Шәһри Казан

Малай булып килгән иде, бүген инде абыстай

«Театрда малай рольләре белән тамашачы күңеленә кереп калган артист кем ул?» дигән сорауга өлкән буын тамашачы шунда ук җавабын да бирәчәк. Ул - коллективта җор телле, шаян хатын-кызларның берсе - Татарстанның атказанган артисты Фирая ӘКБӘРОВА. Бүген инде аны өлкәннәр ролендә еш күрәбез. Заманында Марсель Сәлимҗанов театрда урын булмаган килеш Фирая...

38 ел гомерен театрга багышлаган Фирая Әкбәрова бүген табигатьнең иң ямьле мизгелендә үзенең гомер бәйрәмен каршылый. Кайчан гына очрашсаң да, артистның моңсу чагын күрмәссең.
Фирая ханымның йөзендә һәрвакыт елмаю булыр. Югыйсә аның тормыш юлын ай белән кояш кына яктыртып тормый. Балачагы да моңсу хатирәләрдән тора. Фирдәвес апа, кызлары Фираяга ике ай булганда, иреннән китеп бара. Казанда бала белән фатирга кертергә бик ашкынып тормыйлар. Шуңа күрә кыз биш яшькә хәтле әбиләрендә үсә. Аннары туганнарында яшәгәндә дә хуҗа кешенең кырыслыгы кызның үзәгенә үтә. Фираяны 10 нчы интернат мәктәпкә бирәләр. Аны тәмамлаганнан соң кыз училищеда белем ала, аннары тегү фабрикасында эшли. Аның артист булырга теләвен ишеткән туганы Асия Хәйруллина (әнисенең апасы) әлеге һөнәрне сайлавына каршы төшә. Фирая, апасына әйтмичә генә, театр училищесына юл тота һәм укырга да кереп куя. Берсеннән-берсе талантлы яшьләрдән тупланган курс була ул. Шуңа күрә дә халыкның яраткан артистларына әйләнәләр.
Юбилее уңаеннан без Фирая Әкбәрованың үткән юлын хәтердә яңарттык.
- Фирая ханым, әгәр Марсель абый Камал театрына алмаган булса, үзегезне башка театрда итеп күз алдына китергәнегез бармы?
- Юк, ул турыда уйланганым да булмады, чөнки минем икенче курста ук рольләрем бар иде инде. Үземнең малай роленә тавышым да, кыяфәтем дә туры килә иде. Шуңа да театрда үз урыным булачагына ышанганмындыр.
- Сез өч куелыштагы «Зәңгәр шәл»дә уйнадыгыз. Шуңа күрә чагыштырып карау мөмкинлеге бар. Үзегезгә кайсысы ныграк ошый?
- Мин «Зәңгәр шәл»дә малай ролен уйный башлаган идем. Аннары беренче һәм дүртенче абыстайларны уйнарга туры килде. Бу юлы да беренче абыстай ролендә. Без тегесендә чынлап ачуланышып уйный идек. Монысында абыстайларның бер-берсенә мөнәсәбәте башкачарак. Миңа бу юлы уйнау рәхәтрәк тоела.
- «Татар хатыны ниләр күрми?» спектаклендә - Матур җиңги, «Тартюф»та - Дорина, «Талак, талак» та - Гүзәлия һ.б. - болар Сез башкарган рольләр. Сезнең холкыгызга усал хатын-кыз роле туры да килми сыман.
- Әйе шул, Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» спектаклендә мин ачулы кыяфәттә чыгарга тиеш. Ләкин кайвакыт онытып җибәрәм дә сәхнәгә елмаеп килеп чыгам.
- Артистның сәхнәдә теләмичә уйнаган рольләре дә, үкенечле мизгелләре дә булмый калмыйдыр?
- Миңа «Боз астында дулкын» спектаклендә Үлмәс дигән кыз ролен биргәннәр иде. Нык интектем аның белән. Аннары Мәдинә Маликованың «Оҗмах балалары» спектаклендә баласын ташлаган хатынны уйнарга туры килде. Шул чакта мин журналистлардан: «Ни өчен ул рольне уйныйсың?» - дип сорауларын тели идем. Аларга җавабым да әзер иде. Шундый берәр хатын-кыз үз гаебен танып уйланса, шул чакта үз бурычымны үтәгән булыр идем, дип уйладым мин. Театрда үкенечле мизгелләрнең берсе - Равил Шәрәфиев белән партнерлар булып уйныйсым килгән иде... Үкенечле мизгел дигәннән, әгәр яшьлек кабатланса, мин акыллырак булыр идем. Яшьлек белән акыл бергә туры килми шул.
- «Чаткылар» спектакленнән өзектә Чикерткә Гыйльменисасын уйнавыгыз кызыклы гына килеп чыга.
- Әйе, анда уйнарга Хәлим Җәләлов тәкъдим иткән иде. Мин аны хәзер дә уйнап бирә алам.
- Бервакыт Сез театрдан да китеп тордыгыз. Артист кешегә театрсыз тормыш ничегрәк соң?
- Мин телевидениедә бер ел балалар өчен «Әйлән-бәйлән» тапшыруы алып бардым. Үземне көзен киткән иптәшләреннән аерылып калган кош сыман хис итә идем. Шуннан соң Марсель абыйның: «Фирая кире әйләнеп кайтса, алыр идем», - дигәнен килеп әйттеләр. Шул сүз миңа җитә калды, кире театрга кайттым.
- Сез бит әле оста җырчы да. Ни өчендер җырлы рольләрегез дә булмаган. Бүген Әсхәт Хисмәтов белән һәм ялгыз җырлавыгызны тамашачы яратып кабул итә.
- Миңа заманында Марсель абый ни өчендер җырларга рөхсәт итмәде. Шуңа күрә тавышым да ачылып бетмәде. Озак кына рольсез утырырга да туры килде. Шулай да Марсель абыйга үпкә сакламыйм. Гастрольләргә чыккач, Шамил Бариев белән концертлар алып бара идек. Аннары бергә дуэтлар җырлый башладык...
Бүген, Аллага шөкер, Фәрит Бикчәнтәев рольләр белән сөендереп тора. Аның белән эшләү рәхәт. Көз айларында җырлардан торган дискым дөнья күрергә тиеш.
- Җырчы артист буларак бүгенге эстрадага мөнәсәбәтегезне дә ишетик әле.
- Мин бүгенге эстраданы кабул итә алмыйм, чөнки бүгенге җырларның сүзләре генә татарча. Шуларны башкаручылар татар халкының зәвыгын бетерәләр. Моңлы җырчылар исә безнең байлыгыбыз. Элекке җырларны башкарудан курыкмаска кирәк.
- Сезнең бер җырыгызда «Киләчәге берни түгел, үткәннәр сагындыра» дигән юллар бар. Үзегез белән бергә эшләгән кайсы артистларны сагынып искә аласыз?
- Беренче чиратта туганым Асия апаны, билгеле. Ул, туры сүзле булуы аркасында, кайберәүләргә ошап та бетмәде. Аннары Марсель Сәлимҗановның әнисе Галия апа Нигъмәтуллина күңелгә кереп калды. Ул гаҗәеп акыллы, сабыр, үрнәк хатын иде. Кирәк чакта ярдәм итте.
- Үзегез дә күпләргә үрнәк булырлык хатын-кыз. Күз явын алырлык итеп бәйләнгән кул эшләрегез сокланырлык. Улларыгызны ялгыз үстерүегезгә карамастан, аларга яхшы тәрбия биргәнсез.
- Тик утырырга гадәтләнмәгәнгәдер, телевизор караганда да да, бакчада эшләп арыганнан соң да кулга ыргак белән җеп алам. Бүгенге тормышымнан бик канәгатьмен. Улларым Айдар белән Данияр икесе дә гаиләле. Өч оныгым үсеп килә. Мин бай дәү әни булуым белән дә бәхетле.

Фирая Әкбәровадан тиз пешерелә торган бәлеш рецепты
Бер кап маргаринны бүлмә температурасында тотканнан соң, аңа чәй содасы, он салып бергә уарга. Шуның өчтән ике өлешен майлы табага сибәсең. Уртага берәр төрле җиләк салырга кирәк. Өстенә уылган онны сипкәннән соң духовкага пешерергә куясың. Өске өлеше бераз кызаргач, ул әзер була.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: