. Чүкәйлеләрнең спорт залы бар дип, нинди уңышка ирешкәннәре бар, - ди Алсу Тимербаева.
Әфганда үлеп калган якташлары Рамил Ибәтов исемен йөртүче Иске Арыш мәктәбе тугыз еллык. 10-11 нче сыйныфка укучылар барыбер шул Балыклы Чүкәйгә барырга тиешләр. Әмма, күбесе тугызынчы сыйныфтан соң таралышып бетә икән. Мәктәп ябыла дигәч, бөтен парталарны, интерактив такталарны тараткан булганнар. Хәзер барысын да кире кайтартканнар. Тик хәл ителәсе мәсьәләләр әле шактый. Иске Арыш урта мәктәбе укытучылары Балыклы Чүкәйгә эшкә урнашып беткән булган. Хәзер рус теле, физкультура, тарих укытучылары җитми.
Авыл халкының шулай берләшеп үз мәктәпләрен саклап калырга теләүләре сокландыра, әлбәттә. Оптимизация вакытында хәтта өр-яңа мәктәпләр ябылган очраклар да булды. Сүз уңаеннан, Балык Бистәсе районының Кульга авылында да, шундый хәл килеп тугач, мәктәпне калдыруга ирешкән халык.
Ә менә беренче сентябрьдән күрше авыл мәктәбенә йөри башлаган алты укучы, үзләрендә мәктәп ачылса да, күченергә теләмәгән. Аларына Балыклы Чүкәйдә яңа зур мәктәп, спорт залы бик ошый, кызганыч, авылда калган сыйныфташлар гына безнең белән аралашмый, - диләр.
Булганны саклап калырга кирәк
Балыклы Чүкәй урта мәктәбендә дә булдык без. 2006 елда мәктәпкә реконструкция үткәрелгән. Биредә физика кабинетын җиһазлау гына да 500 меңгә төшкән. Химия кабинетында һәр партада краннар. Һәр класста диярлек интерактив такталар. Белем дәрәҗәсен дә начар дип әйтеп булмый. Былтыргы БДИ нәтиҗәләре буенча, рус теленнән уртача балл - 71-72 булган. Мәктәп «Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә кергән. Мәктәптән тыш түгәрәкләр дә җитәрлек. Әмма Иске Арышлылар өчен боларның берсе дә үз мәктәпләрендәге мохитне, җылылыкны алыштыра алмый, күрәсең.
Әлеге мәсьәләдә Рөстәм Шәмсевәлиев белән дә сөйләштек. Ул моңа кадәр Иске Арыш мәктәбен җитәкләгән. Хәзер мәктәп филиал булып калгач, аны Балыклы Чүкәй урта мәктәбенә директор итеп күчергәннәр.
- Укучылар ярты ай укырга йөрмәде. Укудан артта калалар дигән сүз бу. Имтихан тапшырасылар да бар бит. Ата-аналар мәктәпнең башлангыч кына булып калачагын алдан ук белде. Бу хакта укытучыларга да җиткерелде. Күбесенең баласы мәктәп яшендә. Ата-аналар хәтта район башлыгына да барып карадылар. Берәү дә баласын укырга җибәрмәячәкбез димәде.
Белем көненә концерт программасы әзерләгәндә дә Иске Арыш укучылары Балыклы Чүкәйгә репетициягә йөрде. Моны әниләре белмәдеме әллә? Ни өчендер нәкъ менә уку елы башлангач кына тавыш куптардылар, укырга күрше авылга җибәрмиләр, имеш. Мәсьәләне хәл итәр өчен бер рейста ук барлык укучыны сыйдырышлы зур автобус та сораткан идек. Мин мәктәпне ачучы да, ябучы да түгел. Мин укучыларның киләчәге өчен борчылам. Алар үзләренә лаек уңайлы, заманча мәктәптә белем алырга тиеш. Ләкин ата-аналар белән уртак тел табып булмады. Хәзер кадрлар мәсьәләсен хәл итәсе, уку планнарына төзәтмәләр кертәсе, документация эшен төгәллисе бар, - диде директор. 80 баладан да кимрәк укучы булган очракта, мәктәпләр оптимизация дулкынына эләгә. Кыскасы, Балыклы Чүкәй урта мәктәбен дә аз комплектлы дип ябарга мөмкиннәр. «Булганны саклап калырга тырышсак иде. Балыклы Чүкәй мәктәбенә бер бала килеп укыса да, автобусны йөртәчәкбез дип вәгъдә иттеләр», - ди Рөстәм әфәнде.
Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Роза Нуриәхмәтова:
- Мин менә дүрт чакрым ераклыктагы Шунково авылына көн дә җәяү килеп йөрим. Иске Арыш авылындагы балаларны укырга җибәрергә теләмәгән әти-әниләрнең өйләренә барып сөйләштем. Хәтта аларны, сез террористлар, дип атарга да мәҗбүр булдым. Балаларыгыз әсирләр, дидем. Укучылар кызганыч бит. Укыйсылары килә аларның. Әниләре җибәрми. Ә 40 көн бала сәбәпсез укырга бармый икән, закон нигезендә, автоматик рәвештә ул икенче класска күчми кала, - ди Роза ханым.
Укучылар белән дә аралаштык. Тик алар олыраклар кушканны тыңлаучылар гына кебек тоелды. Җил искән уңайга бөгеләләр. Балалар бит. Хәзер Иске Арыш укучылары ярты ай укымаган уку программасын үзләштерергә ашыкса, Балыклы Чүкәйгә укырга күчкән сыйныфташлары инде төп дәүләт имтиханына әзерләнә башлаганнар.
Сүзен-сүзгә
Илсур Садыйков, Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге мөдире:
- 1 сентябрьдә Иске Арыш авылы укучылары Балыклы Чүкәй мәктәбенә белем бәйрәменә җыелды, әмма икенче көнне алты баладан тыш калганнары укырга килмәде. Ата-аналар белән дә сөйләшеп карадык, уртак тел таба алмадык. Хәзер Иске Арыш авылы мәктәбен филиал итеп калдырдык, атна-ун көн эчендә кәгазь эшләрен хәл итеп бетерәсе бар. Укытучыларга эш артачак, әлбәттә. Хәзер расписаниене көйләп, күбесе ике мәктәптә дә укытырга тиеш булачак. Үзләре моңа каршы түгел. Иске Арыш мәктәбе җыештыручысына да эш күбәер кебек, нәтиҗәдә хезмәт хакы да артачак. Балаларны җылы аш белән тәэмин итү җайланып бетте. Янгын куркынычсызлыгы ягыннан, мәктәпне кабул иткән чакта барысы да яхшы узды. Бары мәктәп агач булганлыктан, аның эчке ягын штукатурларга куштылар. Бу зур сумма чыгымнар сорый. Бу әлегә хәл ителмәгән. Безнең өчен иң мөһиме - бер бала да урамда калмады, һәркайсы үзе теләгән мәктәптә белем алачак.
Комментарийлар