16+

Казанга крематорийлар кирәкме, яки "блат"лы каберләр күпме тора?

Редакциябезгә Казаннан укучыбыз шалтыратты.

Казанга крематорийлар кирәкме, яки "блат"лы каберләр күпме тора?

Редакциябезгә Казаннан укучыбыз шалтыратты.

- Күршебезне күмдек, шәһәр җирендә мәетне соңгы юлга озату туй ясау белән бер икән, күпме акча чыкты, зиратта җир табу үзе бер проблема, авылда үлсәң дә, кайгырасы юк, ә менә шәһәр җирендә җир табауы баш бәласе, үлсәң, кая күмеләчәгеңне исән чагыңда ук билгеләп куярга кирәк, - ди Кәримә апа.

Крематорий кирәкми

Казан зиратларын барлый башладым. Башкалада шуның кадәр каберлекләр бар дип уйламый да идем. Гадәттә, Арча, Яңа Татар, Самосырово зиратларын гына ишетеп күнеккән бит. Баксаң, бүгенге көндә Казанда барлыгы 34 зират исәпләнә икән. Әмма кайсына мөрәҗәгать итсәң дә, урын юклыгы проблемасын яшермиләр. Гаҗәп тә түгел, шундый зур шәһәрдә көн саен кемдер үлеп тора, юл һәлакәтләрендә күпме кешенең гомере өзелә... Кешегә үлгәч ике метр җир җитә дисәк тә, бүгенге заманда шул метрларга да кытлык икән шул.

Казан мэриясенең матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, Киров районында урнашкан Окольная белән Адмиралтия бистәсендә Брюсов урамындагы зиратлар бөтенләй ябык булып санала, анда хәзер берәү дә җирләнми. Калганнарына исә, элек алып калган урыннарың булса, эләгү мөмкинлеге бар. Элегрәк зиратларда исән кешеләргә дә җир алу мөмкин булган, ә хәзер мәеткә урын табуы да авыр, җиргә кытлык.

Яңа Татар зиратында да берәр туганыгыз күмелгән булса, алып калган урыныгыз булса гына, шул хакта махсус документ алып килсәгез, мәсьәләне хәл итәргә тырышабыз, безнең зират күптән ябык, дип аңлаттылар. Ә үлгәннәргә нишләргә? Баксаң, Казан зиратларында беркеме дә күмелмәгән очракта, мәетне Киндери белән Юдино бистәсендә җирлиләр икән. Дөрес, андагы каберстаннар да резин түгел, җир чикләнгән.

Зиратларда урын җитмәү проблемасын дәүләт органнары төрле юллар белән чишәргә омтыла. Хәтта Питрәч районында крематорий ясау идеясе дә булган.

Россиядә 20ләп крематорий санала. Татарстанда мондый төр комплексның булмавына гаҗәпләнүчеләр дә бар. Белгечләр, яңа зират булдырганчы, крематорий төзү шактый арзангарак чыгачак, дип тә исәпләгәннәр. Әмма бу безнең халык менталитетына туры килеп бетми кебек. Питрәч районында крематорий ясау буенча проект әзерләнеп беткәч тә, Кощаково авылы халкы теше-тырнагы белән моңа каршы чыккан. Чүплек оясы булган урында кешене яндыру урыны төзүне хупламаган алар. Аннары санитар таләпләргә туры килгән шактый зур мәйданда җир табуы да авыр. Кыскасы, бу идеядән кире кайтканнар. Аның каравы, якын киләчәктә Питрәч районы Званка авылы тирәсендә зур җирләү комплексы булдырырга, шулай ук Тынычлык бистәсендәге зиратны зурайтырга җыеналар.

«Блат»лы каберләр

Җир юк‑юк дисәләр дә, бик тырышсаң, табыла икән ләбаса. Бик үтенеп, ялварып сорый торгач, ун зиратның икесендә, коммерция нигезендә дигән булып, урын таптылар.
- Теләгән җирне килеп сайлап алырга кирәк, - диде Киндери бистәсе зираты сакчысы. Дөрес, булачак кабер ничә сумга төшәсен генә әйтмәде.

Эзләнә торгач, анысын да ачыкладым, Арча зиратында - 60 меңнән, Тынычлык бистәсендә 45 меңгә исән кеше дә үзенә «блат»лы кабер алып куя ала икән. Дөрес, «Ритуал» муниципаль унитар предприятиесендә мондый коммерциягә корылган урын сатулар була алмый, бу - законга каршы бару, дип аңлаттылар. Бары үлгән кешегә генә, «Җирләү турында»гы Федераль закон нигезендә, зиратта урын бирү каралган. Янәшәдә буш җир булган очракта, бары законлы хатынына яки иренә генә өстәмә урын алырга рөхсәт ителә. Мәет өстенә мәет күмү дигән нәрсә дә бар. Туганың җирләнгән кабер өстенә 15 елдан соң тагын бер мәетне җирләргә рөхсәт ителә.

Мәетне соңгы юлга озату ничә сумга төшә?

Укучыбызның кешене соңгы юлга озату туй ясау белән бер дигәнендә дә хаклык бар. «Берәрсен җирлисе булса, үзебезгә шалтыратыгыз», - ди «Ритуал+» ритуаль хезмәт күрсәтү оешмасы хезмәткәре.

Директорлары белән сөйләшеп, зиратларда урын табарга да булышырбыз, җирләү эшләрен дә җиренә җиткереп башкарыр­быз, - дип, үз хезмәтләрен рекламалыйлар. Аларны да аңларга була, мәет озату - аларның кәсебе.

Мәет хастаханәдә үлсә, бер хәл, ә менә өйдә җан бирсә, полиция хезмәткәрен чакыртырга кирәк, ди. Аннары йолаларны белмәсәң, мәетне юарга әсбапларың, кешеләрең булмаса, махсус шушы эшләр белән шөгыльләнә торган хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә була. Алар мәетне дә юа, абыстаен, мулласын да алып килә, кәфенлеген, комганын да бирә, носилкаларын, тактасын да таба, машинасын да юнәтә. Дөрес, болар берсе дә бушка түгел. Бу хезмәтләр иң кимендә 4000 сум тирәсе тора. Абыстай белән муллага аерым сәдака да бирәсе булачак. Моңа җир казу эшләре кермәгән.
Төрле зиратта бәяләр төрлечә. Әйтик, Салмачыдагы зиратта мөселман кешесен җирләү - 15500 сум, ә рус кешесен күмү 17 мең тирәсенә төшә.

Ә менә Самосырово тирәсендә урнашкан Әл-Мәрҗани мөселман зиратында хәл алай ук мөшкел түгел кебек. Администратор Нәгыйм абый аңлатуынча, аларда җир җитәрлек. Мәет күмеләсе урынны рәсмиләштереп, каберне казу бүген биредә 16500 сум тора. Кабергә мәрхүмнең исем-фамилиясен, туган, үлгән елын күрсәтеп, такта да куячаклар. Туганың күмелсә, янәшәдә исән кешегә дә урын алып, ул җирне чардуган белән әйләндереп куярга була. Күбесе шулай эшлиләр дә икән.
- Барыбер, кайчан да булса, барыбызга да шунда барасы бит инде, - ди Нәгыйм абый.

*************
Динә Зарипова, Казан:
- Бу мәсьәлә мине, әлбәттә, борчый, шулай да исән кеше зиратта урын алып куярга тиеш түгелдер, дип саныйм. Мәетне күмәргә урын юк, ә буш каберләр тик тора. Бу җинаятькә тиң, минемчә. Казанда күмәргә урын җитмәү гаҗәп түгел, көн саен кеше үлә бит, җитмәсә таза, сау кешеләр көтмәгәндә дөньядан китеп бара.

Фәридә Нигъмәтҗанова, Казан:
- Әле күптән түгел генә апамны җирләдек. Үземнең дә яшем 90нан узган. Шуңа да үлем турында уйламый мөмкин түгел. Апамны җирләгәндә, 7 меңгә генә Казан янындагы зиратта урын алып куйдым. Хәзер күңелем тыныч, кая күмеләсемне белеп яшим. Мәетне җирләү бик кыйммәткә төшә. Әле ярый комганын, тактасын, башка кирәк-яракларын биреп тора торган мәчетләр бар. Апаны юганга ике хатын‑кызга 3000 сум бирдем. Өченче каттан мәетне төшергәнгә 2500 сум түләдем, муллага, үзем теләп, 2000 сум сәдака тапшырдым, гүр сәдакасы дип тагын 500 сум бирдем, кыскасы, бөтен чыгымнары, ашларын уздыру белән апамны җирләү 50 меңгә төште. Шуңа да үзең исән чакта ук үлемтекләрне әзерләп куярга кирәк.

**************
Сүзен-сүзгә

Алмаз хәзрәт Мөхлисов, «Казан нуры» мәчете имам хатибы:
- Казан зиратларында җир җитмәү Япониядәге кебек үк кискен түгел әле бездә. Шөкер, үлгән кеше күмелми калмый. Туганы янында җирләнергә тырышучылар да бар. Дин буенча бу мәҗбүри түгел. Каберләр янәшә булу ул теге дөньяда бергә буласың дигән сүз түгел бит. Кыямәт көнендә барыбер бергә очрашасы. Мәет өстенә мәет күмү дигәннән, Ислам дине моны бик кирәк булганда, чынлап та, җирләргә урын җитмәгәндә генә рөхсәт итә. Анда да шактый еллар узып, сөякләр таркалганнан соң гына ярый бу. Унбиш ел моның өчен азрак вакыт.

Кабер үзенә тартып торыр, дигән әйтем булса да, исән чакта кешегә күмелү урынын билгеләп кую тыелмый. Әйтем исә хорафат кына. Шулай да кеше, бу урында нәкъ мин җирләнәм, дип уйлап йөрмәсен. Аллаһы Тәгалә кемнең кайда үләсен, кая җирләнәчәген үзе генә белә. Кеше, үлемгә әзерләнәм, каберлектә урын да алдым, таш та ясатып куйдым, ди. Әмма боларны кайгыртканчы, күбрәк изге гамәлләр кылырга ашыксын иде. Крематорий ислам динендә катгый тыелган. Хәтта моргларда мәетне яру да хәерле түгел.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләре буенча, үлгән кешенең тәненә зарар китерергә ярамый. Барыбызны да соңгы юлга кадерләп озатырга насыйп булсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading