16+

Казанның Тынычлык бистәсендә яшәүчеләр берничә ай утсыз тилмерә

- Кил әле, кызым, кил, безнең бистә хәлләрен белеп китәрсең. Вишневый урамында яшәүчеләр ничә ай инде утсыз тилмерә. Өйләрдә ут бар анысы, шөкер, ә менә урамда багана башларында лампочкалар янмый, кичке якта дөм караңгы, - дип шалтыратты редакциягә Тынычлык бистәсеннән даими укучыбыз Ильяс Мөхәммәтҗанов.

Казанның Тынычлык бистәсендә яшәүчеләр берничә ай утсыз тилмерә

- Кил әле, кызым, кил, безнең бистә хәлләрен белеп китәрсең. Вишневый урамында яшәүчеләр ничә ай инде утсыз тилмерә. Өйләрдә ут бар анысы, шөкер, ә менә урамда багана башларында лампочкалар янмый, кичке якта дөм караңгы, - дип шалтыратты редакциягә Тынычлык бистәсеннән даими укучыбыз Ильяс Мөхәммәтҗанов.

«Төнлә машина саклыйбыз»
Моннан ун еллар элек кенә агач йортлары, пычрак урамнары белән кала читендәге авылны хәтерләткән бистә тулысынча шәһәрләшеп беткән. Катлы-катлы коттеджлар калкып чыккан, адым саен кибет, күп урамнарга асфальт җәелгән.

- Бөтен урамга да таш түшә­мәсәләр дә, шөкер, без яшәгән Балкан урамы шактый рәтләнде. Казанның меңьеллыгы, Универсиада вакытында бик карадылар безнең бистәне. Тынычлык бистәсендә уза торган Сабан туена чит ил кунаклары да килә бит, шуңа да төзекләндерү эшләре шактый башкарылды. Урамдагы баганаларны да алыштыр­дылар, яңа ут челтәре дә суздылар, тик менә Вишневый урамындагы баганаларда ут юк, кешеләр интегә, - ди Ильяс абый.

Вишневый урамы әллә ни озын түгел, 250-300 метр чамасыдыр. Биредә 20ләп йорт исәпләнә, күбесенчә пенсионерлар яши, шулар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны, тиздән 90 яшен тутырачак Нәҗип абый Гыйльманов та бар, биш һәм алты балалы ике гаилә дә яши. Әлеге урам аша «Каенлык» («Березовая Роща») бакчачылык ширкәтенә юл уза. Шуңа да биредән бистә халкы гына түгел, бакчага баручылар да үтеп китә. Җитмәсә, урамга җәелгән таш та тузган, пычрак, урыны белән сулыклар җыелып тора. Без бабай белән урам буйлап атлаганда, Вишневый урамында яшәүчеләр җыелырга да өлгергәннәр иде инде.

- Кемнәр генә үтми бит бу урамнан, исереге, бомжы дисеңме. Әллә ничә тапкыр машинаның аккумуляторларын урладылар. Мин үзем дә ничә көн машинамны саклап чыктым. Бистәнең иң караңгы почмагы - безнең урам. Югыйсә, урамы да кыска, берничә генә баганага ут тоташтырсалар да, якты булыр иде, - ди Олег Айвазов.
Баганаларда лампочкалар гына янмый дияр идең, анда алар бөтенләй куелмаган. Ә менә бер ел чамасы элек, иске баганалар булса да, утлары янган. Ник баганасын алыштыргач, утын да калдырмаганнар соң, дип аптырый бистә халкы.

Сөйләшеп торган арада, бер төркем мәктәп уку­чылары очрады. Күнегү­ләрдән кайтып килеш­ләре икән.
Күпбалалы Долбня гаи­ләсеннән Мария :

- Куркыта инде, гаиләбездә иң кечкенә балага - 13 яшь. Аны каршы алырга туры килә, бик караңгы бит, җитмәсә педофиллар йөри дигән хәбәр дә таралды. Ничек тә соңга калмас­ка тырышабыз, тик хәзер караңгы тиз төшә бит, - ди.

«Ашыгыч ярдәм» хезмәте, янгын сүндерүчеләрне чакыртсаң да, баш бәласе. Чакыртылган хезмәтләрнең еш кына Тынычлык бистәсендәге Вишневый урамын Казандагы Вишневский урамы белән бутаулары бер хәл, көзге пычрак көннәрдә, караңгыда тиеш­ле йортка килеп җитүе җиңел түгел. Әнә хәвеф-хәтәрләрдән сак булыгыз дигәндәй, янгыннан калган бер йорт хәрабәләре утырып тора. Монда яңа ел төнендә янгын чыккан, йортның хуҗасы да янып үлгән икән. Ә кыш көне хәл тагын да катлаулана. Юлларга кар салып китсә, чистартучы юк. Кыш буе халык үзе ясаган кәҗә сукмагыннан йөри.

Этләр йөри өер-өер

Студент вакытта Тынычлык бистәсенә хат эзе буенча журналист тикшерүе үткәрергә килгәч, өстемә эт сикергән иде, шуннан бирле көчек күрсәм дә, уттан курыккандай шүрлим мин. Бистә ун ел эчендә шактый матурланса да, этләре шул ук калган икән.

- Урамда явыз этләр тулып ята, әле менә таң белән, дүрт тулганда өреп, йокыдан уяттылар,- ди Рәхимә апа. Ә укучыбыз Ильяс абыйны хәтта дүрт тапкыр тешләргә дә өлгергәннәр.
- Бакча ширкәте якын булгач, хуҗалар җәй буе асраган этләрен адаштырып, ташлап калдыралар, тегеләр шулай кыш буе бистәдә алҗып йөри, ач булса, кешегә дә ташланыр­га мөмкиннәр,- ди Вишневый урамында яшәүчеләр.

Караңгыда машинада баручы да җәяүлене күрми, таптатырга мөмкин.

Көймә акчага терәлә

Без сөйләшә торгач, сәгать кичке алты туларга да өлгергән. Мин килгәндәге эңгер-меңгерне дөм караңгылык алмаштырды. Таякка таянган Ильяс абыйны да җитәкләргә туры килде, урамда этләр күбәя башлады. Ялгызың гына бу урамнан узарга язмасын. Чынлап та, куркыта.

Бу мәсьәлә белән без «КазГорСвет» муниципаль унитар идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Баш инженер Дамир Сәләхов аңлатуынча, урамдагы ут баганаларын алыштыру белән башка компания шөгыльләнә.

- Казанның «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте Вишневый урамында алты багананы алыштырып китте, ә менә яктылык мәсьәләсен «Каз-ГорСвет» оешмасы кайгыр­тачак. Әле менә шушы көннәрдә генә, урамда аз булса да якты булсын дип, айлык ремонт өчен җыелган акчаны сарыф итеп, лампочкалар урнаштырдык. Урамда барлыгы алты ноктага лампа кую кирәк иде, хәзер дүртәү җитми. Шәһәр башкарма комитетыннан акча бүленеп бирелсә, без, әлбәттә, шунда ук бу мәсьәләне хәл итәчәкбез, тик менә күп нәрсә бездән тормый, баганалары алыштырылып утсыз утырган урамнар Казанда да бик күп, - диде Дамир Сәләхов.

Шәһәр мэриясенә дә мөрәҗәгать иттек.
- Бу юнәлештә көндәлек эш алып барылса да, бистәләрдә урамнарны яктырту проблемасы бар. Кызганычка, бюджетның чикле булуы аркасында, әлеге мәсьәләне тулысынча чишү өчен финанс мөмкинлекләр җитеп бетми. Бу мәсьәлә этаплап, бюджеттан акча бүлеп бирелүгә бәйле рәвештә хәл ителер дип уйлыйбыз. Кайчан хәл ителәчәген дә төгәл генә әйтеп булмый, - дип җавап бирделәр Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге хезмәткәрләре.

Кыскасы, кайсына мөрәҗәгать итсәң дә, көймәнең башы акчага барып төртелә. Акча бүлеп бирелгәнче, ул караңгы урамнарда берәр бәла-каза килеп чыкмасын, хәвеф-хәтәрләр булмасын дип телисе генә кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading