Шәһри Казан

"ШК" журналисты редакциягә килгән хатка җавап эзләде

Әнвәрә апа Әбделманова редакциягә үзе шалтыратты. - 25 ел буе шәһәр администрациясендә эшләгән, әтисен сугышта югалткан, күпме кешене дәвалаган 2 группа инвалидның гозерен тыңлап, йортның тышын буяу шулай авырмы икәнни соң? Югыйсә, җитәкчеләрнең башына йортымны төзекләндерү уе килсен иде дип, 22 тапкыр Коръән укып чыктым бит инде, - дип сөйләп...

Без исә укучыбызны борчыган сорауларга ачыклык кертү өчен Әнвәрә апа яшәгән Журналистлар урамы 22нче йортка (Казан) юл тоттык.

"Ясар идек, акча булса..."
Әнвәрә Әбделманова яши торган ике катлы, ике подъездлы йорт 1956 елда ук салынган. Барлыгы сигез гаилә яши икән биредә. Урыны начар түгел, бу тирәдә андый иске йортлар калмаган да диярлек. Каршыда ук берсенең коттеджы күренеп тора. Хәер, янәшәдә тагын берничә "сталинка" җиргә иңеп утыра. Йортның стеналары ярылган, штукатуры кубып бара. Ә менә подъезд эчендә хәл алай ук начар түгел. Коридорлар чиста, буялган. Фатир эчләре дә ярыйсы. Кайбер кешеләр тарттырылган түшәм, пластик тәрәзәләргә кадәр куйганнар. Биредә яшәүчеләрнең иң зур хыяллары - йортның тышкы ягын рәтләү. Моның өчен бигрәк тә редакциябезгә шалтыраткан Әнвәрә апа борчыла.

Баксаң, ул кешеләрне төрле чирләрдән: наркотиклар куллану, эчкечелек, баласызлыктан дәвалый икән. Шуңа да кеше гел килгәч, оят, шул йортның тышын буяп булса да китсеннәр иде дип өзгәләнә. Мин килгәндә дә тәсбихен тарта-тарта елап утыра иде. Әлеге дә баягы шул йорт өчен борчылып елавы икән.

- Монда килеп ялгышлык эшләдем мин. Сахаров урамында менә дигән йортым бар иде бит. Бу йортны авария хәлендәге дип таныйлар, сүтәчәкләр, ә монда яшәүчеләргә каршыда салынып килә торган заманча йорттан фатир бирәләр дигән сүзләр йөрде. Барыбыз да яңа торакка күченәбез дип хыялланып йөргән идек, ул имеш-мимешләр генә булып чыкты ахры,- ди Әнвәрә апа.

Бу йорт янәшәсендә сафка баскан торакны "Акташ" оешмасы төзеткән. Ул дәүләт оешмалары өчен коммерция наймы белән салынган йорт булып чыкты. Ә без тикшерә торган йорт авария хәлендә дип табылмаган. Хәзер идарә итү компаниесе йортны авария хәлендә дип танымаслармы дигән ният белән администрациягә кабат гариза тапшырган. Ләкин әлегә төгәл җавап юк, комиссия йортны бәяләргә өлгермәгән.

Без бу йорт турында сорауларыбызны Совет районы Торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Евгений Калеевка җиткердек.

- Республикада торак йортларны төзекләндерү буенча махсус программа эшли. Капиталь ремонт 2043 елга кадәр исәпләнгән. Журналистлар урамында ремонт таләп итә торган берничә йорт бар. Без, администрация буларак, ул йортлар өчен борчылсак та, беренче чиратта йортны идарә итү компаниесе кайгыртырга тиеш, - диде ул.

Әлеге 22нче йорт "Сервис-Гарант" идарә итү компаниесе карамагында. Компаниядә баш инженер Александр Данилов:

- 2006 елда йортның түбәсен бер алыштырдык, 2011 елда тагын түбәгә ремонт ясалды. Йортның тышын аннан-моннан гына буяп куеп булмый, ул өч көннән кубачак, моның өчен безне шрафка тартачаклар. Җентекләп ремонтлау өчен йортның ярыкларын ябыштырып, штукатурлап чыгасы бар. Кыскасы, фасадны ремонтлау өчен 520 мең акча кирәк. Әмма ул акчалар бездә хәзергә юк. Җитмәсә ул йортта коммуналь хезмәтләр өчен 81 меңнән артык бурычы булган кеше дә бар, - диде.

Өшкерүче
Әнвәрә апаның үзе турында да сөйләмичә булдыра алмыйм. Ул Балтач районының Кариле авылыннан. 25 ел Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсендә баш ревизор булып эшләгән. Югары уку йортында финанслаучы белгечлеген үзләштергән, соңрак Ислам университетын, Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган.

- 45 яшьләр тирәсендә мәчеткә сөлге өшкереп илттем, шуннан үземнең дә көтмәгәндә эшләрем алга китте. Бу йола әби-бабалардан калган. Төшемә дә шулай керде, имеш, мин кешеләр исеменнән мәчетләргә сөлге өшкереп бирергә тиешмен икән. Шуннан бөтен танышларыма, белгән-белмәгән барлык кешегә сөлге китерергә куша башладым, шулай үземдә кешеләрне дәвалый алу сәләтен барлыгын тойдым. Ялгызларны парлы итәм, күз тиюләрдән өшкерәм, бала таба алмаучыларга ярдәм итәм, исерекләрне айнытам, хатыннарына хыянәт иткән ирләрне кире гаиләләренә кайтара алам икән, ләбаса. Миннән ярдәм күрүчеләр рәхмәт әйтеп килә башладылар. Хәзер фатирымда кешенең өзелеп торганы юк, - ди Әнвәрә апа.

Реклама

Ул догалар ярдәмендә дәвалый. Ялгызларга пар аккошлар төшкән картина, ике кешелек урын өсте өшкереп бирә, эчкечеләргә мендәр сүрүенә күбәләкле ситсы тегеп өшкерә.

«Мин берни эшли алмыйм, барысын да булдыручы бер Аллаһы", - ди үзе.

- Гадәттә өшкергәннән соң, кеше үзе авырыйм, ди. Ә сез ничек? - дип кызыксынам.

- Мин кеше киткәннән соң юынам. Ылыс суы белән коенам. Кем генә килми бит монда, елап та керәләр, моң-зарларын сөйлиләр. Кайсының улы уен автоматларында уйный, кайсының ире ташлап киткән... Шөкер, су начар энергетиканы юып төшерә, авырганым юк.

Әнвәрә апаны еш кына Коръән ашларына да чакыралар. Ун ел эчендә ул 900дән артык Коръән укыган, барысын да дәфтәренә теркәгән. Туган көн ашларын да вәгазьләр белән алып бара. Әнвәрә апа ике ул тәрбияләп үстергән. Хәзер икенче ире Альберт абый белән гомер кичерәләр. Альберт абый да кул кушырып утыра торганнардан түгел, тәҗрибәле физик, галим. 77 яшендә булса да докторлык диссертациясе язу белән мәшгуль.

Тагын бер ел көтәсе
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, йортка әйләнеп кайтыйк. Хәзер идарә итү компаниясе Совет районы администрациясеннән җавап көтә. Йортны авария хәлендә дип танырлармы, юкмы? Йортны яшәргә яраклы дип тапсалар, яшәүчеләр өчен кулайрак булыр кебек, чөнки тузган торактан күчергәндә бушлай фатирлар бирү гадәте күптән юк инде бездә. Ә анда яшәүче пенсионерларның торак алырлык акчалары бармы икән? Бәлки яшәүчеләр суд аша төзекләндерү таләп итә алырлар. Идарә итү компаниясе нәкъ менә суд карары нигезендә йортның түбәсен төзекләндергән булган.

Тагын бер өмет - йортның капиталь төзекләндерү программасына кергән булуы. "Сервис-Гарант" идарә итү компаниясенең баш инженеры Александр Данилов йорт алдагы ике елга исәпләнгән капиталь төзекләндерү программасына кертелмәгән дип бара. Ә язманы номерга әзерләгәндә, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан "Шәһри Казан"га җавап хаты килеп җитте.

Министрлыктан хәбәр итүләренчә, Журналистлар урамында урнашкан 22 нче йортны 2016 елда булачак капиталь төзекләндерү программасына керткәннәр. Киләсе елда йортта җылылык системасын, су торбаларын рәткә китерү, электр үткәргечләрен тикшерү, фасадны ремонтлау кебек эшләр башкарылырга тиеш, 2037 елда исә йортның нигезен ныгыту, 2043 елда түбәне төзекләндерү каралган. Кыскасы, вәгъдә ителгәнне сабыр гына көтәсе калды.

Әнвәрә ападан киңәшләр
Күз тимәсен өчен бер чиләккә өч аш кашыгы тоз салып шул су белән тәрәзәне, ишек тоткычларын сөртеп аласың, идәнне юасың, аннары суны чиста урынга түгәсең (шәһәр җирендә раковинага салсаң да ярый, бәдрәфкә генә ярамый!) Аннары бер табакка су алып, шуңа бер чәй кашыгы тоз салынган суда юешләтелгән чүпрәк белән урын-җирләрен, җиһазларны сыпырып чыгасың. Мөмкин булса, урын-җирләрен суда чайкап алырга кирәк.

Беркайчан да сары, шәмәхә төсле сөлгегә сөртенмәгез, андый төстәге урын-җирдә ятмагыз. Бу ялгызлык төсе. Иң яхшысы зәңгәр - гомерлек никах төсе. Яшел төс тә яхшы.

Акча күбрәк булсын өчен алар янчыкта барысы да номерлары белән бер якка карап ятарга тиеш. Байыйм дисәң, март аена кадәр ак кошелек, майга кадәр кара, аннары яшелен йөрт. Ходайдан сора, ишетми калмас. Мәчеткә өшкерелгән сөлге тапшыр.

Машинага утырганда Йә нәфигу, йә хафизу дип берничә тапкыр кабатласаң, белгән догаларыңны укысаң, Ходайның рәхмәте белән бәла-казалар, юл халәкәтләре сине урап узар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: