16+

Кат-кат тунлы, карыш буйлы

«ШК» журналисты тонна ярым кәбестә сатты Авылдан туганнарым шалтырата: «Әйдә, кәбестә сатарга кайт, безгә дә булышырсың, үзеңне дә сынап карарсың, гел каләм генә тотарга димәгән». Ярым шаярту белән әйтелгән бу сүзләрдән соң кызыксынуым җиңде, тәвәккәлләдем дә ялларда кәбестә сатарга авылга кайтып киттем. Бәйрәм көн Яруллиннар Яшел Үзән районының Олы Яке...

Кат-кат тунлы, карыш буйлы

«ШК» журналисты тонна ярым кәбестә сатты Авылдан туганнарым шалтырата: «Әйдә, кәбестә сатарга кайт, безгә дә булышырсың, үзеңне дә сынап карарсың, гел каләм генә тотарга димәгән». Ярым шаярту белән әйтелгән бу сүзләрдән соң кызыксынуым җиңде, тәвәккәлләдем дә ялларда кәбестә сатарга авылга кайтып киттем. Бәйрәм көн Яруллиннар Яшел Үзән районының Олы Яке...


«ШК» журналисты тонна ярым кәбестә сатты

Авылдан туганнарым шалтырата: «Әйдә, кәбестә сатарга кайт, безгә дә булышырсың, үзеңне дә сынап карарсың, гел каләм генә тотарга димәгән». Ярым шаярту белән әйтелгән бу сүзләрдән соң кызыксынуым җиңде, тәвәккәлләдем дә ялларда кәбестә сатарга авылга кайтып киттем.

Бәйрәм көн

Яруллиннар Яшел Үзән районының Олы Яке авы­лында яшиләр. Сигез еллап күп итеп яшелчә үстерәләр. Бу якларда элегрәк «Тат­овощпром» җәмгыяте кәбестә үстергән. Бу оешма авылда эшен япса да, кәбестәне сугару җайланмалары, торба кебек кирәк-яраклар калган. Күрше авылларда аларны әллә кайчан сүтеп бетерсәләр дә, якелеләр авыллары белән каршы чыкканнар.

«Безгә торбаларны калдырыгыз, үзебез кәбестә үстерә башлыйбыз», - дигәннәр. Хәзер 300дән артык хуҗалыгы булган Олы Якедә 25ләп гаилә күпләп кәбестә үстерү белән шөгыльләнә. Суны авылдагы плотинадан алалар. Көне буена су җылынып тора, кәбестәгә сипкәндә салкын булмый. Бу плотинаны, торбаларны карап торучыга авыл халкы акча түли.

Авылда кәбестә сатып алучы юк диярлек, һәркем бакчасында утырта, шуңа да Яруллиннар яшелчәне Иделнең аръягындагы Яшел Үзән районы Акъегет авылына алып барып сата. Инде менә биш еллап Яке кәбестәсен акъегетлеләр көтеп ала, җәйдән үк заказ биреп куючылар да бар. «Үзебездә кәбестә никтер булмый, үстерә белмибезме, сорты начармы, Якенекенә җитми инде», - диләр.

Кәбестә сатучылар килгән көн авылда бәйрәм кебек. Авылдашлар алдан эленгән игълан буенча машина киләсе капка төбенә җыела. Күрешер, гәпләшер өчен бер сәбәп.

Бу юлы да безне шактый кеше каршы алды. Кайсы ат, кемдер машина, кайберләре арба тартып килгән.
- Кәбестәнең пирогын бик яратам, шундый тәмле була, ел саен сатып алабыз, әле күчтәнәч итеп балаларга шәһәргә дә җибәрәбез, - ди Мәдинә Габитова.
75 яшьлек Альберт Бәхтияров тә:

- Ел саен кәбестәне Ярулиннардан гына алам. Ышанычлы, язга кадәр базда бернәрсә булмый аңа, череми дә, кипми дә. Тозлыйм да, ашын да пешереп ашыйм, менә янәшәмдә утырып ашарга иптәшкә бер әби дә булса! - ди.

«Тишеклесе кирәк!»

Сатып алучыга ярап булмый. Кайсы кәбестәнең зуррагын сорый, кайсына кечкенәсе кирәк. Бер апа: «Ике оныгыма алма кадәр генә икешәр кәбестә табып бир әле», - ди. Машина арбасы башына үрмәләп, кәбестә өеме арасыннан иң кечкенәләрен сайлыйм.

Икенче берәү, тишекле кәбестә кирәк дип, теңкәмә тиде. Тонна ярым кәбестә арасыннан андыйны таба гына алмыйм бит.
- Нигә кирәк соң ул тишекле кәбестә? - дим.
- Белмим инде, андые экологик яктан чиста була диделәр, тап инде, - дип ялына кәбестәгә килгән хатын.

Ниһаять, табылды бугай, өске яфракта тишекләр күренә. Кәбестә үстерүче Зөлфәт Яруллин көлеп: «Корт ашаган кәбестәне кешегә дә курыкмыйча ашарга була, дип уйлыйлардыр инде. Шуңа тишеклесен эзлиләрдер», - ди.

Ә кәбестәләр кортсыз.
- Ике тапкыр корткычларга каршы матдәләр белән эшкәртәбез, - ди Зөлфәт.
Орлыкны да Мәскәүдән кайтарталар икән. 2500 данә кәбестә орлыгы 2300 сум тора. Ярулин­нар быел 35 сутый җирләренә 7500 төп кәбестә утыртканнар. Салкыннарга түзем «Эрдино», «Харлекин» сортларын кайтартканнар.

- Башта һәр орлыкны парникка утыртасың, аннары сулар сибеп әзрәк үстергәч, Сабан туе алдыннан үсентеләрне ачык грунтка күчерәсең. 7500 төп әнә шулай берничә тапкыр кеше кулы аша уза. Көз көне тагын кул хезмәте. Шул кишәрлегебездән, гадәттә, 25 тонна кәбестә җыеп алабыз, барысын да пычак белән кисеп, машинага төйибез. Бер «УАЗ» машинасы арбасына тонна ярымнан артык кәбестә сыя, аны хатыным, улым белән сәгать ярымда җыеп тутырабыз, - ди Зөлфәт.

Улы Илсаф, сигез яшендә генә булса да, әти-әнисенең төп ярдәмчесе. Сарыкларны караучы да, көтү кайтканда кәбестәне малдан саклаучы да ул. Зөлфәтнең хатыны Алинә дә эштән курка торганнардан түгел.

- Утыртканда, уңыш җыйганда зарланса да, кәбестәне сатканда куана инде, - дип шаярта Зөлфәт.
- Компьютерда, социаль челтәрләрдә утырырга бөтенләй вакыт калмый. Иртәнге сәгать бишләрдә торам, әле күрше авылда юл төзелешендә эшлим, 50 башка якын сарыгым бар, 6 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз. Кәбестәдән тыш, күпләп бәрәңге дә утыртабыз, - дип дәвам итә сүзен Зөлфәт.

Ул да түгел, аның кесә телефоны чылтырый. Әле укырга да кермәгән кызы Зәринә икән. «Әти, сөенеч, ике кара бәрәнең бар», - дип, өйдәге яңалыклар белән уртаклаша ул.
- Мондый тормыш ялыктырмадымы соң, барысын да ташлап, шәһәргә китәсең килмиме? - дим Зөлфәткә.

- Юк, шәһәргә без бары концерт-спектакль карарга, күңел ачарга гына барып кайтабыз, авыл хуҗалыгыннан башка тора алмыйм, юкка гына агроном белгечлеге сайламадым инде, - ди Зөлфәт.

Тонна ярым кәбестә күп тоелса да, машина арбасы тиз бушады. Килосы 12 сумнан гына булгач, халык бик теләп алды. Авыл кибетендә кәбестәне 18 сумнан сатканнар икән. Кәбестәне тутырганда кат-кат «туны» чишелә, бу яфракларны Зөлфәт аерым капчыкларга салып барырга кушты. Анысы - сарыкларга.
Алдагы көнне кәбестәне машинага төягәндә коеп яңгыр яуган, яшелчәне капчыкларга тутырганда, кулларым юешләнеп бетте. Хан заманындагы үлчәүләр белән эшләргә дә өйрәндем бугай. Кәбестә дә сайлый беләм хәзер. Ашар өчен уртачаракларын, тозларга зурларын, тыгызларын алсаң яхшы. Юешләнсә, өшесә дә, кәбестә өчен куркыныч түгел. Кыскасы, күңел булды. Тырышсаң, иренмәсәң, кәбестә үстереп тә шактый акча эшләргә була икән бит!

Тиз арада тозлана торган кәбестә

Кәбестәне һәм кишерне озынча итеп турап, 3 литрлы банкага тыгызламыйча гына аралаштырып тутырасың. Аерым савытта 1 литр суга 100 грамм көнбагыш мае, 100 грамм уксус, 100 грамм шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз салып кайнатып чыгарасың. Әлеге катнашманы кайнар килеш кәбестә өстенә агызасың. Банканы пластмасс капкач белән ябып куясың. Суынгач, суыткычка күчерәсең. Бер тәүлек дигәндә, кәбестә тозланып өлгерә.

Кәбестә депрессиядән һәм йокысызлыктан файдалы
Кәбестә җиңел үзләштерелә торган файдалы матдәләргә һәм витаминнарга, шикәргә, клетчаткага, органик кислоталарга бай. Составында магний, хром һәм фолий кислотасы булганга, яфраклы кәбестә тынычландыру, депрессиядән арындыру һәм йокысызлыктан коткару үзлегенә ия. Кәбестә согын йөрәк һәм ашказаны авырулары вакытында эчәргә тәкъдим итәләр. Кәбестә борынгы греклар һәм римлылар арасында бик популяр булган. Бөек Кытай стенасын төзүчеләр дә гел тозлы кәбестә ашаганнар, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading