16+

Лаеш районы Имәнкискә авылыннан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе быел ике меңгә якын каз алырга исәпли

Берсендә Чистайга барганда: "Казаннан Имәнкискәгә кергәндә юл буендагы иң беренче сәүдә ноктасында Гәйсә казлар сата, алып кайтыгыз әле, зинһар», - дип, йомыш кушып җибәрделәр.

Лаеш районы Имәнкискә авылыннан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе быел ике меңгә якын каз алырга исәпли

Берсендә Чистайга барганда: "Казаннан Имәнкискәгә кергәндә юл буендагы иң беренче сәүдә ноктасында Гәйсә казлар сата, алып кайтыгыз әле, зинһар», - дип, йомыш кушып җибәрделәр.

Журналист кеше өчен һәр орашу кызык, нигә кермәскә? Лаеш районының Имәнкискә авылы аша узганда юл буена тезелгән сату нокталарын карап үтсәк тә, тукталган юк иде, менә сәбәбе дә килеп чыкты. Имәнкискәлеләрне урамга чыгып сәүдә итәргә эшсезлек мәҗбүр иткән. Авылда ферма юк , җир эшкәртелми икән. Күрше авылдан утырган абзый исемен әйтми генә авылдашларының моң-зарын җиткерде.

- Рәшит Галиев бытбылдыклар үрчетеп, аларның йомыркасын сатуны җайга салып, эшне җәелдереп кенә җибәргән иде, кисәк кенә үлеп китте. Авыр туфрагы җиңел булсын, бик булдыклы кеше иде мәрхүм. Яңа хуҗа сарык үрчетәм дип эшләп торган бизнесны таратты да, бетерде. Халык эшсез калды, сатып алынган кыйммәтле җиһазлар, инкубатор кирәксезгә чыкты, җылы ярата торган бытбылдыкларны урамга ук куып чыгардылар.

Шулай итеп имәнкискәлеләрнең өметләре кабат киселгән...

Гәйсәнең сату ноктасын тиз таптык, ә менә хуҗа үзе район үзәгенә киткән булып чыкты. Хуҗабикә Фәния Мөхәммәтҗанова һич кенә дә сәүдә белән шөгыльлләнә торган ханымнарга охшамаган: сабыр, салмак, акрын гына сөйләшә. Туктаган машина хужаларына да артык бәйләнми, кыстап гайрәтләрен дә чигерми. Мөхәммәтҗановларның сата торган төп товарлары - каз. Каклаганы, ысланганы һәм тундырылганы, соңгысы сыйфатын югалтмасын дип урамга нәни генә суыткыч та көйләп куйганнар. Сергач татарлары китергән казылык, Төмәннән кайтартылган баллы кукуруз таякчыклары, Мари Элнең урман чикләвеген һәм балын да сатып алырга була биредә. Товарларны барлый-барлый, җайлап кына Фәния ханым белән аларның гаилә бизнесы серләрен сүтә башладык. Сәүдә иткәч, бизнес дибез инде.

- Нәни каз бәбкәләрен үзебез алып үстерәбез, - ди хуҗабикә. - Алар җылыны бик ярата. Тунмасыннар дип, узган ел салынып бетмәгән йортыбызның идәненә җибәреп үстердек. Быел ике меңгә якын каз алырга исәп. Бер күтәрелеп киткәнче комбикорма ашатырга, суык тидермәскә тырышыргы кирәк. Ризыкларны кыштан әзерләп куйдык.

- Үстерүгә караганда, аны суеп эшкәртү тагын да мәшәкатьлерәк кебек, - дим.

- Эшнең берсе дә җиңел түгел. Бер өйрәнгәч, эшлисең, туганнар, дуслар булыша. Тырышмыйча гына булмый, шуңа тормышның төрле ягыннан килеп карыйбыз. Казларга өстәп чебиләр, үрдәкләр дә үстерәбез, мөгезле эре терлек тә асрыйбыз. Рәхмәт, көченнән килгән хәтле каенанам булыша. Иремнең тугыз бертуганы бар. Төп нигезгә алар да җыелалар. Балаларыбыз инде буй җиткән: ике улыбыз, бер кызыбыз бар. Борчу-мәшәкать булмасын, эшне эшлисең инде аны. Шөкер, казлар да әкренләп урнаша.

Ни хикмәт, халык казның үзеннән дә ныгырак баш-аягын яратып ала икән, алары инде көз көне үк сатылып беткән. Кибетләрдә сайлап алу мөмкинлеге хәттин ашкан булса да, мамык мендәрләр дә үз кыйммәтен югалтмаган әле.

- Каз мамыгын махсус капчыкларга салып, 30 градуска куеп автомат машинада юам. Порошок юылып та бетмәс дип, савыт-саба юа торган сыекча кулланам. Ап -ак була, ачып карыйлар да, кызыгып алып та китәләр, -ди сөйли Фәния ханым.

Бүген ничә каз саттыгыз, ниндиләрен яратып алалар, дип бик төпченсәм дә, Фәния ханым коммерция серен ачарга теләмәде. Биредә сәүдә итүчеләрнең һәркайсының үзләре генә белә торган ырымнары бар икән. Иртәдән кичкә хәтле юл буенда басып тора башласаң, әллә ниләргә ышанырсың.

Имәнкискәлеләр киңәшләре
Каза каклаучыларга
Казларны юып эшкәрткәннән соң, бер казга ике кило хисабыннан тоз салып өч көн суда тотарга кирәк. Тышкы яктан гына тоз сөртеп, бөтен җиренә дә сенеп бетми. Судан алганнан соң кабат тоз белән ышкыйсы. Аннан соң сары төстәге токмач капчыгы кәгазенә төреп җиләс урынга эләргә кирәк. Каз шулай, ким дигәндә, 3-4 ай торырга тиеш. Ашар алдыннан тоздан арындырып, юып аласы һәм җылы урында киптерәсе.

Фәния ханым белән "сату иткән" арада Сарман егетләреннән казылык сайларга да өйрәндем:
Казыллыкның йомшагын алмаска тырышыгыз. Аны каз муенын борган шикелле борып, тикшереп карагыз. Җитешкән казылык каты була. Телемләп кисәр алдлыннан суыткычка куеп аз гына катырып алырга мөмкин. Ул вакыта юка телемнәргә кисү җайлырак булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading